Логотип
Күңелеңә җыйма

Игезәкләр – икесенә бер язмыш?! (дәвамы)

Динә белән Дамирның туйлары шаулап үтеп кенә китте, Зилә кабат әнисенең йөрәгенә яра салды. «Мәскәүгә китәм», – дип кайтып әйтте ул. Карарының инде нык булуы, уеннан беркем дә кире кайтара алмасын бастырып әйтеп тә куйды. Бу юлы Резеда дөрләп кабынды.

Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/igezaklar-ikesena-ber-iazmys 

Динә белән Дамирның туйлары шаулап үтеп кенә китте, Зилә кабат әнисенең йөрәгенә яра салды. «Мәскәүгә китәм», – дип кайтып әйтте ул. Карарының инде нык булуы, уеннан беркем дә кире кайтара алмасын бастырып әйтеп тә куйды. Бу юлы Резеда дөрләп кабынды. 

– Нинди Мәскәү?! Сиңа гаилә корырга кирәк. Бер белмәгән җиргә китеп, анда сине кем карый? Син анда кемгә кирәк? Игезәкләр бергә булырга тиеш, аеры-чаеры яшәргә ярамый сезгә. Ничек игезәк сыңарыңнан аерылырга уйлыйсың? Без монда әтиең белән Динәләр яшәгән җирдән сиңа фатир алырга уйлап куйдык, ә син китәм, дисең. Оятсызлык бу!

Зилә әнисен ишетмәде дә кебек. «Китәм дигәч, китәм. Бәлки шуннан соң Динә белән мине аерып карарсың. Мәскәүдә бераз эшлим дә, чит илгә үк китәм. Минем карьера ясыйсым, дөнья күрәсем килә. Динәне бик яратам. Әмма аның шәүләсе булып яшисем, гомумән, аныңча яшисем килми. Аңла инде, әни», – диде дә, үз бүлмәсенә кереп китте. 

Яклаучы табарга теләп Резеда Динәгә шалтыратты. «Әни, иң мөһиме – Зилә бәхетле булсын. Ул Төньяк полюска китсә дә, без игезәкләр булудан туктамыйбыз. Араларны чакрымнар гына суыта алмый. Мин аның өчен шат. Зинһар, карышма, җибәр Зиләне», – диде Динә. Резеда көчсезлегеннән елап җибәрде. 

 Зилә җыенеп Мәскәүгә китеп барды. Ай саен кайтып йөрергә, көн саен Динәгә шалтыратырга кат-кат вәгъдәләр бирде әнисенә. Сүзендә торды Зилә. Һәрвакыт хәбәр салды. Әмма аның хәбәрләреннән күренгәнчә, Зилә атнасына җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать эшли иде. Әйе, буш вакытларында музей-театрларга барып кайта. Резеда көткән хәбәр килмәде. Ул көне-төне кызының тизрәк кияүгә чыгуын теләде. Кияүгә чыкса, кире яннарына кайтыр кебек тоела иде. Димәк, аның бу шәһәрдә чынлап та йөргән егете булмаган. «Гомер буе яшь калырмын дип уйлый микән бу бала?! Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Утырып калыр микән инде?! Илаһым, бу балага акыл бир», – ди иде Резеда, кызының музейга баруы турында чираттагы хәбәрне укыганда. Ул кызларының гаилә корып янәшә йортта гына яшәүләре, балаларын (ә алар һичшиксез игезәкләр табачак) бергә үстерүләре турында хыялын җибәрә алмый интекте. Күңеленнән генә Зиләне ачуланды. Аны хыялын җимерүче итеп күрде.

Динәнең бер генә бала көтүен белеп тә бераз кәефе кырылды. Игезәк булырга тиеш иде бит. Игезәктән игезәк туа дигән сүз дә ишеткәне бар иде. Динәнең улын – кечкенә Гамидны кулына алгач, оныкның нинди тәмле булуын аңлады. Бала баласы балдан татлы дип тикмәгә әйтмиләр бит. Игезәкләр булса, икеләтә баллы булыр иде дигән уйда узды. Ярый, икенчесе игезәк булачак, дип тынычландырды. 

Тормыш әкрен генә үз көенә тәгәрәде. Дөнья күчәре Гамид тирәсендә генә әйләнде. Оныгы белән мәш килде әби белән бабай. Буш вакытлары булса, Динәләргә бардылар, оныкларын үзләрендә калдырып, яшьләргә ял бирделәр. Ә Зилә... Ә Зиләләре бары үзенекен итте – чит илгә үк китеп барды. Елга бер генә кайтып йөри башлады. Зиләнең елдан-ел үзгәрүен кабул итә алмады ана. Аларны хәзер игезәкләр димәссең дә. Динә – сабыр, тыныч, чәчләре дә балачагындагы кебек озын. Ә Зиләсе артык кыю, амбицияле, энергиясе ташып тора, озын толымы да инде күптән юк... 

Ул көнне әллә нинди төш күреп уянды Резеда. Ике кызы ике якка йөгерә икән. Резеда аларны чакыра, ишетмиләр. Зилә чәчәкләргә күмелгән болынга таба чаба, ә Динә ниндидер зур агач йортка таба. Зиләсе чәчәкләр арасында бии үк башлады, Динәсе аларга карамыйча да зур ишекле йортка кереп китте. Уянгач та төшен уйлап йөрде. Нәрсәгә юрарга да белмәде ана. Динәләр әйтмичә генә фатирларын алыштырырга йөри микән дип уйлады ул. Җайлап кына сораштырырга кирәк. Ә Зиләсе... Зиләнең тормышы инде ул. Утрак тормыш түгел шул, болында йөгереп йөрсә генә.... Кызының һаман да гаилә кору турында сүз тишмәвенә тагын бер кат пошынып куйды ана. «Гамидны сездә калдырырбыз әле, дусларыбыз дачаларына кунакка чакырган иде», – дип шалтыраткан иде кичтән Динә. Резеда авыр уйларын читкә куеп, оныгы килүенә камыр ашлары пешерергә тотынды. Ярата Гамид әбисенең өчпочмакларын...

Хастаханәдән шалтыратканда Резеда оныгы белән уйнап утыра иде. Сүзнең нәрсә турында барганын аңлый алмый интекте. Номерны дөрес җыймадылар, ахры, телефонны куйды. Кабат шалтыраттылар. Җитди шалтырату булганын, ныклап тыңларга кирәклеген әйтеп, хәбәрне әйткәч, Резеда кычкырып җибәрмәс өчен авызын кулы белән каплады. Юк! Юк! Һич тә алай булырга тиеш түгел. Һич тә! Резеда югалып калды. Нишләргә белми азапланды. Әле оныгын килеп кочаклады, әле кире барып телефонын кулына алды. Бүлмәдә телевизор карап яткан ире янына кереп, күкрәгенә капланды...

Динә белән Дамирның юл фаҗигасендә һәлак булулары турындагы хәбәргә балаларын күргәнче ышанмады ата белән ана. Әмма ул хак иде. Табиблар алып калырга бик тырышкан, әмма... Шулай итеп кайгы алар өенә көтмәгәндә һәм гомерлеккә килеп керде... Зиләгә шалтыратырга беркемнең көче җитмәде. Аптырагач, бу бурычны әбиләре алды. 

Зиләнең кайтып җиткәнен көттеләр. Монысы Резеданың теләге иде. Хәтта шушы вакытта да ана игезәкләр бит алар дип уйлап куйды. Һәм дерт итеп китте. Ул бит алар туганнан бирле икесенә бер язмыш теләде... Икесенә бер язмыш. Уйларыннан үзе дә сизмәстән башын селкеп куйды.  Юк, юк, бер язмыш түгел... Түгел...

Чая Зиләне алыштырып куйганнармыни. Ул бөтенләй башка иде. Йомшак, җылы, еламаска тырышса да, күзеннән яшь ага. Аны әнисе белән әтисенә күрсәтмәскә тырыша. Сыңарына әйтелмәгән күпме ярату сүзләре калганын аңлады ул. Соңгы тапкыр гына карыйм дип, кат-кат Динә белән Динар яткан бүлмәгә керде. Авыр иде аңа, бик авыр...

Бу караңгы көннәрдә Зилә әнисе белән әтисе, әбисе өчен терәк тә, бер якты нур булуын да аңлады. Әнисенең нинди сүзләр әйтәчәген дә уйлап йөрде. Үзендә көч эзләде.

(Дәвамы бар: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/igezaklar-ikesena-ber-iazmys-axyry)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар