Логотип
Татар гаиләсе

Хатирәләр нигезе

– Бу йорт белән бәйле иң җылы хатирәңне искә төшерә аласыңмы? – Ә ул онытылмый... Бөтен кеше кайта иде дә, без бергәләп идәндә йоклый идек... – Алинә елап җибәрә. Минем дә, фотографыбыз Аняның да күзләре яшьләнә. Андый йорт барыбызда да бар. Әбекәй йорты! Балачак йорты! Ә без барыбыз да балачактан.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Тәтеш районы Келәш авылында яшәүче Йосыповлар гаиләсе)

– Бу йорт белән бәйле иң җылы хатирәңне искә төшерә аласыңмы?

– Ә ул онытылмый... Бөтен кеше кайта иде дә, без бергәләп идәндә йоклый идек... – Алинә елап җибәрә. Минем дә, фотографыбыз Аняның да күзләре яшьләнә. Андый йорт барыбызда да бар. Әбекәй йорты! Балачак йорты! Ә без барыбыз да балачактан. Шул чакларын, кечкенә йортны, әби-бабайларын онытмаганнар буш була алмый, алар тормышта үз юлын тапмый калмый һәм һәрвакыт әйләнеп кайтып, балачак йортының ишеген ача... Нигез сакланса...

Алинә
Алинә ул яктан бик бәхетле. Әбисе Равиянең нигезе, йорты саклана. Ул йортта әбисенең рухы, тормыш мәгънәсе дә шул килеш. Өй янындагы музейда әбисе үз куллары белән җыйган экспонатларны урыннан күчереп куярга да беркем җөрьәт итми – хатирәләргә орынырга ярамый.

Тәтеш районыннан Алинә Йосыпова белән Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты уздырган «Минем шәҗәрәм» бәйгесендә таныштык. Яшь кенә ханымның тамырлары белән шуның кадәр нык кызыксынуына сокланган идем. Үзенекен генә түгел, иренең дә шәҗәрәсен төзегән. Анысы кызлары өчен. Татарда нәсел ата ягыннан санала. «Сез безнең авылга килегез. Андагы бай мирасны күреп шаккатырсыз», ؘ– диде ул. Җәй инде көзгә авышса да, челлә китмәгән бер көндә Келәш авылына юл тоттык. Авыл башта кечкенә, иске генә кебек күренде, әмма анда чынлап та бай мираслы халык һәм буыннар тарихы яши икән. Равия әбинең ишегалды уртасында – сый-нигъмәттән сыгылып торган озын өстәл. Бер читтә казанда пылау пешә. Ишегалдының бер почмагында күләгәдәрәк ак яулыклы әбиләр тезелешеп утырган. Әнә, бер әбинең кулында гармун. Алар җырлый. Ә түбәтәй кигән агайлар ирләрчә дөнья хәлләрен сөйләшеп утыра. Юк, гади ишегалды түгел бу. Һәр почмагында тарих ләбаса! Менә келәт стенасы тулы шәҗәрәләр беркетелгән, өстәлдә бик күп китаплар, абзар буенда – борыңгы эш кораллары. Ниндиләре генә юк! Алинә әбисенең нигезен музейга әйләндергән икән бит. Тамырларын югалтмаган гаилә бөтен авылны туган итеп яши. Ишегалды тулы кешеләрнең һәрберсен туганлык җепләре тоташтыра.

Алинәнең әти-әнисе шушы авылдан. Равия апа – әнисенең әнисе, дәү әнисе. Кечкенә чакта җәйләрне шушы йортта уздырган кыз. Шуңа да бик кадерле бу нигез. Үткәннәрне күз яшьләрсез искә төшерә алмый Алинә. Ул яшьләргә сагыну да, бәхет тә сыйгандыр, мөгаен.

– Бу кечкенә өйгә ничек сыеп беттек икән, хәзер һич аңлый алмыйм. Өйнең алгы ягында егерме квадрат метрлы бүлмәдә егермешәр кеше йоклый идек. Әле бит монда шкаф тора иде, монда сервант, монда әби караваты, монда «элиталар караваты». Әйе, мендәрләр кабартып өелеп куелган ул урынга әби кадерле кунакларны гына яткыра иде. Безгә яту түгел, анда утырырга да ярамады. Әле дә хәтерлим, 11 яшемдә температурам күтәрелде. Әби мине шул караватка яткырды. Шәфкать туташын чакырдылар, минем температураны төшерергә тырышалар. Ә минем аларда эшем юк, бар уем: мин бит «элиталар караваты»нда ятам! Аптыраганмындыр да, горурланганмындыр да, мөгаен. Шуннан соң 23 яшемә кадәр температура күтәрелгәне булмады. Бу як стенада бабайның туннары эленеп тора иде. Ә ул бит миңа ике яшь вакытта үлгән булган. Күрәсең, әби аларны кадерләп саклаган. Әле монда мич бар иде. Кунаклар килгәндә комачауламас өчен шунда менеп утыра идек. Әби безне чисталыкка, пөхтәлеккә, эш сөяргә өйрәтте. Әле идән юасы, (Такта ярыклары чыланырга тиеш. Моны әби махсус карап тора иде!) әле бәрәңге кәтмәнлисе, әле кара мунча ягасы, аны юып чыгарып, анда ап-ак сөлгеләр эләсе...

Алинә әнә шулай итеп сөйләде дә сөйләде. Аны туктатырга беркем базмады, чөнки барыбыз да балачагыбызга кайтып киттек. Әби-бабайлы балачагыбызга! Бу безнең мирасның бер бай өлеше шул!

Равия апа әби генә түгел, тарихчы да булган. Үзенең тамырлары, авыл тарихы белән бик кызыксынган. 1985 елдан бирле авылларында музей эшләп килүгә карамастан, үз музеен булдырырга ниятләгән. Авыл буйлап тарих өчен кыйммәте зур булган экспонатлар җыйган. «Ул вакытта аның хезмәтен бәяли белмәгәнбез, – дип үкенә хәзер Алинә. – Мәгълүматны кабул итү өчен аңның билгеле бер дәрәҗәгә үсүе кирәктер шул. Авыл, авылдагы кешеләр тарихы турында китап чыгарырга йөри башлагач та: «Сиңа нигә соң ул?» – дия идек. Ә хәзер шул китапларны кабат-кабат укыйбыз, укыган саен үзебезгә яңалык ачабыз». «Без аңа һаман чүп-чар җыйма инде дип әйтә идек», – дип сүзгә кушыла Алинәнең әнисе Рузалия апа. 2012 елда Равия апа Садретдинова шәхси музеен ача. Бинасы да тарихи. Ул үзенең 1918 нче елда ук бабасы корган, үзе туып үскән туган йортын шушы нигезгә күчереп салдыра. Кечкенә генә, әмма бай йорт ул. Бу музейдан кеше өзелми. Хәтта федераль каналлардан килеп иҗади төркемнәр төшереп киткән. Хәзер инде бу мирас белән бик горурланалар. «Кайберәүләрнең әби-бабай нигезе түгел, ата-ана йорты да ябык, ә безнең әбинең нигезе саклана, хәтта музее да бар», – ди Алинә. Равия апа киләсе буынга чылбырларын ныгытып бәйләгән, оныкларының күңеленә оеткы салып киткән. Алинә юкка гына шәҗәрәләр белән кызыксынмый. «Без үскәндә шәҗәрәбез юк иде, әмма әти агач рәсеме ясый-ясый миңа бабаларымның кем булуы турында сөйли иде. «Җиде буын бабаларыгызны белергә тиешсез», – дип үстерде безне. Хәзер кызларым Зәринә белән Сәминәне шулай үстерәм. Аларга бик кызык. «Бабаларыбыз турында сорасалар, лаеклы җавап бирергә тиешбез», – диләр. Шуңа да ирем Илфатның җиде буын бабаларын эзлим. Аларның бит исемнәрен генә түгел, нинди тормыш алып баруларын да белергә кирәк. Шунда гына барысын да күз алдыңа китерә аласың, кем булуыңны чын-чынлап аңлыйсың. Әти кебек...

Дамир
Авылга килеп җиткәч, урам буйлап кирәкле өй эзләп йөргәндә, асты кирпичтән, өсте агачтан салынган зур иске йортлар күреп: «Менә ичмасам тарих!» – дип тел шартлаткан идек. Бу тарих белән Алинәнең әтисе Дамир абый бәйле булды. Ул өйләр – аның бабасының туганнарыныкы икән. Бик бай нәсел булган алар. Төркиядән товар ташыганнар. Әмма совет чорында кулак дип Себергә сөргәннәр үзләрен. Араларыннан Дамир абыйның бабасы гына авылда калган. Ул колхозга тимерче булып кергән. Күп еллар үткәч, Магнитогорскидан тамырларын эзләп, куылган бабайларның оныклары кайта. Эшчән агайлар Себердә дә югалып калмый: тырышып, үз нигезләрен булдыра. Башкача яши белми алар. «1860 елда салынган бу иске өйләр безгә бик кадерле. Безнең тарих ул», – ди Алинә. Туганнары белән бар йортларны рәсмиләштереп, төзекләндереп, мәдәни үзәк ясау турында хыялланалар.

«Без – чын татарлар. Ул инде безнең яшәү рәвеше. Әби-бабайны белергә, ата-ана тәрбиясендә үсәргә, ярыйны ярамыйдан аерырырга тиеш ул бала. Аңа тәрбия бары гаиләдән бирелә. Тел дә гаиләдән күчә...»

«Тарих белән кечкенәдән кызыксынам, мәктәптә укыганда тарих дәресләрен көтеп ала идем, – ди Дамир абый. – Тарих – без үзебез ул. Аны без ясыйбыз. Әле менә авыл егетләре көче белән авыл уртасына «ГАЗ-51» машинасына һәйкәл куйдык. Иске машина сатып алып, аны тәртипкә китердек. Истәлек булсын дидек. Үткән белән бүгенгене шулай булса да бәйләргә тырыштык. «ГАЗ-51» – безнең балачак ул. Кечкенә чакта шул машина арбасына төялеп сабантуйга бара идек. Иртәнге 4 тән торып, менеп утыра идек бит. Имеш, безне машина ташлап китә. Әти-әниләр балачагының бер кыйпылчыгын балалар да белсен дидек. Әле менә Бөек Ватан сугышында илне яклап һәлак булган һәм, җиңү яулап, әйләнеп кайтучылар истәлегенә мемориал комплекс яңартыла. Хәзерге буын белсен бу авылда кемнәр яшәгәнен. Билгеле, тарих белән генә авыл яшәми. Кулдан килгәнчә, ярдәм итәбез. Әтиләр: «Хәлле кеше әбәт вакытында бер фәкыйрьне алып кереп ашатса, зур савап булыр», – дип әйтәләр иде. Хәзер инде андый ярлылар юк. Шуңа авылга ярдәм итәргә тырышабыз. Авылның киләчәге булсын, истәлек калсын дибез. Бездән соң якты эз калырга тиеш».

Гаиләсе өчен ныклы терәк Дамир абый. Чын аталарча кайгыртучан, әмма үзенең кагыйдәләре белән. Абруйлы ата! Абруйлы булмаса, ВДВ көне гаилә бәйрәменә әйләнер иде микән?! Армиядә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән ул. Августның икенче көне бу гаиләдә изге бәйрәм. «Кичтән үк беретларны, майкаларны әзерләп, киеп карап, флагларны юып-үтүкләп әзерләп куябыз, – дип көлә Рузалия апа. – Иртән үк уянабыз да ике машинага төялеп чыгып китәбез. Бәйрәм итәргә йә Казанга, йә Ульянга барабыз. Быел Ижауга бардык. Хәрбия частьлардагы бу көнгә багышланган өйрәтүләрне, парадларны карыйбыз, кыр кухнясында карабодай боткасы ашыйбыз. Оныклар күрсеннәр: безне саклаучылар бар. Көчле илдә яшибез. Патриотик тәрбия җитми хәзерге буынга. Көне буе йөреп кайткач, кичен шашлык пешерәбез. Бу көнне бездә беркем эшләми. Һәр елны төрле төбәкләрдәге хезмәттәшләр белән очрашалар. Быел Ижау шәһәрендә кырык биш хезмәттәш җыелды».

Җәйләрен өйгә кайтып керми эшли Дамир абый. Транспорт белән хезмәт күрсәтү буенча үз бригадасы бар. Кышын ял итәләр. Ел саен парлап бер герой-шәһәргә чыгып китәләр. «Гомерем булса, Россиянең бар герой-шәһәрен йөреп кайтачакбыз. Тарих бит ул! Балаларыма, оныкларыма кайтып сөйләү үзе ни тора?!» – ди ул. Зәринә белән Сәминә бик яраталар бабаларын. Ял җитсә, хәзер Тәтештән кайтып җитәләр, ул эштән кайтмыйча ашарга утырмыйлар. Бабайга хөрмәт бик зур бу гаиләдә. Ә моны балаларында, оныкларында йортның хуҗабикәсе Рузалия апа тәрбияләгән.

Рузалия
– Без менә шушы йортта биш бала үстек. Әни тырыш иде. Чиләк белән камыр куеп, ике көнгә бер кабартма, бәлеш-пирогын пешерә иде. Бу – икмәкле йорт. Дүрт почмаклы йортта биш бала, җитмәсә, олы юл булганга юлчылар кереп куна. Мәктәптә укыганда дәресләр арасында, сыйныфташлар белән кайтып, ашап китә идек әле. Күз алдыгызга китерегез: бер көтү бала! «Сез үзегез дә күп идегез бит, нишләп без дә иярдек микән, хәзер оят», – диләр. Әйтәм бит, нигезе шундый. Чоланда күтәрә алмастай ястыклар өелеп тора иде. Шуларны өйгә ташып, урын җәя идек. Безнең авыл алдынгы карашлы. 70 нче елларда ук су колонкалары куелган, җирле радио эшләп тора иде.Үземне белгәндә үк өйләрдә җылылык батареялары бар иде, 80 нче елларда өйгә су, 90 нчы елларда газ керде. Әни бөтен уңайлыклары булган йортта гомер итте. Без бит миллионер колхоз идек! Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Дамир белән сөйләшеп йөри башладык. Шуннан аерылышмадык инде. Ул армиядән кайткач, өйләнештек. Мин Ульянда эшли идем, ул да миңа ияреп авылдан чыгып китте. Ике ел буе икебез ике подъездда яшәдек. Заманы шундый иде бит. Берсендә кызлар гына яши, икенчесендә – егетләр. Күбесе өйләнешкән. Бер-беребезгә кунакка йөрдек шулай. Хәләл ирең белән кунар өчен гариза яза идек. Моны хәзер яшьләр күз алдына да китерә алмый. Шулай итеп, Алинәбез туды. Аңа 11 ай булганда, «малосемейка»дан бүлмә бирделәр. Ульянда 12 ел яшәдек. Дамир милициядә, мин авиатөзелеш заводында эшләдем. Үзгәреш җилләре исә башлагач, туган авылга кайтып төпләндек. Яңа нигезебезгә нур өстәп ике апасы янына Аринаны алып кайттык. Үз кибетебезне ачтык әле берара. Хәзер инде мин хуҗабикә ролен башкарам, гаиләбезнең җылысын саклап, бихисап туган-дусларны берләштереп яшәп ятабыз. Дамир шәхси эшмәкәр, үз бригадасы бар. Өйләнешкәнебезгә 34 ел булды. Без гел бергә. Шатлык та, кайгы да – уртак, сүздә генә дә түгел бу... Ике ел элек кызыбыз, җырчы сандугачыбыз Алсуыбызны җирләдек. Әниләре булмагач ике бала ике якка аерылдылар. Ана белән ата өчен моннан да олы кайгы юк, – дип Рузалия апа сөйләвеннән туктый. Аңа сөйләргә авыр икәнен дә, күз яшьләренә буылганын да аңлыйбыз. Диванда гармунын кочаклап утырган Дамир абый хатынына ярдәмгә килә.

– Ир кеше кайгыны җиңелрәк күтәрә диләр, кемгә ничектер, ә миңа бик авыр булды. Ярый мин эшкә чыгып китәм дә, кеше арасында йөрим. Ә ул бит ул өйдә кала. «Бу хатын җүләрләнмәсә ярый», – дип уйлый идем. Шигырьләр чыгара башлады бит! Үземчә уйларыннан арындырырга тырышам. Машина-тракторга кирәкле детальне фотога төшереп җибәрәм дә, «Рузалия, менә шушыны алып кил әле», – дип шалтыратам. Ул китерә, кирәк булмаса да, күпме деталь, май ташыттым мин аңа. Өйдә көне буе нәрсә уйлап бетерергә кирәк?! Без Рузалия белән болай да гел бергә идек инде.

– Әйе, әз дигәндә Дамир миңа көненә ун тапкыр шалтырата, – ди бераз тынычланган Рузалия апа. – «Син нишлисең?» аның яраткан соравы. Шулай өйрәнгән инде – мин гел аның янында, өйдә булырга тиеш. Кызлар да: «Әни өйдә булмаса, әти өчен дөньяның яме бетә», – дип көләләр.

«Ныклы гаиләнең сере – бер-береңне күз карашыннан аңлауда. Ярату бармы? Бар, ничек булмасын инде! Яратмаган кеше белән яшәп булмыйдыр ул», – ди Дамир абый. «Ярату белән генә ир-атны җиңеп тә, көйләп тә була. Кызларга да шулай дим», – ди Рузалия апа, иренә хәйләкәр караш ташлап. Түгәрәк дөньялары китек булса да, яшәү ямен югалтмый алар. Кечкенә кызлары Арина Ульянда укый, Алинәләре гаиләсе белән Тәтештә яши. Ялларга кайтмый калганнары юк. Балалы тормыш – ямьле тормыш. Моны бар йөрәге белән аңлый алар.

Хатирә
Ишегалдында тезелеп утырган ак яулыклы әбиләрнең дә һәрберсе шушы нигез белән бәйле. Туганнар, кардәшләр, Равия апа янына килеп йөргән дуслары. Алар барысы да Равия апаны яратып, сагынып искә ала. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова Рузалия апаның ике туганы икән. «Бу нигез һәрвакыт үзенә тартып торды. Бәйрәмнәр, өмәләрдә Равия апа тары боткасы пешереп, бәрәңге тәгәрәтеп бар кешене сыйлый иде. Аның гына бәрәңгесе шундый тәмле була иде», – ди. Ә бу авылда бәйрәм итеп яши беләләр. Җыелышып, май уны, авыл җыены, урам, тау, чишмә бәйрәмнәре үткәрәләр. Моннан 28 ел элек авылда «Хатирә» хатын-кызлар вокаль ансамбле төзегәннәр. Тезелеп утырган ак әбиләрнең барысы да шунда җырлаган. Безне дә җырлый-җырлый каршы алды алар. «Җырларга әллә кайларга бардык, йөрмәгән җиребез калмады, рәхмәт Гөлчәчәккә», – диләр. «Башлап җибәргәндә, әбиләр түгел, апалар иде әле алар. Бик күңелле яшәдек», – ди Гөлчәчәк. 1942 нче елда драма түгәрәге булып эшли башлаган театрлары, 1992 нче елдан бирле халык театры исемен йөртә икән. Нотфуллиннар аның эшчәнлегендә актив катнашалар. Рузалия апа тормышта тыйнак булса да, сәхнәдә өздереп үз сүзен әйтә, диләр. Җырлы, гармунлы рольләрне Дамир абыйдан башкаларга ышанып тапшырмыйлар икән. Шәхси машиналарына артистларны утыртып гастрольләргә дә чыгып китәләр алар. «Бу күркәм пар бәйрәмнәрдә парлап бик матур итеп җырлый да әле», – диләр. Келәшлеләрнең һәрберсе диярлек шигырь яза икән. «Әнә, 94 яшьлек Сафиябану әби сүзен шигырь юлларына гына салып сөйли. Каш кизләвебезнең суы шундыйдыр инде», – диләр. Күбесенең китаплары да дөнья күргән. Авыллары белән талантлылар монда. Хатирәле авыл бу. Үткәннәрне онытмыйча алга карап яшәүчеләр. Бу авылда үскән балаларның тамырларын белергә омтылуы да шуннан киләдер. Югыйсә глобальләшү заманында Алинәнең тузанлы архивларда утыруын ничек аңлатасың. Әби янында, гореф-гадәтләрен күреп үскән, татарча яшәү канында булган балалар үткәнне оныта алмыйдыр ул. Хәтер-хатирәләр моңа юл куймас...

Фото, видео: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Горурланам авылыбыз белэн. Туганнарымны яратып, уз итеп яшим.. Алинэнен тырышлыгы, гаилэ жанлыгы, ботен эштэ дэ олгер булуы куандыра. БИК тэ кунелгэ утеп керерлек итеп язылган. Зур Рэхмэт. Ижатыгызда унышлар телим.

    Хәзер укыйлар