– Сәхнәгә чыгып баскач, башта бер мәлгә күңелем тулды. Күз яшен һич тыеп булмый... Аннан үземне ничектер кулга алдым һәм авылдашым Фәүзия апа Мөхәммәтованың миңа багышлап язган шигырен сөйли башладым: «Иминлек сагында бүген, / Ирем һәм ике улым...» «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең Чистайда узган зона турында, «Хатын-кыз – ана» номинациясендә катнашты Гөлсинә ТӨХФӘТУЛЛИНА. Нурлат районының Югары Нурлат авылында гына түгел, республикабызда да аның кебек якыннардан-якын өч кешесен махсус хәрби операциягә озатканнар бармы икән тагын?!
– Күптән түгел Зинурым шалтыратты да: «Матурым, тыңла әле, хәзер мин сиңа бер нәрсә әйтәм... Исеңдәме, «яраткан егетемне армиядән көтеп алсам иде», дигән хыялың бар иде синең. Менә хәзер шуны чынга ашырырга вакыт җитте дип сана. Мине солдатка китте дип уйла һәм көт!» – диде...
Без сөйләшүне әңгәмәбезнең иң күңелле өлешеннән – аларның мәхәббәт тарихыннан башлыйбыз.
Гөлсинә белән Зинур – икесе дә бер авылда туып-үскәннәр. Егет аңардан бер класска гына алдарак укыган. Ә бер-берсенә чын-чынлап беренче тапкыр күз салулары авылдашларын солдатка озату мәҗлесендә була. («Егетемне армиягә озатып калып, бер тапкыр клубка да чыкмыйча, беркемгә сүз дәшмичә көтеп аласы иде!» дигән теләк шул кичтә тумадымы икән әле?!) Очраша башлыйлар. Әмма кырыс әти-әни, алардан да кырысрак абыйлар янында очрашу-күрешүләр генә бик сирәк эләгә шул – чыгармыйлар кызны клубка. Егет үпкәли, Гөлсинәсенә ачу итеп, башка кызларны да озаткалый. Авыл җире бит, икенче көнне иртүк бу хәбәр килеп тә ирешә... Зинур солдатка киткәндә алар дуслашырга өлгерми калалар. Яшь чак – горур чак шул: озату мәҗлесенә чакырса да, егет аны бер тапкыр да биергә чакырмый. Күзе гел башкаларда кебек... Төне буе керфеккә керфек какмаган, елый-елый мендәрен юешләтеп бетергән кыз егетнең кунаклар озаткан арада Гөлсинәнең кайтып китүен абайламый калуын, алар капка төбеннән кире борылуын белми дә кала... «Саубуллашмады, хәерле юл да теләмәде!» Шушы уй белән авылдан чыгып киткән Зинур аның хатына җавап бирми. Әмма күңеленнән: «Әгәр кайтканчы кияүгә чыкмаса, димәк, миңа насыйп булачак», – дип ниятләп куя.
Ә Гөлсинә көтә! Бер ел буе клубка юлны оныта. Аннан соң да күңел түренә берсен дә уздырмый... Озын-озак ике ел, ниһаять, артта кала. Армиядән әйләнеп кайтуга, Зинуры аның янына килә. Аңлашалар – шул кичтә үк дуслашалар.
1987 елның гыйнварында өйләнешә алар. Төп йортка – кайнана янына килен булып төшә Гөлсинә. Унөч ел бергә гомер итәләр: ике сүзнең берендә «әни» дип торган Гөлсинәгә догасын калдырып китә.
1988 елның 24 апрелендә уллары Динар туа. Аннан, биш елдан соң – Илнурлары. Малайлар кечкенәдән үзара дус булып үсә. Төпчек бала һәрвакыт әти-әнигә якынрак була, әмма Динар энекәшеннән беркайчан көнләшми. Бер үк тәрбия алсалар да, малайлар икесе ике төрле: Динар кечкенәдән техника белән мавыга –
9 яшендә инде әтисенең машинасын кабызып карый. Ремонтлаша! Аңа бөтен җирдә тәртип булуы кирәк. Әнисе сораса, идән дә юа, тузан да суырта. Бакчада эш булса исә, анда Илнур чыга. Азрак үсүгә, шулай кул арасына керә башлыйлар. Мәктәп еллары бик тиз уза – сизми дә калалар. Вакыты җиткәч, Динар үзе теләп армиягә китә – Камчаткада хезмәт итә. Ярата ул якларны! Дус егетләре калса, шунда калырга исәбе дә була... Үрнәк бар – аның артыннан Илнур да калышмый. Соңгы БДИны тапшырып чыкканын әтисе белән абыйсы мәктәп янында көтеп тора – ул шуннан туп-туры армиягә китеп бара. Краснодар краенда, диңгез пехотасында хезмәт итә ул. Кайтып эшкә урнаша, ә күңеле һаман диңгезне сагына... Ун ел элек ул контракт белән Владивостокка – су асты көймәсендә хезмәт итәргә китеп бара.
– Махсус хәрби операция башланганда алар диңгездә иде. Унбер ай йөреп кайттылар ул чакта... Илнур бу вакыт инде Тын океан флотында, «Варяг» крейсерында хезмәт итә иде. Хәрби корабльләр составында халык-ара өйрәнүләрдә катнашалар, бик күп илләрдә булалар: Япония, Корея, Кытай, Сингапур, Һиндстан... 2022 елның декабрендә авылга ялга кайтты ул. Инде бу вакыт махсус хәрби операциягә китәргә хәл иткән, башта әти белән әнине күреп килим, аларга әйтеп тормам, соңыннан гына хәбәр итәрмен, дип уйлаган... Тик аның холкы минекенә охшаган – бернәрсәне дә яшерә белми. «Командировкада булам дип әйтергә уйлаган идем...» – дип башлады ул сүзен... Авылдан без аның фикерен үзгәртеп җибәрдек дип озаткан идек. Үзе дә: «15 көнгә генә диңгезгә чыгып керәбез дә аннан 54 көнгә ялга кайтам», – дип китте. Аллаһы Тәгалә ул чакта безгә җиңеллек бирде, югыйсә елый-елый, кочагымда озаграк тотарга тырышып, бу – баламны соңгы кочаклавым түгелме икән, дип озатыр идем бит...
Атна-ун көн узуга ук шалтыратты ул: «Әни, барырга булдым… Син борчылма. Бабай Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр йөреп кайткан, 92 яшенә кадәр яшәде. Барысы да Аллаһы Тәгалә ку-лында икәнен үзең дә беләсең. Рәхмәтеннән ташламас... Мин дә бармасам, анда кем барыр соң?!» – диде. Ризалашмый чарам калмады...
Крейсердан җибәрмәгәч, Илнур, гариза язып, башта эшеннән китә. Аннан Тын океан флотының диңгез пехотасында, легендар 155 нче бригадада хезмәт итә башлый.
Динар да: «Әгәр повестка килсә, мин дә барам», – ди. Уллары белән бу минутта шундый горурлана Гөлсинә... Инде бу хәбәрне җайлап кына Зинурына җиткезәсе кала. Аның Себергә эшкә киткән чагы була. Ул кайтып, берәр атна узгач кына әйтә ала Гөлсинә: «Матурым, шундый хәлләр әле...» – ди.
Китеп берникадәр вакыт узгач, Илнурдан хәбәр килү кинәт туктый. 42 (!) көн буе элемтәгә чыкмый ул.
– Сабыр гына көтәргә тырыштым... Илнурым киткәч, без телевизор караудан туктаган идек. Аларның Угледар шәһәре ягында булуларын белә идем. Интернеттан шул тирәдә төшерелгән видеоларны эзлим. Берничә секунд эчендә видеолардагы бөтен кешеләрне берьюлы күрергә өйрәндем. Кемнедер безнең Илнурга охшатсам, шундук паузага басам да зурайтып карыйм...
Давыт пәйгамбәрнең 99 хатыны була. Әмма көннәрдән бер көнне аның күзе Урйә исемле кешенең хатынына төшә. «Хатыныңны аер, мин аны никах кылып алам», – ди ул. Урйә каршы килә алмый, бер-дәнбер хатынына талак кыла.
Давыт пәйгамбәр аңа өйләнә, әмма Аллаһы Тәгалә аның бу эшен хуп күрми. Һәм ул аның янына адәм сурәтендә ике фәрештә җибәрә. Аның берсе: «Безгә хаклык белән хөкем кыл әле. Бу кеше – минем туганым, аның 99 сарыгы бар, әмма ул минем бердәнбер сарыгымны алмакчы була, үзенекеләрне йөзгә тутырырга ниятли. Минем җавап бирергә һич көчем җитми», – ди. «Синең сарыгыңны алып, ул золымлык кылган. Иман китергән изге гамәл ияләре золымлык кыла алмас», – ди пәйгамбәр. Алар чыгып киткәч кенә пәйгамбәр бу кешеләрнең фәрештәләр булуын, сарыклар мисалы белән Аллаһы Тәгаләнең хатыннары өчен үзен кинаяләвен аңлый. Һәм бик үкенә башлый. Көне-төне елый, хәтта янындагы чокырлар күз яше белән тула... Пәйгамбәрләр тарихын укыганда башымда гел бер сорау туа иде: «Чокырлар тулырлык итеп, никадәр еларга кирәк икән?!» – дип уйлый идем. Була икән... Беркөнне шулай диванга утырдым да бик озак догалар укыдым. Аннан: «И-и Аллаһы Тәгаләм, мин беләм, элемтә булмаганга әни кайгыра дип улым борчыла анда. Кайгырмаганымны, догада булганымны аңа белгертсәң иде», – дим. Шулчак кулыма бик зур күз яшем тамды. Андый күз яшен күргәнем юк иде... Шунда Давыт пәйгамбәрне искә төшердем. Чокырлар күз яше белән тула ала икән...
Берничә көннән соң Илнурым шалтыратты. Киленем белән бакча утарга чыккан идек. «Әнием!» – дигән сүзен ишеттем дә, башка сөйләшә алмадым, телефонны Рамиләгә суздым. Бераздан гына тынычландым... «Улым, Аллаһы Тәгаләдән син борчылмасын дип сорадым», – дим. «Әнием, мин сиздем аны!» – ди. Көнен, сәгатен әйтеп бирде! Безнең арада ниндидер башка төрле бәйләнеш бар...
Илнур 2023 елның февралендә китә. Шул елны Гөлсинә белән Зинур уразаны икәүләп тоталар. Гаеткә берничә көн кала, ире аңа: «Мин дә барам», – ди. Башта ул аны чынлап әйтә дип уйламый да әле. «Матурым, мондый сүз белән шаяртмыйлар бит инде», – ди. «Ә мин шаярт-мыйм. Әгәр Илнур янына эләгә алсам, чынлап та барам. 40 ел машина йөртү стажы булган кешене кире бормаслар», – ди ире.
– Илнур ун ел корабльдә хезмәт итте, ун ел уразасын тотты, намазын укыды. Хәрби операциядә катнаша башлагач та биш вакыт намазын калдырмаска тырышты. «Татарстаннан мобилизациягә эләккәннәргә рәхәт, бөтенесе бергә», – дия иде ул. Әтисенең бу карары турында аңа хәбәр иткәндә: «Улым, син быел ураза тотканда Аллаһы Тәгалә: «Илнур, мин синең янга якташыңны гына түгел, әтиеңне китерәм», дип әйткәндер», – дидем...
Илнур бу хәбәргә, әлбәттә, шатланды. Әмма әтисенә «кил» дә димәде, «килмә» дип тә әйтмәде. Ялга кайткан арада, «нишләргә, барыргамы», дип киңәш сорап килүчеләргә дә ул: «Йөрәгегез нәрсә әйтә, шуны тыңлагыз», – ди ул...
Калганы вакыт эше була. Хәрби комиссариаттан: «Улыгыз янында хезмәт итү мөмкинлеге бар», дигән хәбәр килә. Зинурны озаткач, Гөлсинәгә: «Нигә ризалаштың, нигә җибәрдең?» – дип әйтүчеләр була. «Әгәр улыгыз анда булса, ирегез барам дисә, юк, дип әйтә алыр идегезме икән? Ул бит анда улыма терәк булырга бара!» – ди.
Зинуры китәр алдыннан күршедә яшәүче 82 яшьлек Минзифа әби аңа юл сәдакасы кертә. «Карале, иреңнең күзләрендәге сөенечне!» – дип аптырый ул. «И-и, җиңгәчәй, алар бит тиздән Илнурым белән күрешәләр. Анда файдам тиярлек булса, үзем дә китәр идем әле», – дип, аны тагын да шаккаттыра Гөлсинә.
Саубуллашканда еламаска дип алдан ук сүз куешалар. Әмма машина кузгалганда күңел барыбер урыныннан куба...
– Әтисе барып җиткәндә Илнурым йөк төяргә Волноваха шәһәре-нә киткән иде. Шул көннәрдә Кур-скига бәреп керделәр. Һәм безнең
(! – Г. С.) 155 нче бригаданы да Курскига күчерделәр. Зинурым да туп-туры шунда барды. Килүгә аңа өр-яңа машина бирделәр. Әтиебезне улымның хезмәттәшләре каршы алды, барысы да аңа шундук «батя» дип дәшә башлады. Яңа гына алт-мышы тулды менә, ул аларның барысына да әти урынына инде анда. Куанып шалтыратты: «Һәммәсе дә Илнурыбызны мактый монда», – ди... Улыбыз белән бер атнадан соң гына очраштылар. 10 яшьлек бер малай килеп йөри алар янына. Бабасы балык тота да, әбиләре уха пешереп, оныкларын егетләр янына җибәрә. Шул бала безнекеләрнең очрашуын видеога төшереп торган. Үзем дә шунда булгандай тоелды...
Зинуры майның 13 е көнне китә, ә 17 июльдә инде шушы юлга олы уллары Динар кузгала. Ул да башта ук: «Китәм, әмма мин дә әти белән Илнур янына барырга телим», – ди. Рөхсәт бирәләр. Килене белән алданрак: «Ике йортка бер ир-ат калды, җибәрмик», – дип тә сөйләшкән булалар булуын. Әнисенең фатыйхасыннан башка улы ничек китсен – ризалыгын бирә Гөлсинә.
155 нче бригада Киев янында, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Мариупольдә барган бәрелешләрдә, Угледар янындагы оборонаны өзүдә катнаша. Президент Владимир Путин «турыдан-туры элемтә» үткәргәндә, артында шушы легендар бригада бүләк иткән сугышчан байрак копиясе эленеп тора.
Бу бригада тарихында бер гаиләдән өч кеше булган очрак тагын бармы икән, тәгаен белмим. Ата һәм аның ике улы өчесе дә материаль тәэмин итү ротасында хезмәт итә: Урал машиналарында йөриләр – йөк ташыйлар. Алар, әлбәттә, бер-берсенә шундый зур терәк анда! Кайсысының машинасы ватылса да, бергә ремонтлыйлар. Илнурның: «Әти, бар ял ит, синең өчен КППда үзем дежур торам», – дигән чаклары да булган. Алай гынамы, ялга кайтырга чираты җиткәч тә, үзе урынына әтисен җибәргән. Беренчедән, әтисенең юбилее; икенчедән, әни-ләре сагынгандыр. Туган көнгә бүләкнең менә шундые да була икән... Динарны бу якка командировкага юллаганнар: көтмәгәндә әнисен, хатыны Рамилә белән улы Рамзанны сөендереп, берничә кич кунып киткән. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Илнур IV дәрәҗә Георгиевский крест дәүләт бүләгенә лаек булган, «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Хәбәрләрнең йөрәкне кысып-кысып ала торганнары да бар. Беркөнне Илнурның машинасы өстенә дрон килеп төшә. Ярый үзе сикереп кала, бәрелеп, теше генә сына. Шул көнне Гөлсинәгә Зинуры шалтырата: «Мин аңардан ерак түгел идем. Дронның улыбыз машинасы өстенә төшүен дә күреп тордым. Илнурыбыз харап булды дип уйладым. Йөгереп барсам, ул машинасына капкан утны сүндереп ята... Аның исән икәнен күргәч, ничек шатланганымны белсәң икән?!» – ди.
– Иң хәерле җиңеллек авырлыктан соң килә. Сабыр итсәң килә... Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләгез, дим аларга. Үзем дә барысын да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә тапшырам. Шуңа да алар өчен кайгырып еламыйм, сагынып кына елыйм... Иртән күземне ачуга, өчесенең берәрсе язмаганмы икән, дип, башта телефонны карыйм. Язмасалар да борчылмаска тырышам, димәк, вакытлары юк яки алар хәзер элемтә булмаган җирдә, дим. Илнур кайчак: «Әнием, минем белән берәр нәрсә булса, кайгырма, яме. Бу бит Аллаһы Тәгаләдән», – ди. Сез дә минем өчен борчылмагыз, дим аларга. Зинурым гел: «Үзеңне сакла, син миңа исән-сау килеш кирәк», – ди. Юк, еламыйм, сабыр гына көтәм...
Бу юлы да көтүнең азагы сагынып кавышу булсын дип телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк