Логотип
Күңелеңә җыйма

Озын колга Нәфисә 10

Көннәрдән бер көнне Алисаның әнисе авырып китә, кызга үзенә генә базарга чыгарга туры килә...

Ахыры. Башы:  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-2

                         http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-3

                         http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-4

                         http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-5

                        http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-6

                        http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-7

                       https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-8

                       http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-9

«Колакка гел кабатлап торсалар, каз да үзен аккош итеп хис итә башлый», – дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Нәфисә дә әнисе сүзләрен йөрәге аша уздырып, киләчәктә танылган модельер буласына ышана башлады. Төннәрен йокыга китә алмыйча матур хыялларга чумып ятты. Менә ул – классташлары бармак күрсәтеп көлгән «Озын колга Нәфисә» – Парижда мода күрсәтү чараларында катнаша. Дөньяның атаклы модельерлары белән бер сафта башын горур тотып, төз гәүдә белән «кәс-кәс» атлап, тамаша карарга килгән бомонд каршында чыгыш ясый. Нәфисә подиумга чыгу белән кулларына бинокль тоткан эшләпәле ханымнар, кыйммәтле костюм-чалбарлы, кулларында асылташлар белән бизәлгән Швейцария сәгатьләрен ялтыратып утыручы затлы әфәнделәр, торып басып, кул чаба башлый. Камера тоткан операторлар, журналистлар интервью алыр өчен чиратка тезелә... Бу якты хыяллар Нәфисәгә яшәргә көч бирә, күңелсез авыл тормышыннан арынырга, депрессиядән качарга ярдәм итә. 

Кыз, хыялын тормышка ашыру максатыннан, китапханәгә барып психологик китаплар укый башлады. Кайсыдыр газетадан укып, планнарны тормышка ашырырга ярдәм иткән «коллаж» ясарга өйрәнде. Аның өчен бары ак кәгазь, җилем, кайчы гына кирәк икән. Ак кәгазьгә үзеңә ошаган фотосурәтләрне ябыштырып, күз төшә торган урынга элеп куясың. Миллионерга кияүгә чыгарга теләсәң – журналлардан миллионер ир-егетнең сурәтен кисеп алып урнаштырасың, янәшәсенә үз фотоңны беркетеп куясың. Кеше үзе теләгән нәрсә турында хыялланып, шуны күз алдына китереп йөрсә, хыяллары кайчан да булса тормышка аша икән...

Нәфисә телевизордан модага багышланган тапшырулар карарга ярата. Газета–журналлардан укып, танылган модельерларның биографиясен өйрәнә. Баксаң, дөньяга исемнәре билгеле булган кызларның күбесе гади генә гаиләләрдән икән. Әти-әниләре байлыклары белән дә мактана алмаганнар. Кайсылары мохтаҗлыкта яшәгән, кайберләренең әти-әниләре балаларын туендыру өчен берничә эштә бил бегәргә мәҗбүр булган. Булачак модельләр сыйныфташларыннан аерылып торган, аларны озын буйлы булганнары өчен үчекләгәннәр, кушаматлар такканнар. Алиса Асянова исемлесе үзенең биографиясе турында китап язган. Аның әнисе балаларын туендыру өчен көндез базарда яшелчә саткан, төннәрен кибетләрдә идән юган. Алиса да кечкенәдән әнисе белән базарда сату иткән, дәресләр әзерлисе урынга авыр тартмалар ташыган. 

Көннәрдән бер көнне Алисаның әнисе авырып китә, кызга үзенә генә базарга чыгарга туры килә. Алар эшләгән урын шәһәр байлары яшәгән бистәдә урнашкан. Кайвакыт базарда затлы киенгән ханым-әфәнделәрне дә очратырга була. Алар кәттә машиналарын калдырып, җиләк-җимеш саткан прилавка яннарыннан уза, сатучылар янына тукталып товар сайлый. Бәлки, бай тормыштан арып, үзләрен гади халык итеп тоясылары килгәндер? Аларның сөйләшүләре, үз-үзен тотышлары ук икенче: тәкәббер, күз карашлары салкын. Мондый клиентларны Алиса ерактан ук танып ала. Аларга елмаерга, җылы сүзләрне кызганмаска кирәк. Чөнки байлар акчаның хисабын белми, арзан хак торган яшелчәне дә кыйммәт хакка сатып алалар. Сдачага биргән акчадан баш тарталар. 

Алисаның язмышын үзгәрткән вакыйга базарда була. Көн уртасында аның каршысына озын плащ, кырлы эшләпә кигән, алтын чылбырлы күзлек таккан өлкән яшьтәге бер әфәнде килеп баса. Ул яшелчә сатып торучы кызны озак кына күзәтә, янына килеп үзе белән таныштыра, кесәсеннән алып визитка суза. Баксаң, бу әфәнде Мәскәүдә танылган Мода йортының хуҗасы икән. Дөньяның танылган кутюрьелары белән хезмәттәшлек итә. Озын буйлы, төс-кыяфәте белән аерылып торган Алиса әфәнденең игътибарын җәлеп иткән. Мода йорты хуҗасы кызны офисына чакыра, модель бизнесында үзен сынап карарга тәкъдим ясый. 

Кыз өенә кайткач, очрашу турында әнисенә сөйләп бирә. Ана кеше бу шансны югалтмаска, күрсәтелгән адрес буенча барып карарга киңәш итә. Шулай итеп, очраклы рәвештә килеп чыккан очрашу Алисаның язмышын үзгәртә. 

Яшь кызны офиста җылы каршы алалар. Буен, авырлыгын үлчиләр, костюмнар кидереп фотога төшерәләр. Шулай итеп, көтмәәгәндә, уйламаганда Алиса модель булып китә. Курслар узгач, шәһәрнең мода күрсәтү тамашаларында чыгыш ясый башлый. Кызның карьерасы тиз арада үсә, финанс ягыннан да хәлләре яхшыра. Бер ел эчендә яңа фатир сатып ала, яхшы машинага утыра. Әнисен чит илгә дәваланырга җибәрә. 

Талантлы кызны контракт белән Парижга чакыралар. Алиса өчен тормыш 100 процентка үзгәрә, ул кайчандыр базарда яшелчә сатканын да оныта. Париж бомонды белән генә аралаша. Модель бизнесы өлкәсендә проблемалар җитәрлек: көнчеләр аяк чалырга тырыша, подиумга чыгар алдыннан киемнәрне ерту очраклары күзәтелә, түфлиләргә энә салып китәләр. Ләкин кызга зыян сала алмыйлар. Базарда кышкы салкыннарда туңып басып торган Алиса авырлыклар алдында югалып калмый, теше-тырнагы белән эшкә ябыша. Көннәр буе фотосессия уздыру, подиумнарда йөрү арытса да, бирешми ул. 

Эшлекле очрашуларның берсендә лордлар нәселеннән булган егет белән таныша. Озак та үтми егетнең шәхси утрауларының берсендә гашыйкларның туйлары уза. Дөнья байлары бу бәйрәмгә шәхси самолетларда килә. 

«Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр халыкта. Нәфисә 9 нчы сыйныфка укырга шәһәргә килде. Әнисенең апасы – Шәмсия, ире үлгәч, өч бүлмәле фатирда ялгызы гына яши иде. Ул кызны җылы каршы алды, фатирына пропискага кертте. Нәфисә укыячак мәктәп тә йорт каршында гына. Документларны тапшыргач, кыз Шәмсия апасына ияреп модельләр әзерләүче мәктәпкә килде. Йортның директоры Анжела Марсовна Нәфисәнең буен үлчәде, озын җирән чәчләрен куллары белән учларына кысып: «Восхитительно!» – дип кабатлады.

Нәфисәнең Казанга укырга китүен ишеткәч, авылдашлар шаккатты: 
– Бердәнбер кызыгызны курыкмыйча нигә шәһәргә җибәрәсез? – дип сорагач, Җәмилә серле елмая гына. «Берничә елдан сәбәбен аңларсыз. «Озын колга» дип үчекләгән кызым атаклы модель булыр, даны еракларга таралыр. «Озын колга» кушаматы биографиясендә алтын хәрефләр белән язылуына һич кенә дә шиге юк ана кешенең.

Фото: Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар