Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алия Карачуринаның улы Алимгә ун ай

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның уллары Алимгә ун ай булган. Алия уллары турында үзенең күзәтүләре белән бүлешә. Яшь әнинең сүзләре җылылык белән сугарылган, сез дә укыгыз әле.

– Алимнең үз режимы. Кичке тугыз-унберләрдән дә калмый йокларга ятабыз. Төнлә, гадәттә, ашыйсы килеп ике сәгать саен уянып ала. Иртәнге тугызларда гына йокысыннан тора. Көндез сәгать уникедән икенче яртыларга кадәр тагын йоклый, сирәк вакыт икешәр сәгать тә йоклый ала. Кичке йокы бездә кичке биштән башлана, әгәр йокламаса, тугызларга кадәр күңел ачабыз…


Күкрәк сөтен имә, боткалар ашый, үзебез ашый торган ризыклардан да авыз иттерәбез. Чәйнәргә тырышса да, әлегә зур кисәкләр бирергә куркабыз. Болай үзе барысын да ашый кебек. Менә кура җиләге бирергә куркам, чөнки өч айлык чагында мин аны үзем бик күп ашадым, балада аллергия булды. Дүрт теше бар, тагын икесе чыгып маташа.


Ку-ку уйнарга ярата. Йокы бүлмәсенә үрмәли дә ку-ку әйткәнне көтә. Утырган урыныннан үзе тора, 20–30 секунд чамасы вакыт басып тора ала. Кулыннан тотсаң, атлый. Алла бирсә, тиздән йөри дә башлар дип көтәбез. Әтисен гастрольдән көтә.
Машиналар белән уйный, аларны идәндә, өстәл-шкафларда, диварларда йөртә. Соңгы вакытта туп белән уйнарга ярата. Рәсемле карточкаларны күрсәтәм, аңлатам һәм төрле авазларга өйрәтәм.


Әле тагын яраткан уенчыгы – пульт. Аның нәрсәгә кирәген, аны кая юнәлтергә икәнен белә. Алимнең һәрбер осталыгына сөенәбез һәм рәхәтләнеп кул чабабыз, ул үзе дә шуны ярата.
Таныш кешеләргә кул изи, ә без «сәла-а-ам», дип кычкырабыз.

Сәламәт, бәхетле бала булып үс, Алим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар