Кеше бик кызык икән ул, бу дөньяда яши-яши үзе дә, фикерләре дә үзгәрә икән. Үткәнгә борылып карыйм да, нигә ул чакта мондый акыл булмаган соң дип уйлыйм, нигә мин моны ул вакытта аңламаган дим.
Яшь чак – җүләр чак дип юкка әйтмиләр шул инде.
Без менә яшь чакта нәрсәдер үзебезчә, үзебез теләгәнчә килеп чыкмаса, моның өчен бик борчылабыз, үртәләбез, нигә алай булмады, нигә болай булмады икән, дип үз-үзебезне газаплыйбыз.
Ә тормышта, баксаң, бар да гап-гади икән. Бары синең белән, синең тирәңдә булган вакыйгаларга каршы килмәскә, алар белән килешергә генә кирәк икән. Димәк, шулай кирәк! Димәк, Күкләр шулай хәл иткән. Ә Күкләр беркайчан да безнең өчен начар булган әйберне безгә юлламый.
Үземнең язмышны, үзем белән булган хәлне сөйлим әле.
Мин аны бик озак еллар бөтен тормышымны, язмышымны үзгәрткән очрак дип санадым. Шулай килеп чыкмаса, дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде дип уйлый-уйлый ничәмә-ничә ел уздырдым.
...Без аның белән поездда таныштык.
Юлда чит кеше белән сөйләшеп китү шундый җиңел бит ул. Ул бездән соң өч станция узгач керде. Янымда буш урын бар иде – керүгә турыдан-туры шул урынга килеп утырды. Атна уртасы иде ул, шуңа күрә вагоннар шактый буш иде. Яныбызда шәһәргә кунакка баручы өлкән яшьтәге ике пар утырган иде (моңарчы сөйләшүләреннән аларның өй туена баруларын аңладым): аларның бездә гамьнәре юк – берсеннән икенчесенә күчеп, авылдашларының гайбәтләрен саталар.
Яныма килеп утыруга ул миннән:
– Кая кадәр барасың? – дип сорады.
Шуннан сөйләшеп киттек инде.
Ул өч-дүрт көн элек кенә армиядән кайтып төшкән. Шәһәргә, абыйларына бара икән. Карелиядә хезмәт иткән: юл буе миңа шул яклар турында сөйләде. Тарих белән кызыксына икән, ә минем тарихтан бөтен белемем мәктәп дәреслекләреннән узганы юк. Авызымны ачып тыңладым бугай аны. Юл озынлыгы сизелмәде дә.
Казанга барып җиткәч, ул әллә кайчангы таныш кеше кебек сумкамны үзе күтәрде.
– Авыр бит, миңа синнән күтәртү уңайсыз, – дим.
– Ә миңа синең яннан кул селкеп бару уңайсыз, – диде ул.
Тукталышка кадәр мине озатып, автобуска утыртып ук җибәрде. Ә кич белән мине эзләп инде тулай торакка килеп җитте...
Мин аңа шул кичне үк гашыйк булдым бугай.
Шул килүендә үк ул эш табып, эшкә урнашып кайтып китте. Абыйлары үз йортлары белән яшиләр иде, ул аларда тора башлады. Озакламый мине дә алар белән таныштырды. Башта җиңгәсенең, аннары аларның кызларының туган көненә дә бардым. Беренче күрүдән үк ничектер якын иттеләр, миңа бик ачык булдылар.
Бер ел очрашып йөргәннән соң ул миңа тәкъдим ясады. Бәхетнең җиденче каты диләр бит әле – әгәр ул булса, мин нәкъ шул катта идем! Әле алар әниләре белән мине сорарга кайтырга тиешләр генә иде, ә мин инде туй күлмәге алып куйдым. Тик ашыккан ашка пешкән диләр бит.
Мин дә бик каты пештем.
Беркөнне эштән кайтсам, тулай торак ишек төбендә мине бер кыз көтеп басып тора. Гәүдәсенә күз төшереп алдым – бәби көтә бу.
– Сез Лилияме? – ди.
– Әйе, мин Лилия булам, тик сезне танымыйм? – дим.
– Ә сез мине белмисез, – диде ул.
Әйе, белми идем, белдем шул көнне... Булачак киявемнең солдатка киткәнче йөргән кызы икән ул. Киткәнче дип, кайткач та очрашканнар әле алар. Һәм менә ул аңардан бала көтә... (Ул минем турында кайдан белгән, адресымны кайдан тапкан, анысын аңламадым. Абыйсының хатыны әйткәндер дип кенә шикләндем.)
И-и, ул чакта кичергәннәрем! Көне-төне еладым да еладым. Авылда әти белән әни кыз сорарга килергә тиешлекләрен белә, әзерләнә иде инде. Аларга: «Беркем дә кайтмаячак», – дип әйтү бик авыр булды... Әмма иң авыры – яраткан кешемнән баш тарту иде. Мин аны никадәрле яратсам да, туачак баланы ятим итә алмый идем.
Аларның туеннан соң очраштык без. Ул мине эзләп үзе килде. Оныта алмыйм, күз алдымда син генә, диде. Кочаклашып елаштык... Шул кичне аңладым: мин дә аны оныта алмыйм икән. Әгәр менә шулай күрешкәләсәк, гомеремдә дә оныта алмаячакмын...
Бөтен нәрсәне ташлап мин ул чакта авылга кайтып киттем, мәктәпкә эшкә урнаштым.
Минем авылга кайтканга иң сөенгән кеше бер классташым булгандыр. Ул мине мәктәп елларыннан ук яратып йөрде. Мин генә аның хисләрен нигәдер чынга алмадым.
Барысы да барыбер кебек тоелган чак иде бит – мин аңа кияүгә чыктым. Берәүгә үч итеп инде... Нәкъ бер елдан улыбыз туды, мин аңа теге егетемнең исемен куштым.
Оныта алмадым мин аны.
Шактый гомерләр узды ул көннәрдән соң. Балалар үсте, инде үз юлларын таптылар, үз тормышларын кордылар. Интернетта көтмәгәндә уртак бер танышым дуслыкка керде. Ул аларның күрше авыл кызы иде. Языша башладык.
Сүз иярә сүз чыгып, минем мәңгелек мәхәббәткә дә барып җиттек.
Менә нәрсәләр белдем.
Теге кыз белән ул озак яшәмәгән, балалары тууга аерылышканнар. Аннан икенчегә өйләнгән. Анда ике баласы туган. Ул гаиләсен дә ташлап өченче хатын янына чыгып киткән. Әмма аның белән дә торуларының юне-башы юк икән.
Шунда үземне күз алдыма китердем.
Минем белән дә яшәп бетә алмаган булыр иде бит ул, барыбер бер хатыннан икенчесенә йөрер иде. Ходай бит мине шушы хәсрәтләрдән, бала тотып ялгыз калулардан саклаган. Иремне начар дия алмыйм бит – мин дип, балалар дип яши, бөтен тапканы өйгә кайта.
Шуңа күрә, кемдер белән бергә булуга киртәләр туа икән, авыр булса да, моны шулай тиеш дип кабул итәргә кирәк. Бу – язмыш. Димәк, Аллаһы Тәгалә синең яклы, ул сине синең ялгышларыңнан саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк