Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет 4

Тулай торакны шау китергән туган көн мәҗлесе кызганнан-кыза барды. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле Илдарны тиз арада студент кызлар сырып алды. Аларның барысы да чибәр егеткә ошарга тели иде. Илдар үзенә күрсәтелгән игътибардан уңайсызланды хәтта. Ул дусты Алексей белән рәхәтләнеп сөйләшә дә алмады: кызларның әле берсе, әле икенчесе кулынаннан тартып, холлга биергә чакырды.

(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-2

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-3)

Әтисе аны кечкенәдән хатын-кызларны ихтирам итәргә, сүз көрәштермәскә кирәклеген аңлатып үстерде. Егетнең биергә теләге булмаса да, чакырган кызларга «юк» дип әйтергә кыенсынды, рәнҗетергә курыкты. Җаны теләмәсә дә, чакырган кызлар белән парлы бию биергә мәҗбүр булды.

Туган көн мәҗлесенә җыелган кайбер чибәр яшь кызларның егетләрдән уздырып тәмәке тартулары, касә тутырып аракы эчүләре егет күңелендә кызгану катыш җирәнү хисе уятты. «Йөргән кызымның мондыйлар рәтендә булуын теләмәс идем. Мин сайлаган яр тәмәке тартып, аракы эчеп йөрергә тиеш түгел» дигән уй узды аның башыннан. Илдарның хәзергә кадәр яратып, кулга-кул тотынышып йөргән кызы да юк. Әлбәттә, ул аралашкан даирәдә матур кызлар байтак. Араларында төрлесе бар: тәртиплеләре дә, белемлеләре дә, спорт яратучылар да. Алар арасында җанга якыны гына юк. Кызлар Илдарга үзләре хисләрен белдерә: язалар, очрашу билгелиләр. Шулар арасында гаилә дусларының кызы Сафия дә бар. Үзе чибәр, акыллы, бераз хәйләкәр дә. Ләкин Илдар Сафияне туганнарча ярата, хөрмәт итә. Кыз белән егет арасында шашкын хисләр булырга тиештер... Егет күңеленең бер чите белән тоя: аңа булачак кәләшне әти-әниләре сайлаячак. Бердәнбер улларының язмышларын алар хәл итәчәк. Әнисе аңа Сафияне мактый. Алар гаиләсендә бизнес беренче урында тора. Әнисенә бай гаиләдән булган килен кирәк. «Патшалар да өйләнгәндә мәхәббәт белән өйләнми», дип, юкка гына әйтмиләрдер дигән фикердә ул.

Илдарны шау-шулы туган көн мәҗлесе ялкытып җибәрде, өенә кайтып китәргә җыенды. Алексей белән саубуллашырга уйлап торганда, туган көн мәҗлесенә килгән ябык гәүдәле, чәчләрен кыска итеп кистергән кызга күзе төште: үз-үзен тотышы, киеме белән башкалардан аерылып тора иде ул. Өенә кайтырга җыенган Илдар, үзе дә сизмәстән, кабат урынына килеп утырды. Аның күңелен яулап алган кыз башка бер кыз белән нәрсәдер турында сөйләшеп утыралар иде. «Бигрәк сөйкемле кыз», дигән уй йөгереп узды егетнең башыннан. Беркайчан да татып карамаган дулкынлану хисе кичерде.

Илдар Алексейдан сорамый булдыра алмады:
– Братан, кто она, не танцует почему?

Алексей, Илдар күрсәткән кызга борылып:
– Да это же соседка моя – Лейла, с первого курса! Хорошая, но очень скромная, из деревни она.

Авылдан? Илдарның моңа кадәр авыл кызлары белән танышып караганы булмады. Әнисе калада туган, әтисе тамырлары белән авылдан булса да, шәhәрдә үскән. Егеткә әтисе ягыннан әби-бабаларын күрергә насыйп булмады, алар бик иртә үлеп киткәннәр. Авыллары да күптән таркалган, зират кына торып калган. Хәер, әтисе ата-бабалары җирләнгән зиратны ташламый, тирәләрен тимер рәшәткәләр белән тотып алды, өмә оештырырга финанс ярдәм күрсәтеп тора. Рабит Хатипович, нәсел шәҗәрәсен белеп, барлап торганда гына кеше тормышында бәрәкәт була, дип саный.

Студентлар кабаттан колонкаларга талгын музыка кушып, бии башладылыр. Илдар бу юлы күзе төшкән кызны парлы биюгә чакырырга булды.
– Сезне биергә чакырырга мөмкинме?

Кыз, күзләрен тутырып, каршысына килеп баскан Илдарга карады. Егетнең томырылып каравы аны каушатып җибәрде, кызның алсу бите тагын да алсуланып китте.
– Мин каршы түгел...

Илдар сак кына Ләйләнең биленнән кочты. Алар бер-берсенә елышып, талгын көйгә салмак кына әйләнә башладылар. Ике яшь йөрәк бер-берсенә тартылды, кызның да, егетнең дә тәннәрен рәхәт бер калтырау алды.
– Бәлки, бу шау-шудан качып, урамда сөйләшеп алырбыз? – дип тәкъдим итте егет, бию тәмамлангач.

Ләйлә каршы килмәде. Чибәр егетнең бер йомыкый кызны җитәкләп чыгып китүен башка кызлар авыз ачып карап калдылар.

Илдар белән Ләйлә тулай торак каршындагы агач эскәмиягә килеп утырдылар.
– Үзең турында сөйлә әле, Ләйлә... Минем авыл кызларының бик тыйнак, ихлас булуларын ишеткәнем бар. Син дә шундый ахрысы?

Оялчан булса да, сөйләве бик матур иде кызның. Искиткеч табигатьле, ямьле Агыйдел елгасы буенда урнашкан бәләкәй генә авылда туып-үскән икән Ләйлә. Әти-әниләре укытучылар. Ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, балачактан адвокат булырга хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, шәhәргә килеп, документларын Юридик институтына тапшырган. Фатир арендап торырга әти-әниләренең мөмкинлекләре юк, шуңа тулай торакта яшәп укый.

 Егет белән кыз, дөньяларын онытып, озак сөйләшеп утырдылар. Илдар үзе турында бик аз сөйләде. Ул бай гаиләдән булуын, нинди машинада йөрүен кызга ачып саласы килмәде. Ләйләнең Илдарны байлыгы өчен түгел, йөрәге белән сайлавын теләде.

Тормыш сюрпризларга бай. Группадашының туган көненә килеп, җаны көткән кызны очратырмын дип, башына да китереп карамады Илдар. Ләйләне беренче күрүгә үк күңелендә давыл купты, йөрәге үрсәләнде. Ләйлә аңа гомер буе көткән икенче яртысы кебек тоелды. Бәлки, алар узган гомердә бергә булып, хәзер очрашканнардыр? Сөйләшеп сүзләр бетми, тыңлаган саен, тыңлыйсы килә Ләйләне.

Сөйләшеп утырып вакыт узганны да сизмәде яшьләр. Бер мизгелдә Ләйлә, куркынып, телефон экранындагы сәгатенә күз төшерде. – «Ай, ике минуттан тулай торакның ишеген биклиләр, миңа китәргә кирәк», – диде ул.
– Ләйлә, иртәгә синең белән очрашырбызмы?

Кыз матур итеп елмайды да, «белмим», дип җавап кайтарды. Ашыга-ашыга тулай торакның тимер ишекләре артына кереп югалды.

Илдар өенә кайтып кергәндә Изольда ханым йокламаган иде әле. Улындагы үзгәрешләрне ана кеше бик тиз сизеп алды. Иртә белән чыгып киткән улы, төнгә каршы икенче кеше булып кайтып керде: күзләре яна, иңнәренә канатлар үскәнмени! «Улыма нидер булган, кызлар белән чуала башлаган ахрысы», дигән уй узды аның башыннан. Изольда ханым төне буе боргаланып, йокыга китә алмый ятты. Төрле авыр уйлар ананың тынычлыгын алды...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-5)

Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар