ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчеләре Айрат Хәмитовның юбилеен билгеләп үтте. Спектакль-хәтер форматындагы иҗат кичәсендә төп катнашучы һәм алып баручы юбиляр үзе булдды.
Традицион рәсми тон урынына Айрат Хәмитов тамашачы белән чын күңелдән ачыктан-ачык аралашу стилен сайлады. Ул тамашачыларны үз язмышының төп вакыйгалары: беренче чыгышларыннан башлап республиканың җыр һәм бию коллективы белән җитәкчелек иткән бүгенге көненә кадәр таныштырды.
Айрат Хәмитов үз хикәясен иң кадерле кешесеннән – әнисеннән башлады. Нәкъ менә ул, чегән хатынының алдан фаразлаган сүзләрен дөреслеккә туры китереп, аны иҗат дөньясына кертеп җибәргән. Ансамбльгә 16 яшьтән генә эшкә алсалар да, ул әнисе тырышлыгы белән 14 яшендә ансамбльгә эшкә урнашуын искә төшерде. Ә зур сәхнәдә беренче чыгышы Сабан туенда була, анда яшь биюче иң соңгы рәттә аксак ат булып бии.
«Иҗат юлымны аксак ат булып башласам да, сәхнәдә беркайчан да аксамаска сүз бирдем!» – дип шаяртты артист. Атаклы биючеләрнең: «Бу малайдан беркайчан да биюче чыкмаячак», – дигән шикләнүләрен дә искә төшерде.
Ләкин үҗәтлек һәм тырышлык үзенекен итә. Айрат Ринат улы үзенең беренче остазларына – РФның халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаевага һәм РФның атказанган, ТРның халык артисты Раилә Гариповага җылы рәхмәтләрен белдерде.
Хикәяләүнең һәр этабы ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруында вокал һәм бию номерлары белән үрелеп барды. Хореографик композицияләр сәнгать җитәкчесе сүзләренең визуаль гәүдәләнешенә әверелеп, сәхнәдә тере диалог эффекты тудырды.

Кичәнең лирик үзәге булып мәхәббәт тарихы торды. Айрат Хәмитов шаяртып, хатыны – ТРның халык артисты Ләйсән Хәмитованың ни дәрәҗәдә тормышны яратучы кыз булуы турында сөйләде. Көлкеле театраль күренешләр йөрәккә үтеп керерлек хисле эпизодлар белән аралашып барды.


– Айрат Ринат улы кырык елдан артык ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә хезмәт итә. Аларның егерме елы – биюче һәм егерме елы – сәнгать җитәкчесе. Бу вакыт эчендә коллектив Россиянең иң яхшы ансамбльләренең берсе булып танылды. Бу дәрәҗә Айрат Ринатовичның һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылыгы аркасында», – диде юбилярны котлап Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Айрат Хәмитовка танылган җырчылар – Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловлар үзләренең ихтирамнарын белдерделәр. Камал һәм «Әкият» театрларының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев курчак театры артистлары белән сәхнәгә чыкты.
Кичәдә күңелле яңалык та булды: Дәүләт ансамбле Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Шүрәле» милли балеты мотивлары буенча эксклюзив өзек тәкъдим итте. Бу номер хәтта ансамбльнең иң тугрылыклы җанатарлары өчен дә сюрприз булды.
Фото: Елена Гредюшко, ансамбльнең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Хатынымы янында? Ләйсән картаеп киткәнме соң
0
0