Логотип
Арабыздан беребез

«Тынлык минуты»на кушылыгыз

Быел хәтер һәм кайгы көнендә «Тынлык минуты» 12 сәгать 15 минутта булачак.

Быел хәтер һәм кайгы көнендә «Тынлык минуты» 12 сәгать 15 минутта булачак.  Тәүлекнең әлеге вакыты очраклы гына сайланмаган. 1941 елның 22 июнендә, Мәскәү вакыты белән нәкъ менә 12 сәгать 15 минутта Советлар Союзы гражданнарына фашист Германиясенең илебезгә басып керүе турында хәбәр ителә.   
«Тынлык минуты» – сугыш кырларында батырларча һәлак булган һәр солдатны искә алу, күпмилләтле халкыбызның ул елларда күрсәткән гаҗәеп каһарманлыгына, батырлыгына  баш ию, алар яулап алган Җиңүнең безгә ни дәрәҗәдә кадерле икәнен онытмавыбыз турында сөйли. 
Бик аз гына вакытка бөтен ил тынып алачак. 
Һәркем иң дәһшәтле бу сугышта катнашкан якыннарын искә алыр: әтиләрен, бабайларын. Авылдашларын. Якташларын. Телдә – рәхмәт сүзләре һәм алар рухына дога булыр.
   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар