Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет-2

«Кыз балачактан Илдарның хатыны буласын белә иде. Ул йокларга яткач та матур хыялларга бирелүдән туктамый: менә ул Илдарның хатыны, бик бәхетлеләр»...

башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet

Югары даирә кешеләре язылмаган кагыйдәләргә буйсынып яши. Банкларда саллы кертемнәр тоткан, акцияләр белән эш итүче эре эшмәкәрләр, шәхси тормышларын чит күзләрдән яшерәләр.  Хайп эзләп йөрүче журналистлар, кирәкмәгән җиргә борын тыгучы блогерлар сәхнә йолдызларының, танылган спортчыларның, олигархларның  hәр адымын күзәтеп тора, аларның hәр эшләгән эше, сөйләгән сүзләре  «энә күзеннән» үтә. «Сары матбугат» вәкилләренә исемнәре билгеле булган шәхесләрнең  нинди йортта яшәүләре, машиналарының саны, кайсы илләрдә  ял итеп йөрүләре дә кызык.  Ранель Юсупович белән Рабит Хатипович  «Форбс» журналына кергән байлар рәтендә тормасалар да, бизнес өлкәсендә зур уңышка ирешкән шәхесләр. Үз гомерләренә генә түгел, балаларына, оныкларына җитәрлек капиталлары бар.  Сафия белән Илдарны өйләндергәч, төзелеш өлкәсенә караган бизнесларын берләштерделәр, авыр йөкләр ташу буенча компания ачып җибәрделәр. Дөнья күләмендә  шаккатырырлык мөлкәтләре булмаса да, югары элита вәкилләре кебек  алар да тыныч кына яшәп ятуны кулай күрәләр.

Сафия дә, Илдар да  шәhәр үзәгендә урнашкан түләүле шәхси мәктәптә белем алдылар. Бу уку йорты гади мәктәпләрдән бик нык аерыла: бер сыйныфта бары 6-7 бала шөгыльләнә. Коридорларда балалар ял итү өчен затлы диваннар, кәнәфиләр урнаштырылган. Ак алъяпкычлы хезмәткәрләр ярты сәгать саен дымлы чүпрәк белән тузан сөртеп йөриләр, сыйныф бүлмәләрен җилләтәләр, дәрес вакытларында коридорларда вирусларны юкка чыгаручы җайланмаларны тоташтыралар. Мәктәп ресторанында өстәлләрдә натураль соклар, җиләк-җимеш куелган вазалар тора. Иртәнге, төшке, кичке ашка меню төзегәндә  диетологлар hәр укучының сәламәтлек картасындагы табиб язмаларын игътибарга ала. Мәктәп штатында югары квалификацияле балалар табибы, шәфкать туташы бар. Коридор идәннәрендә  җылы келәмнәр җәелгән. Бу мәктәп җыйнаклык, матурлык ягыннан санаторий биналарын да уздыра. Балалар дәресләрдән соң өйләренә таралашмый, озайтылган көн төркеменә калалар. Монда нинди генә түгәрәкләр эшләми: вокал, кул эшләре, музыка, бию, иҗат...  Барлык уңайлыклар булдырылган залларда спорт белән шөгыльләнәләр. Бу мәктәп, халыкча әйтсәк, «Золотая молодежь», «мажорлар» өчен махсус ачылган уку йорты. Әлбәттә, мондый шартлар өчен ата-аналар ай саен шактый гына күләмдә акча чыгарып салырга мәҗбүр. Дәресләргә укучыларны кәттә машиналарга утыртып алып киләләр, алып китәләр. 

Илдар Сафиядән ике сыйныфка алдарак укыды. Тәнәфесләрдә Сафия Илдар янына йөгереп килә иде. Кайбер көннәрдә аларны мәктәптән икесен бергә дә алып китәләр иде. Курортларга гаиләләр берләшеп барган вакытлар да еш  булды. Алтын комлы Мальдива пляжларында балчыктан крепостьлар төзегәндә үк Сафия Илдарга гашыйк иде инде. Илдарның тозлы океан суында чыланып, тагын да бөдрәләнеп киткән чәчләренә  сокланып карый иде кыз. Җылы hава,  океан ягыннан талгын гына искән җил, тропик урман, пальмалардан тып-тып итеп җиргә коелучы кокослар, Мальдива  кояшы астында  шоколад төсенә кергән озын буйлы чибәр Илдар – болар барысы да бер матур фильм кадрлары кебек Сафиянең яшь йөрәгендә үз урынын алды. Алар арасында, hичшиксез, Ромео белән Джульеттадагы сыман шашкын хисләр кабынырга тиеш иде. Кыз балачактан Илдарның хатыны буласын белә иде. Ул йокларга яткач та матур хыялларга бирелүдән туктамый: менә ул Илдарның хатыны, бик бәхетлеләр. Алар яшәгән йорт бик затлы, диңгез буенда урнашкан. Алар еш кына кулга-кул тотынышып пляж буйлап йөриләр, яннарында берсеннән-берсе кечкенә балалары чыр-чу килә... 

Бу татлы уйлардан Сафиянең башы әйләнеп китә, төшендә дә ул сөйгәне белән саташа. Кыз каршында басып торган Илдарга кулларын җәеп килә, ләкин ул якынлашкан саен, Илдар артка чигенә... «Илдар, Илдар!» Кыз күз яшьләренә буылып уянып китә, тулган ай яктысы тәрәзә аша утеп, түшәмгә эленгән затлы хрусталь люстраны яктырта. Төрле төсләргә кереп биешкән ай нурларына карап, Сафия озак кына йоклый алмый ята. Сафия йөрәгендәге шашкын хисләрне Илдар белми дә, сизми дә...  

Байлар арасында  балаларын чит илләргә укырга озату модада. Илдарның әнисе улын Лондонда укытырга хыялланды, чит телләрне өйрәнүгә басым ясады. Рабит Хатипович көн-төн эштә булганга, тәрбия эшләрен Илдарның әнисе Изольда ханым контрольдә тота иде. Илдар көн-төн репетиторлар белән шөгыльләнде. Мәктәпне тәмамлаганда егет дүрт телдә иркен сөйләшә иде инде. Ләкин Изольда ханымның өметләре акланмады, Илдар Лондан турында ишетергә дә теләмәде. Туган шәhәрендәге  юристлар әзерләүче Югары уку йортын сайлады. «Мин сезне ташлап китмим. Әтием фирмасында эшкә өйрәнеп, гаилә бизнесын дәвам итәсем килә», – дип кырт кисте. Ата кеше улының бу теләгенә каршы килмәде, горурлык хисләре кичерде. Капиталының бердәнбер варисы Илдарның бик акыллы, төпле булуына шатланды ул. Мәгариф системасы бездә алдынгы урыннарда тора. Яхшы белемне чит илләргә бармыйча гына да  алырга була. Вузда да укыр, әтисенә дә булышыр. Гомер тиз уза, килер бер көн: бизнес Илдар җилкәсенә калыр. 

Илдарның ерак Лондонга китмәвен белгәч, Сафия шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сөйгәнен чит илләргә озатып, мәхәббәтеннән коры калачак иде ул. Андагы дәрәҗәле уку йортларына  Җир шарының hәр почмагыннан затлы, титуллы егет-кызлар җыела, күбесе, укып бетергәч, туган җирләренә әйләнеп кайтмый. Әнә Сафия сыйныфташының абыйсы Англиягә киткән җиреннән шунда өйләнеп калды. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-3)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар