Әти безнең өйдән чыгып киткәндә мин кечкенә идем әле. Әмма томанлы булса да хәтерлим: әти белән әнинең кычкырышуларын, әнинең өстәл өстендә торган вазаны идәнгә бәреп ватуын, аннары шул пыяла өстенә басып аягын канатуын... Бик каты елавы да бүгенгедәй күз алдымда. Үземнең әнине юатканымны да беләм әле: «Әни, елама, елама, хәзер төзәлә ул!» – дип. Әнинең ул чакта аягына пыяла кергәнгә генә еламавын шактый еллар үткәч кенә аңладым шул... Шул көннән соң без икәү генә яши башладык.