Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Күңел кылларын тибрәтү сезгә килешә, Миләүшә!

Республиканың иң талантлы яшь композиторларының берсе Миләүшә Хәйруллина Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында авторлык концертын тәкъдим итте. Беренче ноталардан ук тамашачыны күз яшьләренә манган концерттан репортаж.

Республиканың иң  талантлы яшь композиторларының берсе Миләүшә Хәйруллина Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында авторлык концертын тәкъдим итте. Беренче ноталардан ук тамашачыны күз яшьләренә манган концерттан  репортаж.

 Узган ел концертында булган, «Кави-Сәрвәр» операсын Зур концертлар залында тыңлаган Миләүшәнең тугры тамашачысы  бу көнне күптән көтте. Галиҗәнап музыка киче иде ул. Сәхнәдә – Дәүләт академия симфоник оркестры, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт  камера хоры, затлы музыкантлар, җырчылар һәм Миләүшә Хәйруллинаның  музыкасы. Бу кичтә симфоник оркестр белән Бөекбритания дирижеры Джереми Уолкер җитәкчелек итте.  «Мәскәү консерваториясе опера театры дирижеры Джереминың концертларын тыңлаганым булды. Ничек эшләгәнен беләм.  Шуңа дәүләт оркестры тәкъдим иткән  маэстролар арасыннан  аны сайлап алуым да юкка түгел. Музыкамны аңа ышанып тапшырдым. Аның белән эшләү гадәти булмаган, әмма кызыклы эксперимент булып чыкты. Моны офыкларны киңәйтү дип тә карыйм. Джереми  музыка артыннан барды. Музыка текстындагы фикерләрне тасвирлый алды», – диде Миләүшә Хәйруллина дирижер хакында.

«Мин һәр әсәремне яңадан, кызыл юлдан башлыйм. Аларның һәрберсе минем өчен кадерле», – дип башланды концерт Миләүшә тавышы белән. Шуңа концерт та «Кызыл юлдан...» дип башлана иде. Һәр әсәренең тарихын, музыка яңгырашының эчтәлеген сөйләп аңлатып тапшырды ул  тамашачы хозурына. Симфоник концертка гомерендә беренче тапкыр килгән кеше өчен дә барысы да аңлашыла иде.   

Концерт  Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниев куйган  Чыңгыз Айтматовның шул исемдәге повесте буенча «Анам кыры» драмасына язылган музыка  белән башланды. Әлеге спектакль быел «Тантана» театр премиясендә  «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче булды. Гади итеп әйтсәк, елның иң яхшы спектакле булып танылды.  Миләүшәнең музыкасы,  һичшиксез, бу спектакльне бизәде. Алай гына түгел да, тамашачы күңеленә юл сапканда, маяк та булмады микән әле.  «Әни» дип аталган музыка залга таралу белән тамашачы күзләрен сөртә башлады. Тормыш авырлыгы, бала кайгысы кичергән әни күңелен  шуның кадәр дөрес итеп тасвирлый алган мин ишеткән беренче музыка иде ул. Һәм ул ананың бөтен җан авыртуын һәм балаларына карата яратуын һәм сынаулар аша узып та өзелмәгән өметен ачып салган. Музыкада  борынгы төрки уен кораллары  – кыл-кубыз, курай, кубыз, думбра  булу  аны тагын да көчәйтә. Бу музыка уен кораллары төрки халкының милли коды һәм төрки кан аккан һәркемне дулкынландырмый калмый. Уен коралларында өч татар егете –  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильяс Камал, Россиякүләм һәм халыкара бәйгеләр лауреатлары Айдар Абдрахимов, Ильяс Фәрхуллин уйнады.  «Мәхәббәт вакыты», «Балачак», «Сынау», «Кайгы», «Кыр», «Өмет» дигән өлешләрдән торган бу әсәр җан авазы белән сугарылган. 

«Доктор Живаго» хор һәм оркестр өчен роман-поэма – Пастернакның әлеге исемдәге әсәрен музыкага салган.  Анда Юрийның бөтен тормышы күз аллана – Миләүшә романның эчтәлеген музыка аша сөйли. Аңа камера хоры ярдәм итте. Әлеге әсәр күп тамашачыны кабат йә беренче кат Пастернакның бу романын кулына алырга рухландыргандыр.   

«Кави-Сәрвәр» операсы композитор Миләүшә Хәйруллина иҗатында зур роль уйнаган, аны музыкант буларак тагын да ныгыткан әсәр. Кызганыч, әлеге опера әле дә Татарстанның опера сәхнәсенә менә алмый.  Ул  Зур концертлар залында берничә тапкыр  куелды һәм  аншлаг белән узды. Опера  Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың бөек мәхәббәте турында гына түгел, ә шул  авыр чорда яшәгән, Сталин репрессиясе корбаны булган татар интеллигенциясе фаҗигасен дә күрсәтә. Операда төп партияләрне  Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов белән Эльза Исламова башкара. Әлеге артистларның никадәр югары дәрәҗәдә эшләгәннәре турында язып тору кирәкми дә. 

Концерт хор һәм оркестр өчен «Шагыйрь» поэмасы белән төгәлләнде. Тукайдан алып бүгенге көнгә кадәр булган шагыйрьләр буынын күрсәткән бу музыкаль поэма Тукай, Дәрдмәнд, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Рәдиф Гаташ, Луиза Янсуар шигырьләрен үз эченә алган. Аларның шигырьләрен камера хоры башкарды. Миләүшә һәр буын шагыйренең эчке дөньясын ачкан.  Алты өлештән торган поэма иҗат кешесенең язмышы турында сөйли.  Концерт ахырында гына сәхнәгә күтәрелгән Миләүшәне залның һич тә җибәрәсе килмәде.  «Бис»ка оркестр тагын бер кат уйнап алды, Миләүшә   сәхнәгә кабат-кабат чыкты. Затлы, тыйнак, искиткеч талантлы Миләүшә иҗатының триумфы иде бу! «Тылсымлы һәм шул ук вакытта чын концерт булды», – диде бер тамашачы залдан чыкканда. Талантына сокланып, «Аллаһы Миләүшәнең маңгаеннан үпкән», дип тә бәяләделәр.  

Татар тамашачысы татар җанын аңлаган Миләүшә кебек музыкантлы булу бәхетен аңлап бетерә ала микән?! Бу бит зур бәхет!  Миләүшә – бүгенге милли сәнгать өчен зур табыш. Хәзер кыйммәтләр асты - өскә килгән заманда яшь талантларны үсендереп, канатландырып кына торасы, аларны зур сәхнәләрдән төшермичә иҗат иттерәсе һәм моның өчен  республикада шартлар тудырасы гына. Музыка телен генә түгел, шигырь телен дә аңлаган Миләүшә Хәйруллинаның концерты менә дигән милли тәрбия мәйданы. Горурлану, канатлану, эмоциональ һәм интеллектуаль яктан да үсү урыны. Киләчәктә затлы, рухи байлыкка омтылышы булган яшьләр менә шушындый концертларда тәрбияләнеп үсәргә тиеш. Ә Миләүшәгә иҗатта ныклы канатлар телибез. Татар музыкасы дөньясында  якты йолдыз сез, маэстро! Афәрин!

Фото: Илья Барсуков

Теги: Миләүшә Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар