Логотип
Күңелеңә җыйма

Тели белмәсәң...

Ирләре көнләшкән хатын-кызларга кызыга идем. Кызык бит. Аның көнләшеп нидер әйтүе күңелне кытыклап куя кебек тоелды. Хыялым чынга ашты... Тели белмәсәң имгәк, дип әйтүләре хак икән...

Гаилә коруыбызга инде тугыз ел. Җиде ел очрашып кына йөрдек. Иремнән 8 яшькә кечерәк мин. Җәннәт кебек дөнья, дөресен генә әйткәндә, кияүгә чыгуга ук башланган иде. Ирем мине күтәреп кенә йөртмәде. Бернәрсәгә дә чик куймады, теләсә нәрсәгә бәйләнеп, сөйләнеп җәфаламады. Көнләшмәде дә. Бөтенләй. Ә мин аның бераз гына булса да көнләшүен тели идем. Яратмыйсыңдыр, шуңа көнләшмисең, дип әйткәнем дә булды. «Ник бер-беребезнең җанын талкырга соң, мин бит сиңа ышанам», – дип әйтә торган иде. Калганында дөньям түгәрәк булды.

 Улыбыз туды. Күптән көтелгән бала булгангамы ул улыбыз өчен җанын бирергә риза булып яши. Һәрвакыт миңа ярдәм итте. Дөресрәге, ул өйдә булганда миңа бала карарга кирәк тә түгел иде. Үзе ашатты, үзе коендырды. Син ял ит бераз, дип, бала белән урамга чыгып китеп йөреп тә кайтты. Боларның барысы өчен дә бик рәхмәтлемен иремә. Аны яратуым, аңа карата хөрмәтем тагын да артты. 


Балага 6 ай булгач, өйдә утырып туйганымны аңладым. Кеше белән аралашу һава кебек җитми иде. Аннан соң мин иремә караганда ике-өч тапкыр күбрәк акча эшли идем. (Юк, бу җәһәттән бервакытта да дәгъва белдергәнем булмады.) Әлбәттә, бала ялында булгач, аякны юрганга карап сузарга кирәк булды. Озак кына уйлап йөрдем дә ирем белән сөйләштем. Ул минем тәкъдимгә риза булды. Шулай итеп без рольләрне алмаштык. Ул – бала белән өйдә, мин – эштә. 


Бала тапканнан соң тазарып киткән идем, эшкә чыккач ябыктым. Буй-сыным элеккедән дә яхшырак булды. Ирем мактап бетерә алмады. Аңа минем матур булуым бик мөһим иде. Эшкә, кеше арасына чыккач, билгеле, үзеңне карый башлыйсың. Киемнәр алдым, косметика куллана башладым. Чәчләремне кистереп, буяттым. Ирем башта сокланып туя алмады, әмма соңыннан... Ә соңыннан минем теге хыялым чынга ашты.
 Беренче мәлләрдә шундый кызык иде. Ул көнләшә, ә мин уенга җибәрәм, көнләшүе мине «яндырып» кына җибәрә. Соңыннан туйдыра башлады, чөнки ирем чын-чынлап көнләшергә кереште. Хыялымның ахмак булуын шундук аңладым. Бик авыр икән ул! 


Мөнәсәбәтләребез начарланды. Бераз гына соңга калып кайтсам да, ирләр коллективында эшләүнең җүнлегә илтмәвен сөйли. Мин төзелеш компаниясендә эшлим. Чынлап та, анда, нигездә, ир-атлар. Без инде күптән бер коллектив булып эшлибез. Мин аларны ир-ат түгел, дуслар итеп кенә кабул итәм. Алар да шулай. Бервакытта коллегалардан оятсыз тәкъдимнәр ишетмәдем. Иремә шуларны да сөйләп карадым, әмма ул ышанмады. «Ирләр белән хатыннар арасында дуслык була алмый», – диде. Кичен эш буенча шалтыратсалар, чыгырыннан чыга. Эштәге коллегаларыма гына түгел, урамдагы кешеләргә дә, хәтта күршегә көнли башлады. Безнең тып-тыныч атмосфералы өебездә әледән-әле низаг чыкты.


 Икенче көнне гафу үтенә, чәчәкләр бүләк итә. Мин онытырга тырыштым. Әмма берничә көннән кабат кабатлана. Бөтен милекне, хәтта баланы тартып алам дип янарга тотынды. Анысын да йотарга тырыштым әле.


 Коллектив белән төзүчеләр көнен бәйрәм иттек. Әлбәттә, анда барырга иремнән рөхсәт сорадым. Ул ризалык бирде. «Күңел ачып кайт», – диде. Кайсы ресторанда булганымны, ничәдә кайтып җитәчәгемне әйтеп киттем. Күңелле генә бәйрәм булды. Тамада бик шәп иде. Төрле уеннар уйнатты. Инде кайтыр вакыт җитеп килә иде, парлап уенга чакырды. 


Мине директорыбыз белән бастырдылар. Икәүләп бер шарны шартлатырга кирәк иде. Көлә-көлә уйный идек, бервакыт иремнең тавышын ишетеп, тын алырга да куркып калдым. «Кулың ал минем хатын биленнән», – дип кычкыра иде ул. Иң беренче уем – хәзер килеп директорны кыйный башлый. Тиз генә ирем каршына йөгердем. Бөтенесе безгә карый. Хәтта бер туктамый сөйләшеп торган тамада да сүзсез калды. Җайлап иремне залдан алып чыгып киттем. Барысын да аңлаган бер хезмәттәш хатын сумкамны китереп бирде дә, без өйгә кайтып киттек. Ирем машинага утыруга тавыш чыгарды. Аның уенча, мин җир йөзендәге иң җилбәзәк хатын. Бер сүз эндәшмәдем. 


Икенче көнне иртән аерылырга гариза бирәчәгемне әйттем. Иремне алыштырып куйдылармыни. Шундук тезләнеп гафу үтенергә тотынды. Минсез яши алмаячагын әйтте. Аны тагын кичердем. Чөнки яратам. Миңа аннан башка бер ир-ат та кирәкми! 


Төнлә уянып китсәм, ирем янымда юк. Әкрен генә залга чыктым. Ул компьютер каршында утыра. Барып кочаклап алдым. Күз кырыем белән генә экранга карадым. Ирем көнләшү чире турында укып утыра икән. Моның өчен аны тагын да ныграк ярата башладым. Үзе дә көнләшүен аңлый икән бит. Ни булды соң безгә? Мин генә берни аңламыйм. Барысы да яхшы иде бит... Әллә чынлап та барысына да шул теләгем гаепле инде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар