Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

30 тапкыр юл фаҗигасенә очрап исән калган җырчы

Бүген җырчы Ринат РӘХМӘТУЛЛИНның туган көне. Шул уңайдан сезгә аның турында 17 факт тәкъдим итәбез.

  1. Ринат Буадан берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан Түбән Наратбаш дигән авылда туган. 
  1. Аның әнисе Нурия апа 40 ел буе балалар тәрбияли. 
  1. Ринат үскәндә колхоз рәисе булырга хыяллана, чөнки аның әтисе колхоз рәисен йөртә. «Ринат Рәхмәтуллин дигән кешене танысыннар, хөрмәт итсеннәр: менә шулай килеп алсыннар, китереп куйсыннар иде», – дип тели яшүсмер. 
  1. Әтисе вафат булганда Ринатка 19 яшь була. 
  1. Ринат Рәхмәтуллинны халыкка таныткан җырларының берсе – «Чакыр гына мине». 
  1. Кем генә башкарса да, «Тукта, яңгыр» җырын ишетүгә дә күпләр иң элек Ринат Рәхмәтуллинны искә төшерә. 
  1. Ринат  – авариягә иң еш очрап торган җырчыдыр. «Бүгенге тормышта мине бары тик бер әйбер генә борчый – аварияләргә еш эләгүем. Башта мин моны арыганлык белән бәйли идем. Үземә машина йөртүче дә алып карадым. Тик хәлләр үзгәрмәде: аның белән дә юл һәлакәтенә очрадым. Күрәсең, тәкъдирдер», – ди ул.
  1. Җырчы инде юлда 30 (!) тапкыр  авариягә юлыга, 17 машинага зыян сала, 3 тапкыр – КамАЗ, 2 тапкыр – фура астына эләгә, 15 метр биеклектәге күпердән егылып төшә.
  1. 2016 елда, төнлә концерттан кайтканда, руль артында йоклап китеп, йөк машинасы астына барып керә Ринат. Машинасы йөрер хәлдә булмый, ә үзен реанимациягә салалар: 3 ай дәваханәдә ятып чыга. Сынмаган җире бик аз калган була... 
  1. 2023 елның ноябрендә Lexus машинасы белән юл фаҗигасенә эләгә ул.  «Машинамның карарлык җире юк, телефоным – чәлпәрәмә... Мине Аллаһ үзе саклап йөртә. Әнием исән чакта бер дә догасыннан калдырмады, алар мине әле дә саклый», – ди Ринат.
  1. 2024 елның ноябрендә җырчы, эчкән килеш кызының машинасына утырып, Буа хакимияте бинасы янында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды. Өстәвенә, машина йөртү таныклыгын алдырган килеш. Моның өчен артистны ирегеннән мәхрүм итәләр. 
  1. Ринат Рәхмәтуллин колония-поселениедә 6 ай утыра, суд карары буенча 3,5 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукын да югалта. 
  1. Колониядә дә ул сәхнәдән төшми – бәйрәмнәрдә оештырылган концертларда чыгыш ясый. 
  1. Иреккә чыккач, Ринат Рәхмәтуллин үзеннән 29 яшькә яшьрәк Динара исемле кызга өйләнә. Җырчы әйтүенчә, яшь аермасы аларга һич комачау итми. 
  1. Яшь һәм популяр җырчы Марат Яруллин белән аның арасында «Чакыр гына мине» җыры өчен бәхәс чыга. Марат Яруллин сүзләренчә, Ринат Рәхмәтуллин аны 2018 елда Мәскәүдә узган концертына чакырган һәм үзенең  репертуарындагы бер җырны башкаруын сораган. Алар икесе бергә «Чакыр гына мине» җырын сайлыйлар. 
  1. 2024 елның июлендә Ринат Рәхмәтуллин Сабада яшәүче эшкуар дусты белән махсус хәрби операция зонасына машина илтеп кайта. «Минем белән бергә утырган егетләрнең күбесе, килешү төзеп, СВОга китте. Колониядә чак үземә әйткән әманәтем бар иде. «Чыгуга, егетләр янына барыр идем», дигән идем. Аларны күреп кайтыр идем дигән теләгемне чынга ашырдым – нәзеремне үтәдем», – ди ул. 
  1. Ринат Рәхмәтуллинга көнгә өч-дүрт сәгать йокы җитә. Кайбер көннәрне ул төнге өчтә ятып, иртәнге җидедә йокыдан тора. Көндез дә ятып тормый. Көпә-көндез йоклаучы кешеләргә исе китә. 

 

Фото: © Абдул Фархан / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар