– Йөрмичә тотып кына урлады ул мине... Читтән күзәтеп кенә йөргән. Мине озата кайткан егетләрдән дә сораштырган. Алдан белмәдем дә. Клубта берьюлы берничә егет килеп ябышкач, аңладым инде... Әле мин яшь, очрашып та йөрмәдек бит дип уйлаганымны хәтерлим... Әти-әнигә хәбәр килеп ирешкәч, әти алырга барырга уйлаган. Сөешеп йөрмәгәч, яши алмас дип борчылгандыр инде. Әби чыгармаган... Аның үзен дә шулай урлап алып кайтканнар.
Мөршидә апа сөйләгән бу тарихны тыңлап утырып, мин сүзсез калдым. Диванда тезелеп утырган гаиләсен – балаларын, оныкларын күзәтәм. Алар бар да елмая. Иң кызыгы алда булды әле...