Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның котлавы

Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр! 

Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә! Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссен. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.

Безнең халыкның аңында һәм күңелендә балалар мәсьәләсе, аларның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырту һәрвакыт өстенлеккә ия булды һәм шулай булып кала да. Бүген Татарстанда балалы гаиләләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән, бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яхшырак тәэмин итү принцибына корылган күләмле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы – балалар өчен иң кирәкле инфраструктураны булдыру һәм үстерү өлкәсендә лидер: соңгы елларда уннарча яңа төзелгән һәм капиталь ремонт ясалган балалар бакчалары һәм мәктәпләр, хастаханәләр һәм поликлиникалар, иҗат, спорт йортлары, уен мәйданчыклары, шәһәр яны лагерьлары, боз һәм спорт сарайлары балалар өчен үз ишекләрен ачты.

Бүгенге бәйрәм көнендә бөтен гомерләрен балалар белән эшләүгә багышлаган барлык кешеләргә, шулай ук яшь буынга намуслы, кешелекле, гадел булу сыйфатларын сеңдереп үстерүче әти-әниләргә, әби-бабайларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезгә бу җиңел булмаган, әмма ихтирамга һәм хөрмәткә лаек булган балалар тәрбияләү эшендә уңышлар, зирәклек һәм күңел киңлеге телим!

Яшь татарстанлылар, сезгә теләгем шул: яңадан-яңа уңышларга ирешегез, тирән белем алып, тәрбияле булып, өлкәннәр өчен ышанычлы терәк, туган илебезнең горурлыгы булып үсегез! Күңелле каникуллар сезгә! Бәхетле балачактан якты тәэсирләр алыгыз!

Кадерле дуслар! Балалар бездән яхшылык һәм игелекле гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә, безнең кайгыртуларга мохтаҗ, безне яраталар, һәм тулысы белән безгә ышаналар, аларның киләчәге безнең кулда. Әйдәгез, балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк! Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7342
    1
    65
  • 7134
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5003
    2
    50
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7158
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»