Бермәлне ишектә бер егет башы күренеп алды. Ольгага: «Синең янга бер егет килгән, бар чык», – дим. Чыгып китте. Егет исә: «Әнә теге кыз миңа су алып чыксын әле», – дигән. Чыгардым инде. Тагын сорый – тагын чыгардым. Шулай итеп, егет дигәнең җиде стакан су эчте. Ә ул исә миңа бер күрүдә гашыйк булып, бөтен яктан сынарга уйлаган: эчәсе килмәсә дә су сораган икән.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты |
(Ютазы районында Кече Урыссу авылында яшәүче Солтановлар гаиләсе)
Юллар, юллар... Бормалы юллар безне Ютазы районына алып бара. Өч-дүрт көн тоташ яңгырдан соң, иртүк күк йөзен балкытып, бар дөньяны нурга күмеп кояш чыкты. Матур көнне юлга кузгалу аеруча рәхәт. Сәфәргә кузгалуның сәбәбе дә матур бит. Искиткеч гүзәл табигатьле Кече Урыссу авылында бер түбә астында өч буын вәкиле гомер итүче Солтановлар гаиләсенә барабыз. Үрнәк гаиләгә. Татар гаиләсенә.
«Су эчеп үзенеке итте»
– Мин үзем Баулы районы «Баулы» совхозы – хәзерге Новозаречинск – авылыннан, – дип башлады сүзен җор телле Кәшифә апа. – 1976 елны 10 классны тәмамлап, иптәш кызым белән Чаллыга, «Камаз» заводына эшкә киттек. Ул вакытта завод шау-гөр килеп тора иде. Яшьләр күп, эш гөрләп бара. Безнең яшь чак, көч һәм энергия ташып тора, эшлисе килеп, эшкә бәйрәмгә барган кебек барабыз. Шулай бервакыт тулай торакка Ольга исемле иптәш кызым янына кунакка килдем. Мәш килеп пилмән ясап утырабыз. Бермәлне ишектә бер егет башы күренеп алды. Ольгага: «Синең янга бер егет килгән, бар чык», – дим. Чыгып китте. Егет исә: «Әнә теге кыз миңа су алып чыксын әле», – дигән. Чыгардым инде. Тагын сорый – тагын чыгардым. Шулай итеп, егет дигәнең җиде стакан су эчте. Ә ул исә миңа бер күрүдә гашыйк булып, бөтен яктан сынарга уйлаган: эчәсе килмәсә дә су сораган икән.
Кәшифә апа: «Чаллыда яшәгәндә күршеләр дә, хезмәттәшләр дә руслар иде. Шуңа күрә аралашу гел русча булды. И-и-и, сагына идем туган телемне. Дөрес, өйдә дә, балалар белән дә һәрчак татарча аралаштык. Монда күченеп кайткач инде рәхәткә чыктык: кайда да үзебезчә сөйләшәбез. Авылның иң зур рәхәте шунда бит...»
– Булды, бу кыз минеке, дип катгый фикергә килдем , – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Рамил абый. – Җиденче стаканны эчеп бетергәч: «Үзең торган тулай торак адресын тиз генә әйт», – дип тимерне кызуында суктым. Әйтте! Икенче көнне үк янына бардым. Әнә шулай аралаша башладык. Бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Бер-бер артлы ике улыбыз туды. Заводта эшләүне дәвам иттек. Тормыш үз җае белән акрын гына барды. Тик күңел авылны сагынды, авылга тартылды.
– Әти дә: «Кызым, кайтыгыз авылга! Нишләп ятасыз шул шәһәрдә?» – дип гел әйтә иде. Күченер өчен авыл эзли башладык. Рамил – Мөслим районыннан, мин – Баулы ягыннан. Тик нишләптер ике район уртасында яшисе иттек. 1998 елда бер таныш ир-ат киңәше белән Ютазы районының Кече Урыссу авылына килеп урнаштык. Халыкта аны 8 Март авылы дип тә йөртәләр. Башта бер бәләкәй генә йорт алдык. Бу авыл безне җылы кабул итте. Табигате генә түгел, кешеләре дә бик матур иде. Фермага эшкә урнаштык. Рәхәтләнеп, авыз тутырып туган телебездә аралашырга, сөйләшергә җай чыгуга сөендек. Кызганычка каршы, Чаллыда яшәгәндә күршеләр дә, хезмәттәшләр дә руслар иде. Шуңа күрә аралашу гел русча булды. И-и-и, сагына идем туган телемне. Дөрес, өйдә дә, балалар белән дә һәрчак татарча аралаштык. Монда күченеп кайткач инде рәхәткә чыктык: кайда да үзебезчә сөйләшәбез. Рус мәктәбен тәмамлагач, балаларга башта авыррак булды. Хәзер телләре шомарды. Ничек кенә булса да, һәркемгә үз туган теле якын, кадерле шул, – дип, гаилә тарихын барлауны дәвам итте Кәшифә апа.
40 елдан артык бергә гомер кичерүче Рамил абый белән Кәшифә апа уллары Рәвис гаиләсе белән бергә яшиләр. Ашлары да, эшләре дә уртак. Зур гаилә булып, бердәмлектә һәм берлектә гомер кичерәләр. Егерме ел элек килен булып төшкән Айгөл ханым аларга үз кызларыдай якын һәм кадерле.
«Очраша башлавыбызга кайнанам сәбәпче»
– Мин Бәйрәкәдә туып-үстем. Әни мине яшьли тапкан. Миңа алты яшь тулгач, әбигә калдырып, Әзербайҗан якларына китеп төпләнгән. Әби бик тыйнак, сабыр кеше. Без бик гади яшәдек. Булганына шөкер иттек, – дип сөйли Айгөл ханым. – Азмы-күпме файдам тисен дип, укыганда ук авыл китапханәсе идәнен юдым. 11 сыйныфны тәмамлагач, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең китаханә эшчәнлеге бүлегенә укырга киттем. Шушы Кече Урыссу авылына эшкә җибәрделәр. Мәсүрә исемле ялгыз әбидә яши башладым. «Китапханәгә яшь кыз эшкә килгән», – дигән хәбәр бик тиз таралган. Булачак кайнанам Рәвискә: «Бар, йоклап йөрмә, таныш», – дип китапханәгә җибәргән. Рәвиснең дә яңа гына укып бетереп авылга кайткан чагы. Кырда комбайнер ярдәмчесе булып эшләгән мәле. Бер көнне, эштән кайтышлый, өстен дә алыштырмыйча, китапханәгә килеп керде. Таныштык. Оялып кына аралаша башладык.
– Безнең мәхәббәт тарихы бер күрүдә гашыйк булудан башланмады. Әкренләп-әкренләп, ипи әвәләгән кебек, төптән уйлап гаилә кордык. Ел ярым очрашып йөргәннән соң гына өйләнештек. Бер-бер артлы дүрт балабыз туды. Зур кызыбыз Зәлинәнең тууы кызык итеп сөйли торган вакыйга булып истә калды, - дип елмаеп, Айгөленә карап куйды Рәвис.
Алар бергәләп көлеп алдылар.
– Тулгагым башлангач, Рәвискә «Әйдә, бала тудыру йортына киттек», – дим. Ул вакытта машинабыз юк. Рәвис велосипедта барырга булды. Миңа «Утыр!» – ди. «Тау кадәр корсагым белән ничек утырыйм?» – дим. Шуннан ул велосипедта, мин янәшәсендә җәяү киттек. Әле ярый барып өлгердек! Менә шулай гаилә корып, яши башлаганыбызга 20 елдан артык вакыт үтеп тә китте. Инде балалар үсеп бетте. Олы кызыбыз Казанда университетта укый. Хыялы һәм максаты – татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу. Кечкенәдән туган телебезне бик ярата. Төрле Халыкара һәм республикакүләм бәйге, олимпиадаларда катнаша, призлы урыннар ала. Икенче кызыбыз Рәлия тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Чаллыга укырга керде. Улыбыз Искәндәр мәктәптә дүртенче сыйныфта укый. Спорт белән шөгыльләнә. Әтисенә мал-туар караша, төп ярдәмчебез булып үсеп килә. Төпчегебез Индира балалар бакчасына йөри. Җыр-моңга гашыйк бала. Бик шук һәм шул ук вакытта назлы. Өйдә ике әби, бабай, әти-әни, абыйсы мәхәббәтендә, рәхәт балачакта яши. Индира – безнең гаиләнең кояшы. Аңа шулкадәр күп мәхәббәт, наз, сөю бирелә. Безне бәйләп торучы җеп ул. Кечкенә бала булган йортта гайбәт тә булмас, дигән борынгылар. Бу чыннан да шулай. Безнең тормышыбыз эш һәм балалар тәрбияләүдән генә тора.
Кечкенәдән әби белән генә үскән Айгөл зур гаиләле булырмын дип хыялланмаган да. Әбисе аның өчен әни дә, әти дә, әби дә, бабай да була. Калдырып киткән әнисенә беркайчан да ачу да, үпкә дә сакламаган. Ничек бар шулай кабул иткән. Ә бәлки янында бөтен күңел җылысын биреп, бик яратып үстергән әбисе булганга үзен беркайчан да ятим итеп хис итмәгәнмендер Айгөл. Үзен һәрчак бәхетле санаган! Рәвискә кияүгә чыгып, килен булып төшкәч, бәхете тагын да арта: әниле дә, әтиле дә була. Рамил абый белән Кәшифә апа үз кызлары булмагангамы, Айгөлне беренче күрүдә үк якын итәләр. «Безнең әни бик кешелекле, миһербанлы, йомшак, тыныч кеше. Артык бәргәләнмәскә, сабыр итәргә аңардан өйрәнәм. Ул ничектер бар нәрсәне дә җиңел генә уздыра белә. Юмор хисле, тормышны ярата торган кеше ул. Әти бик гадел, тырыш, эшчән», – дип, кайнанасы белән кайнатасы турында яратып сөйли килен. Ә дүрт ел элек төпчек кызлары тугач, Айгөлнең әбисен үз яннарына алып кайталар. Олы яшьтә булуына карамастан, үз аягында йөри, үз зиһене белән яши. Балаларны тәрбияләргә ярдәм итә быел туксан яшен тутырган Сәрия әби. Кодагыйларын һәм киявен мактап туя алмый ул.
– Кода-кодагыем әйбәт кешеләр, киявем акыллы. Тату гаилә булып яшибез. Кайвакыт, мин аларга бөтенләй чит кеше бит инде, дип уйлап куям. Алар карамагында, оҗмахта яшим бит. Аллага шөкер, бик рәхәт! Аллаһыма мең шөкер, Айгөлемнең бәхете түгәрәк. Ирдән дә, кайнана-кайнатадан да уңды. Үз кызларыдай якын итәләр. «Хатын-кызның бәхете – ирдән», диләр. Бу чыннан да шулай! Кечкенәдән ата-ана назыннан мәһрүм булып үссә дә, бүгенге тормышы яхшы. Үз көчләре белән тырышып, мул тормышта яшиләр, – дип Айгөленең бәхете өчен сөенеп туя алмый ул. Һәр иртә теләгән теләкләре тиккә булмаган шул.
Тырышкан булдырыр
Гаилә – кечкенә бер дәүләт. Солтановлар гаиләсе үз дәүләтләрен булдырып көн күрәләр. Ризаэддин Фәхретдин: «Кошлар канатлары белән очса, кешеләр тырышлык, үҗәтлек белән очала», – дигән. Әйе, бу гаилә моңа ачык мисал. Рәвис әти-әнисе, хатыны белән киңәшләшеп сөт җитештерү белән шөгыльләнә башлый. Күпләп маллар асрыйлар, шәхси хуҗалыкларын булдырганнар.
– Заводта электрик булып эшләдем. Анда эш беткәч, үз эшемне башларга булдым. Чаллыдан күченеп кайткач, бакчада теплицалар урнаштырырга теләдем. Әмма төрле сәбәпләр аркасында тукталып калдым. Яңадан сөт продукциясен җитештерү эшенә тотындым. Якыннарым да хуплап алды. Башкортостаннан токымлы биш сыер алып кайттым. Эшне башлап җибәрдек. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, әкренләп уңай нәтиҗәләргә ирешәбез. Хәзер менә яңа зур ферма бинасы төзедек. Маллар санын тагын да арттырып, сөт продукциясе җитештерү күләмен тагын да арттырырга иде исәп. Әти-әни ярдәм итә, Айгөл һәрчак төпле киңәше белән янәшәмдә. Бергә һәм бердәм булганда гына, бу тормышта алга барырга мөмкиндер ул, – дип планнары белән бүлеште Рәвис.
Милләтнең киләчәге гаиләләрнең тату булуына бәйләнгән. Ә ир белән хатын бер-берсенә карата хөрмәттә яшәгәндә генә гаилә нык була. Солтановлар гаиләсендә нәкъ менә шулай. Гаилә башлыгы Рамил абый: «Бездә һәркемнең үз урыны. Бер-беребезгә яраклашып, ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшибез», – ди. Соңгы елларда авыллар бетә, яшьләр калага күчә дигән сүзләрне еш ишетәбез. Әмма Солтановлар гаиләсе, киресенчә, каладан авылга күченеп, үз тормышларыннан бик канәгать булучылар сафында. «Шәһәрдә миңа кысан. Һава җитми. Анда тусам, шунда үссәм дә, мин үземне авыл егете дип саныйм. Монда тормыш башка төрле. Авылда кешеләр үзгә. Шәһәр кешесеннән аерылып торалар. Һич кенә дә авылдан китәсем килми. Әле ярый күченеп кайтканбыз. Мин нәкъ менә монда бәхетле!» – дип, әңгәмәне җөпләп куйды Рәвис.
Әйе, дөньяда яши белү – зур һөнәр. Гүзәл табигатьле Кече Урыссу авылында бер түбә астында яшәүче Солтановлар гаиләсе яши белеп яши. Куйган максатларына үз көчләре белән тырышып ирешәләр. Булганына шөкер итеп, бергәләп алга таба атлыйлар.
Фото, видео: Зилә Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк