Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рэпер Нурминский җыр язарга хәзрәттән рөхсәт сораган

Балтач районы Норма авылында туып-үсеп Россия күләмендә танылган репер Альберт Нурминский Казанга кайтып төпләнгән. Ул: «Татарча җырлар язачакмын», – ди.

 «Татар җырлары булачак. Әлегә рус җырлары язу өстендә эшләдем. Әмма күңелемдә татар җырлары бар. Концертларда аларны җырларга сорыйлар. Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле  шәһәрләрендәге тыңлаучыларым да. Алар татар телен белми, әмма татар җырларын җырлавымны сорый. Мин, әлбәттә, җырлыйм. Минем иҗатым Татарстаннан башланды, аудиториям шушында булды. Бик рәхмәтле Татарстанга», – ди ул. 

Җырчыдан бик еш «Әлхәмдүлилләһ» җырын җырларга сорыйлар икән. Рэпер, бу җырны язганчы, авылларының имамына барып рөхсәт сораган. «Аллаһ исемен күтәрүгә каршы килеп булмый», – дигән хәзрәт. Хәзрәттән әлеге сүзнең мәгънәсен аңлатуын да сораган. «Бу җыр башында хәзрәтнең сөйләме дә ишетелә», – ди ул. 


– Чынлап та һәр иртә торган саен, бүгенге көн дә җитте, мин исән-сау, әлхәмдүлилләһ, дип әйтәм, – ди рэпер җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар