Бүген иртүк җаннарны тетрәткән әнә шундый кайгылы хәбәр килеп иреште. «Ничек???» – дип сулкылдагандыр бу хәбәрне ишеткәннәрнең күңеле. Нибары 40 яшь кенә булган бит әле аңа. Балалары да аякка басмаган... Җырчының энесе әйтүенчә, Эльмира соңгы вакытта авырып алган, ютәлләгән.