Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның  Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар! 

Сезне Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм. 

Дөньядагы миллионлаган мөселман  бу изге көндә карашын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештерә, игелекле гамәлләре аша мәңгелек рухи хәзинәләрне үзенә маяк итә, җан тынычлыгы таба, гөнаһлардан һәм начар ниятләрдән тәүбә итә. Мөэминнәр Рамазан ае буена ураза тотып, ихластан дога кылып, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып зур әзерлек белән каршы алган бу олы бәйрәмне, вакытлы кыенлыкларга карамастан, лаеклы төстә уздырырлар дип ышанам. 

Бүген бездән түземлек, акыллы, уйланылган гамәлләр, дөрес карарлар кабул итү сорала. Катлаулы бу заманда Коръән-Кәримдәге илаһи сүзләр аерым мәгънә белән сугарыла: «И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша (Аллаһы Тәгаләдән) ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән». Республика мөселманнарына, православие дине һәм башка традицион диннәр вәкилләре белән беррәттән, Раббыбыз һәм җәмгыятебез алдындагы зур җаваплылыкны тулысынча аңлаулары, кешелеклелек һәм күркәм күршелек идеалларына тугры калулары өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. 

Быел күбебез мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә, өлкәннәргә һәм күп балалы гаиләләргә рухи һәм матди булышлык күрсәтте, зур социаль әһәмияткә ия булган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» дигән иҗтимагый башлангыч кысаларында ифтар ризыклары җыелмаларын хәстәрләүдә шәхсән катнашты. Ураза бәйрәмен якты хисләр,  җан җылысы хакимлек иткән шартларда гаиләләребез, якыннарыбыз белән уздыру безнең тагын да якынаюыбызга, әхлакый яктан тагын да камилләшүебезгә бәрәкәтле этәргеч бирер, үсеш һәм алгарыш хакына эшчәнлеккә көч өстәр дип ышанам.  

Сезнең һәрберегезгә Аллаһыга күңел баглаудан үзен бәхетле хис итеп, якты өмет белән, тынычлыкта, иминлектә яшәвегезне, яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм мөбарәк булсын! 


Татарстан Республикасы
Президенты                                                                     Р.Н. Миңнеханов

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7342
    1
    65
  • 7133
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5003
    2
    50
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7158
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»