Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин кайгылы хәбәр җиткерде

Ришат Төхвәтуллинның биючесе Азамат Заһиров 2 атна комада ятканнан соң вафат булган.

28 яшьлек Азамат Заһировның гомере өчен табиблар ике атна көрәшә. Ләкин, ни кызганыч, саклап кала алмый. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның иҗат төркемендә биюче булып эшләгән яшь егет кукы ашап агуланып үлә. Бу кайгылы хәбәрне бүген җырчы хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, биюче егет кыска ялларда якыннарына бераз хуҗалык эшләрендә ярдәм итү өчен туган авылы Борайга (Башкортстан) кайткан. Ул бакчадан кукы җыеп ашаган. Аның тәмен сез дә хәтерлисездер. Ачкылт тәмле бу үсемлекне балачакта кара ипигә тоз сибеп ашый идек. Ләкин кукы күршедә генә урнашкан басуны химик эшкәртү аркасында зарарланган була, чөнки берничә сәгатьтән Заһиров үзен начар хис итә башлаган: температурасы күтәрелгән, хәлсезләнгән. Аны хастаханәгә озатканнар. Хәле начарланып, бер тәүлектән соң, Азамат комага киткән һәм мәңгелеккә күзләрен дә йомды. 

«Без ахырга кадәр Азаматның тереләчәгенә өметләндек. Табиблар да кулларыннан килгән кадәр аның исәнлеге өчен көрәште. Ләкин Азаматның бөерләре эшләми башлады, хәле тагын да катлауланды», – дип хәбәр итә Ришат Төхвәтуллин. Шулай ук җырчы биюче егетнең сәхнәнең күрке, коллективның йөрәге һәм горурлыгы булуы турында да яза. «Ул иң игелекле, ачык күңелле һәм сәләтле кешеләрнең берсе иде. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы мәңге безнең арада калыр», – дигән ул шәхси аккаунтында Азамат Зарипов турында бик матур видео урнаштырып һәм якыннарының кайгысын уртаклашып.

Дөрестән дә, язгы кояш кебек балкып торган яшь егетнең аяныч үлеме барыбызны да тетрәндерде. Урыннары оҗмах түрендә булсын Азаматның! Якыннарына сабырлык телибез.

Фото: Ришат Төхвәтуллин сәхифәсеннән алынды. 
 

Теги: Ришат Төхвәтуллин Ришат Тухватуллин Азамат биюче танцор кукы свербига

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар