Нурлат районы Кәкре Атау авылында Галаветдиновлар яшәгән өйгә килеп кергәч, әллә соң музейга эләктекме дип, бер мәл аптырап каласың. Һәр җирдә чигүле бизәкләр, япмалар, киндер сөлгеләр, намазлыклар һәм чигеп ясалган тармаклы шәҗәрәләр... Ә түрдә, әнә, Ак әби белән Ак бабай утыра! Әйтерсең лә, бу гаиләнең нәсел язмышы күкләр түрендә чигүле җепләр белән укалап язылган.