Логотип
Күңелеңә җыйма

Рөстәм Нәбиев: «Мин әтине гафу иттем»

«Әти гади кеше түгел иде. Үз гомерендә бик күп хаталар ясады. Төзәтеп булмаслык, гафу итәлмәслек хаталар. Ләкин мин аны гафу иттем. Чөнки мин аның баласы һәм әтиемнең булуын теләдем...»

Кешелек тарихында беренче булып кулларына гына таянган килеш җиде тапкыр Җир шарының иң биек тауларына күтәрелгән параспортчы Рөстәм Нәбиевның тормыш юлында сынаулар шактый була. 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә солдатлар яшәгән казарма җимерелеп, гомерлеккә аяксыз кала ул. Баксаң, балачагы да коточкыч фаҗигале икән. Үзенә ике яшь булганда бер көндә әнисен дә, әтисен дә югалта ул. Әтиләре улларының газиз әнисен үтерә... Әтисен төрмәгә ябалар, ә абыйсы белән бәләкәй Рөстәмне әтиләренең апасы үзенә ала. Әтисенә үпкәсе бик зур була аның. Очрашкалап яшәсәләр дә, Рөстәм аны озак еллар гафу итә алмый. Үзенең бүгенге авырлыкларга дучар булуында балачак рәнҗеше тоткандыр дип саный. 

Яши-яши, кеше күп нәрсәне аңлый, башкача бәяли башлый бит. Рөстәм белән дә шулай була. Әтисенә таба беренче адымны ул үзе ясый, 55 яше тулу уңаеннан аңа котлау җибәрә. Ике арадагы мөнәсәбәтләр шулай яхшырып китә. Рөстәмнең балалары да бабайларын яраталар. Бу вакыйга турында блогер үз сәхифәсендә күз яшьләре белән үзе сөйләде.
«Әти гади кеше түгел иде. Үз гомерендә бик күп хаталар ясады. Төзәтеп булмаслык, гафу итәлмәслек хаталар. Ләкин мин аны гафу иттем. Чөнки мин аның баласы һәм әтиемнең булуын теләдем...»

Ләкин Рөстәмнең әтисе белән аралашып яшәгән бәхетле көннәре тагын озакка бармый. Былтыр май аенда әтисе вафат була. Нибары 56 яшь кенә була әле аңа. 

Блогер әтисен нык сагынуын, яратуын әйтә. 

«Мин аны шулкадәр яратам, ләкин бервакытта да яратам дип әйтмәдем. Өлгермәдем. Әти-әниләрегезнең кадерен исән чакта белеп калыгыз». 

Рөстәм Нәбиев – Башкортстанның Чакмагыш районыннан. Хатыны Индира белән ике кыз үстерәләр. 

Фото: https://www.ufa.kp.ru/daily/27576/4845258/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар