Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет 3

Сафия мәктәпне тәмамлаганда Илдар юристлар әзерләү буенча профильләшкән институтның икенче курсында белем ала иде. Егет, башка мажор яшьтәшләреннән аермалы буларак, үзен башка студентлар алдында өстен куймады: ярдәмчел, аралашучан, гади булып калды.

(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-2)

Группадашлары белән уртак телне дә тиз тапты, беренче курста ук аны төркемнең старостосы итеп билгеләделәр. Дусларны социаль статуска карап сайламады ул. 18 яше тулган көнне әтисе улына кыйммәтле «Мерседес» маркалы автомобиль бүләк иткән иде. Күпчелек студентлар институтка автобус, трамвай, троллейбуска утырып килә. Яхшы машиналарга утырып килүчеләр дә бар. Бай гаиләдән булган яшьләр башкалардан аерылып тора: аларның аерым аралашу даирәсе: дусларны да әти-әниләренең статусларына, байлыкларына карап сайлыйлар. Илдар урынына башка кеше булса, бәлки, ул да дусларны мажорлар арасыннан табар иде. Үзен башкалардан өстен санап, брендлы сәгатьләре, модалы киемнәре, кәттә машинасы белән мактаныр иде. Ләкин Илдар икенче кеше иде шул, аның күңел халәте башка иде. Ул институтта укучы аз керемле гаиләдән булган, тулай торакта яшәп укучы яшьтәшләреннән оялды. Егетнең төп массаны тәшкил иткән гади студентлардан аерыласы килмәде. Институтка килгәндә гади киемнәр кияргә тырышты ул. Әти-әниләренең шәhәрдә билгеле бай эшмәкәрләр булуын да яшерде. 

Көннәрдән бер көнне Илдарны дусты Алексей туган көн мәҗлесенә чакырды. Гадәттә, акчасыз студентлар бәйрәмнәрне тулай торакларда уздыралар: бүлмәгә өстәлләр төзеп кәеф-сафа корып утыралар. Гитарада уйнап, җырлап-биеп күңел ачалар. Илдарның студентлар яшәгән тулай торакта булганы бар иде инде. Кысан бүлмәдә дүртәүләп яшәүче студентларны күреп шаккаткан иде ул. Кечкенәдән яхшы шартларда үскән егет өчен бу тормыш сәер булып тоелды: студентлар кухняда чират торып ашарга пешерәләр, бер табактан ашыйлар, дивар буйлап мыекларын селкетеп тараканнар үрмәли! Әлбәттә, аның телевизордан баракларда гомер итүче кешеләрне күргәне бар. Ләкин бу шартларны үз күзең белән күрү, тулай торакта яшәүчеләр белән аралашу – икенче нәрсә. Студентларның күңелле яшәүләре, бер-берсенә яхшы мәнәсәбәттә булулары, гадилекләре, мактанчык булмаулары, ихлас булулары күңеленә ятты. Бу даирә Илдар аралашкан байлар тормышыннан төбе-тамыры белән аерылып тора иде. Мажорлар мәктәбендә укыганда зурларның да, укучыларның бер-берләренә ялагайланулары, hавалы булуларын тоя иде ул. Байлар тормышында икейөзлелек, мактану сыйфатлары, пафос ярылып ята, ә гади кешеләр тормышы башка – гади. Аларның мактанырга, үзләрен башкалардан өстен куярга байлыклары, дәрәҗә-чиннары юк! Егетнең кайвакытта шәhәр читендәге зур коттеджны ташлап тулай торакка күчеп яшисе килә иде. Ваемсыз группадашлары белән бергә аш пешереп, гитарада уйнап, күңел ачып. 

Илдар машинасына утырып, группадашының туган көненә килде. Студентлар яшәгән тулай торак шәhәр читендә урнашкан. Тугыз катлы булган кирпеч йортта лифт эшләми. Хәер, сәламәтлекләре ташып торган яшьләр өчен баскычтан йөгереп йөрү берни түгел. Алексей яшәгән бүлмә тулай торакның тугызынчы катында урнашкан икән. Өске катта яңгыраган музыка беренче катта ук ишетелә: бәйрәм кызган, күрәмсең. Баскычтан тирләп-пешеп өске катка менеп җиткән егет үзен бермәлгә кырмыска оясына аяк баскан аю шикелле хис итте: 20 квадрат метрлы бүлмәдә унбишләп студент мәш килә, кайбер яшьләр холлда музыка астында бии, тәрәзә төпләрендә бер-берсенә сыенышып берничә пар утыра. Бүлмәгә килеп кергән чибәр егетне тулай торак кызлары баштанаяк күзләп алды. «Кайсы кызның бәхетенә килеп керде икән бу бәхет кошы?» – дип уйладылар булса кирәк... 

Илдар бәйрәм өстәле янына утыруга, дустын туган көне белән котлап, акча салынган конверт сузды. Алексей кызыксынуын баса алмыйча, тизрәк конвертны ачты. Конверттагы 15 меңне кулына алып санагач, егетнең күзләре зурайды, гаҗәпләнүдән хәтта борын өстенә тир тамчылары бәреп чыкты. Шатлыгыннан нишләргә белмичә, Илдарны кочаклап ук алды:
– Дуслар! Таныш булмаганнар танышыгыз – бу минем иң якын дустым Илдар, группабыз старостосы!
– Сәлам, сәлам! – диеште бүлмәдәге егет-кызлар.

Илдар мәҗлескә җыелган яшьләрне күздән кичерде. Бүлмәдәге күп студентларны танымады ул. Башка курслардан, факультетлардан булса кирәк. Студентлар күптән бәйрәм итеп утыралар иде, өстәлдә куелган ризыклар ашалып беткән, өстәл тулы апельсин кабыклары, кимерелгәннән калган тавык сөякләре. Илдар булган затлы рестораннардагы сервис түгел инде бу. «Биш йолдыз»лы кунакханәләрдә узган банкетларга да охшамаган. Борыны кителгән чәйнек, сабы төшкән кәстрүлләр. Шәрабны да бәллүр фужерларга түгел, чатнап кителгән касәләргә салып эчәләр.

Кызларның берсе Илдар каршына оливье салаты салынган тәлинкә куйды.
– Прости, соңга калдың, дружище, кәстрүлдә калганын кырып салдым, – диде ул.

Алексей касәгә аракы агызды. 
– Тутырып салам. Соңга калып килдең! Штрафной. Тост синнән!

Илдар кулына рюмкасын күтәреп торып басты. Таныш булмаган чибәр егетнең сүз әйтергә җыенуын күреп, кызлар чыр-чу килгән җирләреннән бермәлгә тынып калдылар, музыка тавышын кыстылар.
– Алексей, желаю удачи! С днем рождения, братан! Простите, я не буду пить, я за рулем...

Студентлар, Илдар тостына шау килеп кул чаптылар, аракыларын тиз генә эчеп тә куйдылар. Илдар, каршында яткан кара ипи телемен кабып, оливьедан авыз итте. «Тәмне икән, бездә бу салатны Яңа ел табынына гына куялар, башка бәйрәмнәрдә диңгез балыгыннан, осетр, креветкалардан фирменный салатлар әзерлиләр», дигән уй узды аның башыннан. 

(Дәвамы бар.)

Изображение от Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч әсәр! Көтеп алам, берсе махсус лупа атотып утыра бугай, кулыннан килми торганы, махсус бәйләнергә. Узегез язып карагыз! Асия Зиннәтуллина!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Әсәрне бер тында укып чыктым. Мавыктыргыч, әдәби яктан матур һәм камил бәян ителгән. Шушындый көн кадагына суккан, заманча язмалар күбрәк булсын иде. Әдибәгә зур рәхмәт. Зур түземсезлек белән дәвамын көтеп калабыз.

      Хәзер укыйлар