Балалар, үсмерләр журналында эшләгәндә башка кызык бер идея килде. Күз төшеп, гашыйк булып йөрүләр, мәхәббәт утларында янулар кемгә дә таныш халәт. Аның аша һәркем узган. Үз исемеңне син ошатып йөргән берәүнең исеме белән янәшә язып, «плюс» билгесе куеп, мисал чишкәндәге тигезлектән соң, МӘХӘББӘТ сүзен зур хәрефләр белән сырлап, класс тактасын, урам асфальтын «бизәүләр» барыбызның да баштан кичкән.
Ә нигә әле исеме билгеле кешеләрнең, язучы-шагыйрьләрнең, актерларның, җырчыларның, журналистларның шул беренче мәхәббәт тарихын сөйләтмәскә! Укучылар мәхәббәт турында укырга ярата бит! Коллегаларга да фикеремне җиткердем. Идеяне шундук күтәреп алдылар! Башта үзебезнең исемнәр янына «плюс»лар куеп, беренче мәхәббәт серләребезне чиштек әле. Һәм шуннан китте, китте инде... Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Наис Гамбәр, Марсель Галиевлар... Батулла, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиевләр... Алар сөйләгәннәр, язганнар үзе матур хикәя кебек! Әйдәгез, бүген шуларның берсе – халык шагыйре Разил ВӘЛИЕВнең яшьлегенә кайтыйк. Разил абый үзе гашыйк булган кызның исемен әйтеп сөйләмәсә дә, барысы да аңлашылды. Оялчанлык та, бу дөньяны үзгәртердәй кыюлык-тәвәккәллек тә, дуамал халәт тә, романтика да, сагыну да бар иде ул якты хатирәдә.
Беренче тапкыр без, малайлар, училище бетереп авылыбызга укытырга килгән япь-яшь кызга мәктәбебез белән гашыйк булган идек. И аның чибәрлеге, киемнәренең затлылыгы, атлап йөрешләренең матурлыгы, сөйләшүенең ита- гатьлелеге! Үзе бик күп белә, белгәннәрен мавыктыргыч итеп сөйли. Ә мин гомерем буе үземнән акыллырак, үземнән сәләтлерәк, үземнән көчлерәкләргә сокландым, күбрәк әнә шундыйлар янында булырга тырыштым. Әмма матур укытучы апабыз бер ел гына укытты да китеп тә барды. Бөтен авыл бушап калгандай тоелган иде ул чакта... Еллар үткәч, ул тойгыларның бары камил затка соклану, үсмер малайның мавыгуы, күңел алгысуы гына булуын аңлармын. Әмма соңрак... Үзебезнең Ташлыкта башлангыч мәктәпне бетереп, Түбән Камага 9нчы сыйныфка укырга баргач! Нәкъ шунда мин Аны очраттым. Күрше авыл кызы иде ул. Минем башны үзенең сәләте белән әйләндергәндер инде – искиткеч матур җырлый иде. Заманында әткәйдән елый-елый сорап гармун алдырып, аның телләренә ноталарны ябыштырып, үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәнгән сәнгатькә гашыйк җан – мин үзем дә хорда солист булып йөрим. Әмма Ул миннән күпкә, бик күпкә сәләтлерәк – әллә миңа гына шулай тоелды микән?! Ул бит минем өчен, гомумән, бер илаһи зат булып күренә иде. Оялчанлык көчле – тел тибрәтеп әйтә алмаган хисләремне хат итеп язам. Хат язмаган, хат көтмәгән берәр көнем булдымы икән ул чакта?! Аның йөрәгендә дә миңа карата хисләр булгандыр: бер генә хатым да җавапсыз калмады.
Ял көннәрендә авылга кайтабыз, анда да кич җитүгә күңел күрше авылга ашкына. Әйтүе генә ансат – 7-8 чакрым араны төнлә кара урман аркылы үтеп, күрше авылга бару бер дә уен эш түгел иде!
Бүгенгедәй хәтердә, шимбә – авылга кайткан көн. Әткәй – колхоз рәисе, эштән соң атын тугарырга мине конюшняга җибәрде. Юлда авылдашым, балачак дустым Алмаз Хәмзинны очраттым да күрше авылга димләдем. Берничә минуттан инде ике хыялый кышкы юлдан ат чанасында җилдерә идек. Күрше авылда Алмазның туганнары бар, атны шуларда калдырып, клубка киттек. Әйләнеп килгәндә, без атны калдырган ишегалды капкасы шыр ачык, ә аттан җилләр искән иде! Авылга кайтып әткәйләр күзенә күренүдән куркып, без ул төнне туп-туры Түбән Камага китеп бардык... Һәм төгәл бер ай өйгә кайтырга базмадык. Ә атыбыз ул көнне исән-имин авылга кайтып җиткән икән.
...Җәйләрен шофер яисә комбайнер ярдәмчесе булып эшли идем. Арып-талып кичке 8-9ларда кайтып керәбез. Тиз генә Зәй елгасында коенып чыгабыз да төнлә күрше авылга «очабыз». Җәй буе эшләп алган хезмәт хакыма мотоцикллы булган идем, инде шуңа атланып җилдерәм. Төнге бердә Аның яныннан кайтам да, иртәнге 4тә торып, тагын басуга эшкә китәм. Берсендә шулай, кайтырга чыгуга яңгыр коя башлады. Тездән саз, мотоцикл кабынмый, ә мин дөм-кара урман уртасында. Берни эшләр хәл юк – дөбер-шатыр күк күкрәп, яшен яшьнәгәндә кара урманда имән төбендә төн үткәрергә туры килде... Бер елдан Ул башка мәктәпкә күчеп китте. Хәтта Ул укыган мәктәпкә күчәргә йөргән чагым да булды әле! Аннары мин Казанга укырга киттем, Ул авылларында калды... Һәм бик яшьли кияүгә чыкты. Аерылышканда бергә төшкән фотолардан Аны кисеп алып, үзенә биргән дуамал халәтем дә булды! Ярсып язган:
Ләкин әле җитәкләшеп йөргән
Урман сукмакларын юксынам.
Гомер юлым тагын шул сукмакка
Алып барып чыгардыр сыман, –
дигән юллар да бар. Ярый әле ярсу хисләрне түгәргә шигырь булган. Хәер, шагыйрь булуым белән мин бит кыюсызлыгыма рәхмәтле... Әгәр хисләремне оялмыйча гади сүз белән аңлата алган булсам, бәлки, мин шигырь язып та тормас идем…
Фото: Владимир Зотов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк