Логотип
Арабыздан беребез

Сандык тулы байлык, сандык тулы сер...

Үзе – шкаф, үзе – карават, үзе – өстәл. Йә, табышмакның җавабын кем белә?  Сандык ул!  Яшь киленнең бар дөньясын сыйдырган бирнә сандыгы! Туган йорт җылысы да сыйган үзенә, күз нурларын  түгеп чиккән сөлге-тастымалы, яулык-күлмәкләре, сабын-кершәне дә... 

Үзе – шкаф, үзе – карават, үзе – өстәл. Йә, табышмакның җавабын кем белә?  Сандык ул!  Яшь киленнең бар дөньясын сыйдырган бирнә сандыгы! Туган йорт җылысы да сыйган үзенә, күз нурларын  түгеп чиккән сөлге-тастымалы, яулык-күлмәкләре, сабын-кершәне дә... 

Безнең дә бар иде ул. Ачкычын борсаң, челтерәп ачыла да, өй эченә җир җиләге катыш урман исе, яңа тукыма исе тарала. Сабантуйга киясе тәти күлмәкләр дә шунда, дәү әнинең кызыл башлы тастымаллары, озын чуклы ефәк шәле, күн читекләре, без курчакка күлмәк итеп йөргән изүләре, үлемтеккә дип җыйган яулыклары да... Бу йортка дәү әнинең үзе белән бергә килеп, бергә картайган ул. Әнинеке келәттә иде. Ә минеке булмады да. Безнең чорда яшь киленнәр бирнәләрен комодка яки чемоданга тутыралар иде. Алай да, йоласына китерер өчен, бер туганыбыздан алып торган идек сандыкны. Сандык сату, сандык чыгару, кияү йортында сандык ачу кебек матур йолаларны комод яки чемодан белән ничек башкарасың? Хәтерлим әле: сандыкка өелгән юрган-мендәрләр өстенә сеңлемне менгереп утыртып, дус кызларым бирнә бәясен күтәрә-күтәрә,  көлешә-көлешә сатканнар иде аны. Аннары  кияү егетләре ике ягыннан ипләп кенә тотып, машинага чыгарып утыртканнар иде.

Кызы – бишектә, җиһазы – сандыкта 

Зәй районы Олы Шепкә авылында яшәүче Рәйхат  Сафиуллиннар өендә сандыкларның төрлесе бар: зурысы, кечкенәсе, агы, көрәне, ясалып беткәне, үз чиратын көткәне... 

– Боларны ясау катлаулымы? – дип кызыксынам, бизәкле сандыкларга сокланып. 

Оста, мыек астыннан гына көлемсерәп, бермәл тынып тора. «Берәү килгән иде, ничегрәк ясыйсың, ди. Карап-карап торды да, бернәрсәсе юк икән моның, дип кайтып китте. Бераз вакыттан соң хатыныннан сорыйм, ясадымы, дим. «Юк, ясый алмады, кызны кияүгә комод белән бирдек», – ди. «Комод белән кияүгә чыкмыйлар, комод белән кияүдән кайталар гына бит», – дидем. Кызыксынучылар бар ул. «Материалын кайдан аласың, күпмегә аласың, нинди буяга буйыйсың?» – диләр. «Анысын үзегез эзлисез инде, мин дә беркемнән сорап өйрәнмәдем», – дим. 

Иң беренче сандыгын күрше кызы Рузиләгә дип ясый ул. «Безгә дә кирәк», – ди дус кызлары. Аннары Минзәләдән киләләр, Чаллылар, Дүртмунчалар, Бөгелмәләр, Чаллыбашлары...  Шушы ун елда гына да кырыклап сандык ясый оста. 

Сандык ясау такта сайлаудан башлана икән. Күпләр уйлаганча, нарат такталар бармый аңа. Минем соравымны күземнән үк укып, Рәйхат абый аңлатырга ашыга: «Наратка буяу яхшы ятмый, купшакланырга мөмкин. Сандык өчен иң яхшысы чыршы инде. Әмма туп-турыга ярган такта да ярамый. Яхшы итеп киптерелгән дә булсын ул. Яхшы материалын таба алсаң, калганы инде  осталыктан гына тора». 

Оста кулында балта да – пәке 

Рәйхат абыйның гараж түбәсендәге остаханәсендә урман исе генә. Оста бер як стенага сөялгән такталарны кулына ала-ала безгә «дәрес» уздыра: «Менә болары – имәннеке. Имән такта авыр һәм нык була, ләкин сандыкны аннан ясамыйлар. Дөрес эшкәртмәсәң, тик торганнан гына да ярылып китәргә мөмкин ул. Болары – карагач. Анысының рәсеме матур, тиз генә муртаймый да, әмма ул да авыр. Карагач  та, имән дә – салкын агач. Алардан ясалган җиһазлар да салкын һәм авыр була. Болары – юкә. Халык юкә дими, сөян, ди. Сөян агач – иң нык агач, бер кибеп китсә, балта белән дә юна алмыйсың, сынмый да ул. Элеккеге кеше өйнең матчасын шуннан гына ясарга тырышкан. Юкәдән ясалган әйберләр нык була, ләкин бәясе кыйммәткә чыга». 

