Логотип
Күңелеңә җыйма

Ярату

Мәхәббәтнең гомере ел ярым, диләр. Ә мин менә гомерлек мәхәббәт шаһите булдым. Бу язмам ярату хакында.

– Әби, сиңа кайсы карават җайлырак булыр икән? Тәрәзә буена ятсаң, җил өрерме инде? Әллә стена буена ятасыңмы?
Алты кешелек палатада әлегә кеше юк, аларга сайларга мөмкинлек бар иде. 
– Тәрәзәдән өргән кебекме соң, бабай? – дип сорады коляскадагы ханым. Ир тәрәзә янына барып, учларын ярыкка каплады. 
– Өргәне сизелми. Әйдә, шулай да стена буена яткызыйм әле мин сине. Төнлә барыбер тәрәзәдән салкын керер ул...
Үзе дә өлкән яшьтәге абзый хатыны утырган колясканы стена буендагы карават кырына таба тәгәрәтте. 
– Әйдә, бер-ике-өч, – дип, икесенә берьюлы команда биреп, әбине коляскасыннан күтәреп торгызды. Ипләп кенә карават читенә утыртты. 
– Эсселәрсең инде, җылы бугай монда, – дип, өстендәге калын кофтасын салдырып алды. 
Әбинең гыж-гыж сулаганы миңа кадәр ишетелеп тора, куллары да калтырый иде. Аны акрын гына мендәргә терәп яткырып, өстенә одеялын япкач, абзый кыштыр-кыштыр килеп, пакетларын бушатырга кереште. 
– Карале, әби, тоттырмыйча, нәрсә икәнен аңламассың. Менә монысы даруларың. – Бабай пакеттан чыккан бер әйберне әбинең кулына биреп, аннары тумбочкага урнаштыра барды. – Монысы сөлге, монысы халатың...
– Нәрсә дисең? – дип, әйткән бер сүзен кат-кат кайтарып сорады әби. Бабай иренмәде, ул төшенеп алганчыга кадәр колагына иелеп кабатлады. 
Ул арада әби йомышка кысталды, ахрысы. Бабай култыклап бәдрәфкә алып барып килде. 
Әби палатада төнгә үзе генә каласы, бабай шуның өчен борчыла иде. 
– Сеңлем, син төнлә монда буласыңмы? Әбигә бераз булышырсың инде? – диде ул миңа таба борылып. 
– Юк шул, мин көндезге стационарда гына. Төнгә кайтып китәм, – дигәч, бөтенләй пошаманга төште. Пошынырлыгы да бар шул: йөри алмавы өстенә, әби дөм сукыр һәм саңгырау иде.
Гадәттә, ир-ат беренче бирешә, ә бу әби иреннән ун яшькә өлкәнрәк күренә. 
– Бигрәк бирешкән әби, – дидем, алар урнашып, бераз бер-беребезгә ияләшә төшкәч. – Сез аның энекәше кебек кенә күренәсез...
– Биреште шул... Югыйсә миннән биш яшькә яшь әле ул. Башта ике инфаркт кичерде, аннары микроинсульт булды. Кардиостимулятор белән генә яши. Инде менә күзләре... Иртәгә күзләренә операция ясарга тиешләр. Бераз гына күрсә дә, үзенә дә җиңелрәк булыр иде. – Бабайның чиста аксыл йөзенә моңсулык йөгерде. 
– Әбинең бәхете бар икән, бала караган кебек кадерлисез, – дидем аның күңелен күтәрмәкче булып. 
– Гомерем буена носкиларымның да кайдалыгын белмәгән кеше мин, сеңлем, ышанасыңмы? Өйләнешкәннән бирле ул мине кайгыртты, тәрбияләде.  Ул өйдә булмаса, бер чынаяк чәй дә ясап эчә алмый торган идем мин. Менә дөнья ничек әйләнә икән. Хәзер барысын  да үзем эшлим: керен дә юарга өйрәндем, ашарга да пешерәм... Юк, ул боларны уфтанып та, үртәлеп тә әйтмәде. Тормышның хакыйкате итеп кенә сөйләде. 
– Балалар да килеп булыша, – диде. 
 Бабайны хатынын бала караган кебек карау түгел, соңгы вакытларда үзенең дә башы чуалып китү күбрәк хафаландыра иде. 
– Бөтен нәрсәне онытам, сеңлем. Хәзер безнең икебезгә шул бер баш бит. Ул да чуалып китсә, харап эш, – диде ул. – Әбинең шикәрен үлчәп, инсулин кадап торырга кирәк. Онытып кына җибәрмәсәм ярар иде дип борчылам. 
Көн кичкә авышты. Ахшам керде. 
–  Әби, әйдә, тәһарәт яңартабыз, ахшам керде, – дип, бабай хатынын култыклап, янә бәдрәфкә юнәлде. Аның хәрәкәтләрендә, сөйләшүләрендә гомер иткән хатынын шулкадәр кадерләү, ярату сизелеп тора иде. Чын ярату шушыдыр инде бу, дип уйладым күңелемнән генә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар