Логотип
Күңелеңә җыйма

Әтинең кызын сеңлем дип санамыйм!

Әти безнең өйдән чыгып киткәндә мин кечкенә идем әле. Әмма томанлы булса да хәтерлим: әти белән әнинең кычкырышуларын, әнинең өстәл өстендә торган вазаны идәнгә бәреп ватуын, аннары шул пыяла өстенә басып аягын канатуын... Бик каты елавы да бүгенгедәй күз алдымда. Үземнең әнине юатканымны да беләм әле: «Әни, елама, елама, хәзер төзәлә ул!» – дип. Әнинең ул чакта аягына пыяла кергәнгә генә еламавын шактый еллар үткәч кенә аңладым шул... Шул көннән соң без икәү генә яши башладык.

Ә әнинең елаган көннәре бик күп булды әле. Дөрес, елаганын миңа сиздермәскә тырыша иде. Әмма күзләреннән барыбер күрә идем. Төнлә аның әкрен генә елаган тавышына да уянганым булды. Бер тапкыр гына миңа күрсәтеп елады ул. Мин инде мәктәпкә кергән идем, беренче класста укыган вакытым. Мәктәптән кайтканда әни ул көнне өйдә иде инде. Эшкә бөтенләй бармаган дип аңладым. «Кызым, әтиеңнең кызы туган», – диде дә тагын кычкырып елый башлады. 

Әти бездән ерак китмәде ул үзе. Үзебезнең урамның теге очына гына күченде. Рамилә исемле бер апа янына. Хәзер, үзем кияүгә чыккач, әнинең ул чактагы халәтен күз алдыма китерәм: әти үзенең яңа хатыны белән гел аның күз алдында йөреп торганнар бит. Бергә эшкә барганнар, бергә кайтканнар, бергә бакчаларында эшләгәннәр... Күрмәсәң дә икенче төрлерәктер ул, алай онытырга да җиңелрәктер. Ә монда ничек онытасың ди?! 

Мин үземнең әтисез икәнемне мәктәпкә кергәч кенә аңлый башладым бугай. Аңарчы урамда күрсәм, каршысына йөгерә идем, ул мине үзе генә булганда күтәреп ала, кочаклый да иде. Рамилә апа белән икәү булсалар гына кочакламый иде. Кызы тугач кына үзгәрде ул, мине урамда күрсә, шундук урамның икенче ягына чыга башлады.  

Безнең класс җитәкчесе әти-әниләр белән бергә төрле чаралар оештырырга ярата иде. Безнең кадәр бергәләп табигатькә чыгучы бер класс та булмагандыр! Башкалар ул каядыр баруларны гел көтеп алалар иде, ә мин яратмыйм. Бөтенесе диярлек әтисе һәм әнисе белән килә, без генә әни белән гел икәү. Әтиләре эштә булып килә алмаган кызлар да бар иде, билгеле, әмма алар минем кебек кимсенмиләр иде шикелле. Аларның бар бит ул әти, тик эштә генә. Ә минеке юк... Дөресрәге, ул бар, тик янымда юк. Әтинең башка әтиләр кебек безнең белән волейбол уйнаганын күз алдыма китереп карый идем, башка әтиләр белән бергә учак якканын, шашлык кыздырганын. «Кызым, туңмыйсыңмы?» – дип дәшкәнен. Хәтта туңсам да, туңмыйм, дип әйтер идем дип уйлый идем. Боларны мин үзем генә уйлый идем, әнигә беркайчан белгертмәдем. 

Мин әтинең кызын кечкенәдән яратмадым. Башта гына кызык кебек тоелган иде ул миңа. Берсендә әти аны юрганга төреп урамга алып чыккан иде. Мин мәктәптән кайтканда, чакырып, аны миңа күрсәтте. «Бу – синең сеңлең», – диде. 
Мин аны кайчан яратмый башлавымны да беләм. Тагын шулай мәктәптән кайтып киләм. Алар йортына җитәрәк, машина белән әти кайтып туктады. Капкалары ачык иде. Эчтән кечкенә кызы: «Әти!» – дип йөгереп чыкты. Ә әти аны шундый яратып күтәреп алды. Кызына әйткән сүзләрен дә ишеттем: «Минем матур кызым, алтын кызым, зур үскән кызым, минем принцессам!» Миңа мондый матур сүзләр әйткәнен хәтерләмим мин аның. Шул көнне теге кыз минем дошманыма әйләнде дә инде. 

Аны яратмаска сәбәпләрем бик күп булды минем! Барысын да сөйли башласам, бик озакка китәр. Боларын да сез ситуацияне азрак аңласын өчен генә яздым. 
Инде төп сүзгә күчәм. 
Бер ел элек әти йөрәк белән үлеп китте. Авырып ятмыйча, бик тиз генә. Әни кайт димәсә, мин аны озатырга кайтмаган да булыр идем, мөгаен. «Кайт! Син кайтырга тиеш!» – дип шалтыратты ул миңа. Нәрсәгә тиешмендер, аңламадым, тик әни кушкач кайттым инде. Җеназасына икәү бардык. 

Иң кызыгы – Рамилә апа безне туганнары кебек каршы алды. Әнине үзе яныннан җибәрмәде дә. Әтине озатканда иң елаган кеше аның кызы булды. Ә бер дә еламаган кеше мин булдым бугай. Күңел аңа карата каткан, хәтта шундый вакытта да йомшамады. Ят кеше кебек иде инде ул миңа. Ничек ят булмасын инде?! Әнигә мине үстерергә булышмады. Алимент түләмәде. Дөресрәге, әни аны алиментка бирмәде, ә әти үзе белеп ярдәм итмәде. Институтка кергәч тә бер тапкыр да ярдәм кирәкмиме, дип сорамады. 
Никахыма әнинең аны бик чакырасы килгән иде. Тик ул: «Рамилә белән икәү килсәк кенә», – дигән. Нигә мин ул ят апаны табын түренә утыртыйм инде?! Кем ул миңа?! Мин бик каты торгач, әни дә сүрелде.

Әни соңгы вакытта миңа гел бер нәрсә сөйли: «Сез – Алия белән туганнар, бер ата балалары, аралашыгыз, дуслашыгыз. Синең аннан якын кешең юк, аның да синнән якын кешесе юк. Мин китеп баргач, берүзең каласың», – ди. 

Алия – әтинең теге кызы инде. 

Тик мин аны беркайчан үземнең сеңлем дип санамадым. Хәзер дә саный алмыйм! Төс-кыяфәте белән миңа бик охшаса да. 
Безнең дуслашуны Рамилә апа да бик тели икән. Әнигә шулай дигән. Алар хәзер икәү аралашып торалар: бүлешер кешеләре юк бит. Мин монысын да бик аңлап бетермим. Әни шул хатын аркасында ирсез яшәде, ә хәзер аның белән бер өстәл артына утырып чәй эчә!

Кешене үзеңнең туганың дип санау өчен тамырларда бер кан агуы гына җитми бугай шул...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ой ей, Бигрэк" Олы" Жанлы булган бу ир баласыннан качып икенче урамнардан китулэре .. Нет таким сволочам прощения нет

    Хәзер укыйлар