Безне, әлбәттә инде, бер сандыкны ясар өчен күпме вакыт кирәклеге дә кызыксындыра. Останың: «Илһамың килеп торса, егерме көндә төгәлләп була», – дигәне тагын гаҗәпләндерә. «Һәй, егерме көн әле ул иң аз дигәне, – ди ул. Кайчак ярты елга да сузылырга мөмкин. Кактың, суктың, буядың да эше бетте түгел шул... Әүвәл кысасын җыям, аннары такталарны беркетеп, «угольниклар» белән кысам: ярыклары калырлык булмасын. Әрҗәсен күңелемә ярашлы дип тапсам, кабаттан сүтәм дә, җилемләп, шөрепле кадак белән җыям. Аннары аякларын ясыйм. Иң ахырдан гына капкачын җыям. Анысы – иң катлаулысы. Сандыкны җыеп бетергәч,  шомартам, «растворитель» белән юып, махсус состав белән эшкәртәм. Өч кат буйыйм. Гадәти буяу бармый, агачның фактурасы күмелә. Буяу кипкәч, берничә тапкыр махсус лак белән каплыйм. Аның өчен таман гына итеп мунча ягам. Лаклаган вакытта җылылык та, дымлылык та тиешенчә генә булырга тиеш. Аннары, утырып, ничек итеп сырасын уйлыйм. Анысына инде күгәрми торган калай кирәк. Илһам килсә, төне буе да эшли алам». «Төн уртасына кадәр тек-тек чүкеч тавышы бездә, – дип сүзгә кушыла йортның хуҗабикәсе Мөсфирә ханым. – Әле кичә берсен түр якка чыга торган ишек уемына бастырып куйган иде. «Чәй эчкәндә карап утырам мин аңа, ничек итеп сырсам, матуррак буласын уйлыйм», – ди». Юк, ирен ачуланып түгел, яратып әйтә ул бу сүзләрне. 

Ата һөнәре – балага мирас

Рәйхат абыйның  әтисе Тәүҗип абый да балта остасы булган. Шепкәдә ул койган капка-коймалар әле дә исән. Көянтәләр дә бөккән ул, орчыклар да кырган, тараклар да ясаган. «Мәктәптән кайтуга, әтигә булышырга бара идем, – дип искә ала Рәйхат абый. – Аңа булыша-булыша, акрын гына өйрәнелгән инде. Башта балаларга уенчыклар ясадым. Кызым Айгөл янына кергән күрше кызларының курчакларына карават ясап бирсәң, башлары күккә тия иде. Аннары караватларны зурлар өчен  ясый башладым. Тәрәзә кәрнизләре, гардиннар, ишек уемына аркалар... Кайсын үзем уйлап чыгарам, кайсын телевизордан күрәм. Берсендә кулыма Чыңгызхан турындагы китап килеп керде. Шул чорның бизәкләп эшләнгән арка сурәтләрен карап, «Чыңгызхан арка»лары ясадым. Соңгы елларда менә сандыклар ясыйм». 

Заманында Тәүҗип абый да сандыклар ясаган. Шепкә кызларын кияүгә шул сандыклар белән биргәннәр. Рәйхат абыйларның үзләрендә дә саклана әле аның берсе. Йортның хуҗабикәсе Мөсфирә апаныкы ул. «Монысы үз түремдә торыр», – дип уйладымы икән оста аны ясаганда?! «Аның сандыклары зур була торган иде, – дип искә ала Мөсфирә ханым. – Зур сандыкны  тутырып бетерергә дә...» 

Бирнә биргән биркә килен  

Рәйхат абыйлар гаиләдә бишәү үскән. Бишесе дә алтын куллы аларның. Иң олы апалары Разия ханым Рамазанова – чигү остасы. Үзе белән таныштырганда, уенын-чынын кушып: «40 ел мәдәнияттә эшләдем, 22 елын – түләүле, калганын –  түләүсез», – дигән иде. 10 нчы сыйныфны тәмамлауга, Шепкә авылы клубына сәнгать җитәкчесе булып эшкә керә ул. Югары Мәлемгә тормышка чыккач, берара яраткан эшеннән аерылып торырга туры килсә дә, соңыннан барыбер сукмаклары аны мәдәният йортына илтә. Бирнә әзерләү, сандык тутыру, туй йолалары турында аның кебек тәмле итеп тагын кем сөйли белә икән?! 

– Әниебез Зәйнәп тә кул эшенә бик оста булды, – дип башлады ул сүзен. –  Әллә ничә төрле чигү чигәр иде. Әле дә күз тимәсен үзенә. Бәхетсезлеккә очрап, сыңар кул белән калса да, үз көнен үзе күреп яши әле. Бөтен эшне әнидән өйрәндек. Элек чигү популяр иде бит ул. Кич утырып үзебезгә сандык малы әзерләр идек. Иң элек – түрләмә чигелә. Анысы өйне әйләндереп, түшәм астына эленә. Аннары – пәрдә. Дүрт-биш тәрәзәлек итеп әзерләнә. Пәрдәдән соң тәрәзә арасы чигәсең – кнопкалар белән ике тәрәзә арасына беркетелә ул. Карават башы белән карават каршысы да кирәк. Аларның аскы итәгенә челтәр тотыла. Бидәр-бидәр чәчәкле сатин тукымадан караватка корырга чаршау тегәсең. Тышы чигүле ике мендәр әзерлисең, юрган сырдырасың. Урын-җир өстенә ябарга япмасы да кирәк. Берара әзер япмага шприцтан ясаган ыргак белән чигә башладылар. Йөнтәс келәм сыман, бик матур килеп чыга иде ул. Аннары ике өстәлгә ашъяулык әзерләнә. Сөлгеләр, тастымаллар да кирәк. Боларның барысын да сандыкка тутыргач, иң өскә кайнана-кайнатага, кияүнең үзенә, кайниш белән каенсеңелләргә, бик якын туган-тумачаларга дигән бүләкләр куела. Бирнә малы арасында тагын бер бик мөһим бүләк була әле – яшь киленнең Сабан туена бирергә дип чиккән сөлгесе ул. Безнең якта әле дә бар бу гадәт. Сабан туена бүләк җыючылар яшь килен төшкән йортка кереп, атап сорый аны: «Килен сөлгесенә кердек», – диләр. 

Разия ханым үзенең өч кызын да бирнә әзерләп кияүгә биргән. Ике кызы бабайлары ясаган сандык белән барганнар. 

– Сандыкның да, чигүле мендәрләрнең дә беркайчан модасы чыкмады. Хәзер дә мендәр тышлары, килен сөлгесе, алъяпкычлар чигеп бирүемне сорыйлар. Туйны элеккечә итеп уздырырга теләүчеләр арта. «Кызымны борынгыча итеп бирәсем килә, дип, Чаллыдан бер ханым килгән иде, – ди Разия ханым. Аның чиккән әйберләре хәтта Мәскәүгә кадәр киткән. 

Бу якларда эре чигешне яраталар икән. Чигү җепләрен төсле шәлләр, башлыклар сүтеп әзерлиләр. «Мулине җепләренең төсләре аның кадәр җете түгел», – дип аңлата уңган ханым. 

Кара эшкә – ак көмеш 

Кем янына барасымны белгәч, хакларын белеш әле, дигән иде кызлар. 

Оста җавап бирергә ашыкмый. Сизеп торам, күңелен биреп, вакыты белән исәпләшми эшләгән сандыкларына хак кую авыр аның өчен. 

 Казаннан берәү сорады. Ике сандык әзерләп куйдым. Яхшы машина белән кайтып туктады. Хакын әйттем. «Юк, мин аны бу бәягә алмыйм», – ди. «Ярар, көчләп сатмыйм, ерактан ук кайтттың, шуның өчен бәяне киметәм», – дим. «Ул бәягә дә алмыйм. Илле мең дисәң, алыр идем. Ә син әйткән бәягә алырга оялам, дип, утыз мең калдырып китте. «Утыз меңгә сатмыйм, дип тә әйтеп карадым, ризалашмады, – дип, яңарак кына булган бер вакыйганы искә төшереп узды Рәйхат әфәнде. – Җиренә җиткереп, яхшы материаллар белән эшләнгән сандыкның бәясе арзан була алмый. Фанерадан гына җыеп, трафарет белән чәчәк кенә төшереп эшләсәң, арзан була, билгеле. Минекеләр өлешләп ябыштырып, яхшылап киптерелгән тактадан ясала. Буяуның да агач бизәген томаламый торганын, кыйммәтлесен алам. Лакның да гадәтие ярамый. Калайны Себердән үк кайтартам, бездә юк андый калай. Эш коралларын да гел яңартып торырга кирәк. Аның бәясе менә шулардан чыгып исәпләнә. 

Сандыкны кияүгә чыгасы җитү кызлар гына сорыймы дисәм, юк икән. Өй җиһазы, йорт бизәге итеп алучылар күбрәк тә икән әле. 

Зәйдән кайтышлый машинада уйлап бардым әле: теге ике сандыкны да кабаттан буяп, түргә куярга кирәк булыр. Сандыклы өй – серле өй бит ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик бәхетле кешеләр, матур гаилә. Соклангыч!

    Хәзер укыйлар