Логотип
Татар гаиләсе

Сакал бабай әманәте

Сакал бабай инде күптән араларында булмаса да, бу өйдә аның рухы яши. Ап-ак сакалын сыпыра-сыпыра, оныклары, оныкчыкларының балалары  белән горурланып, читтән генә карап тора кебек тоелды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Мамадыш районы Уразбахты авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе)

Сакал бабай инде күптән араларында булмаса да, бу өйдә аның рухы яши. Ап-ак сакалын сыпыра-сыпыра, оныклары, оныкчыкларының балалары  белән горурланып, читтән генә карап тора кебек тоелды. Искә алучылар калмаса гына кеше үлә, диләр. Хактыр. Ә бу өйдә Сакал бабайны еш искә алалар. Исеменә тап төшермичә, аның кебек зирәк булып, хәләл хезмәт белән, бер-берсен хөрмәт итеп, ә иң мөһиме: тугры булып яши беләләр. Без Мамадыш районы Уразбахты авылында Шакировлар гаиләсендә кунакта. 

 Түр якта әзерләнгән озын өстәл тирәли утырган өй тулы кеше каршы алды безне. Керүгә үк бер-берсе белән таныштыра башладылар. Өй хуҗасы Заһир абый, аның хатыны Гөлзирә апа. Балалары Сиринә белән Зөлфәт. Монысы Зөлфәт хатыны Миләүшә, улыы Азамат. Рәйдә белән Хәйдәр һәм Радик Сиринәнең гаиләсе. Бу өйдәге иң кадерле кунаклар Рәзифә апа белән Алма әби. Монысы Алмаз, бу малай Рәзифә апаның оныгы Илнур... Эх, әле кызлары Альбина гаиләсе кайта алмый калган... Алар барысы да ачыклар һәм барысы да сөйли. Әмма бер-берсен бервакытта да бүлдерми. Берсе сөйләгәндә, икенчесе аңа шуның кадәр хөрмәт һәм горурлык белән карап тора. Горурланмаслык түгел шул алар. 

Алма әби
«Битем алма кебек булганга шулай әйткәннәрдер», – ди Шәмсегөл әби. 94 яшендә ул.  Һәр сүзне шигырьгә салып сөйләвенә шаккаттык. «Көне буе шигырь чыгарып сөйләп утыра ала ул. Беркайда язмый. Барысы да хәтерендә саклана», – ди өйдәгеләр. «Алма апай, әйдә, әбигә багышланган шигыреңне сөйлә әле», – диләр. Әби шунда ук сөйләп җибәрә. «Әйдә, үзеңә багышлап язылганын!» Ул тагын сөйли. Никадәр генә сөйләсә дә, аны бүлдермиләр, киресенчә, сокланып карап утыралар. Бу өйдә Алма әби – иң кадерле кунак. Кечкенәләр өчен ул – яраткан әби. Үз әби-бабалары инде якты дөньядан киткән. Алма әби –  Гөлзирә апаның әнисенең апасы. Күрше авылда энесенең балалары тәрбиясендә яши. Уразбахтыга бик еш кунакка алып киләләр аны. Бар хөрмәтне күрсәтеп кунак итәргә тырышалар. Әмма берничә көн торуга, авылын сагынып шигырь чыгара башлый Алма әби. Бер дә җибәрәселәре килми. Яраталар аны бу өйдә. «Кечкенә чакта безне паром белән Чистайга алып төшә иде. Юл буе шигырь чыгарып сөйләп бара иде. Аның кебек дөньяларны яңгыратып көлгәннәр бик сирәк. Алма апайның көлүенә тирә-яктагылар бик соклана иде», – дип искә ала Сиринә. «Хәзер дүрт ел көлмим. Көләргә йөрәк кушмыйдыр инде. Аллаһы Тәгалә хәерле үлем бирсен дип кенә телим. Аллага шөкер, матур яшәдек. Күп йөрдем, йөрмәгән җирем калмады», – дип шөкер итә Алма әби. Өй түрендә әбиләрнең шөкер итеп утыруын дога укуга тиңлим мин. Тормышның матурлыгын күрә белергә менә шушындый әбиләрдән өйрәнәбездер, мөгаен. 

Тугрылык – мәхәббәт ул 
«Галия белән Заһир» җырын җырлаганда, Заһир абый белән Гөлзирә апа күзләрендәге чаткыларны күреп, ирексездән елмаеп куясың. 35 ел бергә яшәп тә шундый чаткылар сүнмәгән икән, бу инде гаиләнең ныклыгын, мәхәббәтнең зурлыгын күрсәтә. 

– Без – тугры җаннар, – дип сөйли Сиринә. – Мәхәббәт шулдыр инде ул. Мин аны Аллаһы бүләге дип уйлыйм. Без әни белән әти арасында низагны күрмәдек. Аларның бер-берсен яратуын гына тойдык. Бабай белән әби 62 ел бик матур яшәделәр. Бабай армия хезмәтеннән кайткан көнне кичке уенда әбине күргән. Өченче көнгә үзләренә алып та менгән. Бабай үләр көннәре якынлашканда да әбинең тезләренә башын куеп ята иде. Әби безне: «Барган җирегездә таш булып ятыгыз», – дип тәрбияләде. «Бер яр сайлыйсыз да тугры булып яшисез», – диделәр. Мәхәббәттә үскән бала мәхәббәт эзләп яши һәм таба ул аны. Күңелгә сеңә ул. Әни белән әтинең без, өч баласы да әнә шундыйлар. 

Гөлзирә апа институт тәмамлап Уразбахтыга укытырга килә. Бу авыл  күңеленә якын. Бабасының әнисе шушы авылдан булган. Әби: «Минем авылны барып күрегез», – дип әманәт итеп калдырган. Гөлзирә апага барып күрергә генә түгел, килен булып төшәргә язган бу авылга. Әле дә хәтерли: авылга килеп, эшкә, фатирга урнаша. Үз авылына кайтып килергә кирәк. Фатир хуҗасының кызы урамнан мотоцикл белән узып барган Заһир абыйны туктата. Аңа Гөлзирә апаны олы юлга чыгарырга куша. Менә шулай ике яшь йөрәк таныша. Әмма күрше авылга җиткәч, мотоцикл тәгәрмәче шартлый. Гөлзирә апа җәяүләп юлын дәвам итә. Заһир абыйга бу юлы кызны җибәрергә туры килсә дә, укытырга килгәч җибәрми инде. «Беренче тапкыр озатканда ук мин сиңа өйләнәм, диде. Өч ай йөрдек микән», – дип яшь кызлар кебек күз сирпеп куя ире ягына Гөлзирә апа. Ирләргә хас җитдилек, үзенең гаилә башлыгы буларак бәясен белгән Заһир абыйның сүзе кыска булды: «Минем кеше бу, дидем. Аллаһы Тәгалә белгерткәндер».

Гөлзирә Шакирова: «Балаларны, оныкларны безне ничек тәрбияләгәннәр, шулай тәрбиялибез. Яңачасын алар үзләре телефоннан бик әйбәт өйрәнә. Оныклар белән бары тик татарча гына сөйләшәбез. Авылда тел югала икән, ул инде бетәчәк.  Әби-бабай тәрбиясе  туган телгә нигезләнгән ул. Әбисе-бабасы булган балалар телгә мәхәббәт тә, иман нуры да керми калмый».

Гөлзирә апа 25 ел мәктәптә татар теле укыта. Кызганыч, оптимизация җилләре бу авылга да кагыла. Мәктәпне ябалар. Заһир абый гомере буе мал табибы булып эшли.  Матур яшиләр. 35 ел буе кайнана белән яши Гөлзирә апа. Әле төп йорт булгач Заһир абыйның туганнары кайта. Аларны үз туганнарыдай ярата килен. «Эх, менә Түбән Камадан Саимә апа белән Ренат җизни,  Чаллыдан Закир абый белән Хөсния апалар кайта алмады. Алар кайтса, бәйрәм инде безнең. Рәхәтләнеп эшен дә эшлибез, бәйрәм дә итәбез. Бәлешкә кадәр күмәкләшеп  пешерәбез. Шушы авылда яшәгән Рәзифәбез дә гел яныбызда. Ул минем туган сеңлем кебек. Без гел бергә аның белән.  Бу өйдә менә шушы өстәл ялларда җыелмый. Өй тулып идәндә тәгәрәшеп йоклыйбыз», – ди Гөлзирә апа. Заһир абый, кайткан һәр кешегә урын җитсен дип, өйләнүгә үк төп йорт янына тагын бер өй салып куя. Урын да йөрәк кебек киң булсын! «Бу –төп йорт! Башка сүз булырга тиеш түгел», – дип, монда да ирләр сүзен төгәл әйтте Заһир абый. 

«Матур тормышның бөтен сере бер-береңне аңлап яшәүдә. Без эштә булдык. Балаларны әти белән әни үстерде. Сакал бабай карашты. Әтинең әтисе ул. Безнең гаиләдә бик хөрмәтле кеше. Әле әнә өен дә һаман сүтмибез», – ди өй хуҗасы. Мәдрәсәдә укыган Даһизулла бабай бик дини була. Аның сандык төбеннән табылган Коръән китаплары, искечә язылган хатлары бик күп. Алар – кадерле ядкарь. Сиринә шуларны тәрҗемә итеп китап итеп чыгарырга тели. «Анда бик күп ачылмаган сер булырга тиеш», – ди ул. Совет чорында да намазын калдырмаган, ел саен корбан чалган. Шуңа да бу нигездә корбан чалу дини бәйрәм генә түгел, зур бер гаилә традициясе. Сакал бабай әманәте итеп кабул итәләр аны. Сакал бабай балаларны бик яраткан. Заһир абыйның гына түгел, Рәзифә апаның да балаларын караша ул. 87 яшендә үзеннән соң эз калдырып, якты дөнья белән саубуллаша. Иң мөһиме: балаларында, оныкларында тугрылык тәрбияли ул. Оныгының кызы Сиринә дә тиккә генә: «Без – тугры җаннар», – дип кабатламыйдыр. «Без барыбыз да бер тирә кешеләр. Бөтенесе укымышлы, эш сөяләр. Әти: «Безгә хәрам әйбер килешми, кешенекенә кызыкмагыз, хөсетле булмагыз. Шул вакытта гына Аллаһы Тәгалә үзегезгә күп итеп бирер», – ди. Без хәләл көчебез белән хәләл мал табабыз. Миллионерлар түгел без, ләкин ярлы да түгел. Бәхетле булуыбыз белән бай без», – ди ул.
 Мәхәббәт авырлыкта сынала
Туган көнендә төш күрә Сиринә. Мәктәп ишегалдындагы бакчада нинди генә чәчәкләр юк. Шулар арасында йөри. Шунда булачак кайнанасы килеп керә. Кулында лейка. Аның кулыннан лейканы ала да, су сибә башлый кыз. «Менә бу чәчәкләр тагын да матур, боларга да сип, менә боларын да онытма», – дип, өйрәтә дә китеп бара кайнанасы. Кыз мондый төш күрүгә бик аптырый. Радик белән йөргән чаклары. Әле кияүгә чыкмаган. Төшнең мәгънәсен еллар үткәч кенә аңлый ул. Унынчы сыйныфта укыганда очраша башлыйлар. «Мин дә бабай кебек. Озатып мендем дә, шушы булыр минем хатын дип күңелгә салып куйдым», – ди аз сүзле, төпле карашлы Радик. Мәктәпне тәмамлагач, Сиринә Казанга Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Радик Алабугага китә. Әтисен шул районга авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп күчерәләр. Яшьләр җиде ел йөри. Казанны ташлап, Алабугага күченә Сиринә. Радик белән тормыш коралар. Менә шунда аңлый ул теге төшнең мәгънәсен. Булачак кайнанасы Алабугада яши башлауга, яман шеш авыруыннан үлгән була. Ана Сиринәгә менә нәрсә әйтергә теләгән икән бит: «Иреңне генә түгел, аның туганнарын да ярат, чит итмә! Сеңлесе Лилияне какма!» Тугрылык һәм мәхәббәттә тәрбияләнгән Сиринә ничек чит итсен ир туганнарын, җитмәсә, гаиләдә дә туганнарның бер-берсенә терәк булуын күреп яшәгән. Радикның әтисе икенче хатынга өйләнә, уллары туа. Алмаз белән Радикның яшь аермасы 21 яшь. Шуңа карамастан Радик, Лилия, Алмаз бер туганнар булып яшиләр. Олы җанлылык Лилия белән Радикка әниләреннән күчкән. Бер-береңне аңлап, авыр чакларда иңне-иңгә терәгәндә генә, гаилә ныгый, бәхеткә ирешә.  Кызы Рәидә белән Алмаз  икесе ике мәктәптә укысалар да, гел бергә. «Безнең балалар Алмазны бертуган абыйлары итеп күрә», – дип көлә Сиринә. Үзе дә Алмазны бик якын итә. Төрле гаилә бәйгеләрендә гел бергә катнашалар. Авылга, Уразбахтыга да бергә кайталар. Безне дә капка төбендә Алмаз белән Радик каршы алды...

Сиринә Алабугада сәнгать мәктәбендә эшли. Чын иҗат кешесе ул. «Нәрсә дә булса иҗат итмим икән, яшәмим дип саныйм. Миңа һәрвакыт иҗат итәргә кирәк. Һәрвакыт үз көчемне 200 процент биреп яшәргә тырышам. Ирем – рухи чыганак. Иҗатның башы – мәхәббәт. Мин мәхәббәткә бик ышанам. Җирне мәхәббәт яшәтә. Аллаһы Тәгалә аны сөеп яраткан. Бу җирдә бар нәрсә мәхәббәттән туа. Әгәр дә мәхәббәт юк икән, җир йөзендә яшәеш булмаячак. Һәр уңышымның башлангычы – мәхәббәт», – ди Сиринә, күзләрен иреннән алмыйча. Аларның мәхәббәте сыналган, бик сыналган шул. Рәидәне тапкач, Сиринәдә шикәр авыруының беренче тибы ачыклана. Өч ел яшәми Сиринә, дөресрәсе, гәүдәсе җирдә йөри, әмма матурлык күрми, ямь тапмый. Иренең мәхәббәте, якыннарының ярдәме, Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычы аны кире яшәтә башлый. Икенче баласы Хәйдәрне таба. Хәзер Сиринә гомернең һәр минутыннан ямь табып яши. Тормышын бары тик уңай эмоцияләр белән генә бизи. Бик күп төрле бәйгеләрдә катнаша, иҗат итә. Ул һәрвакыт балалары белән. Сиринә бу тарихны сөйләгәндә өйдәгеләрнең һәрберсе күз яшен сөртеп утырды. Күренеп тора, алар бу авырлыкны бергә җиңгәннәр. «Безгә бик авыр булды. Әмма Радик үзе генә йөрәге, җаны белән күтәрде. Кешегә сиздермәде», – диде Гөлзирә апа. Киткәндә, Радикны үзен генә туры китереп, бу хакта сорарга җөрьәт иттем. «Аллаһы Тәгалә шулай сыный торгандыр инде. Әмма без сыналмыйбыз, бары тик ныгыйбыз гына», – диде ул. 
Саубуллашу
Бу гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләргә, аларның һәрвакыт бергә булырга тырышуларына карап сокландык без. «Эх, җизниләр кайта алмады, эх, олы кызыбыз кайтмады», – дип өзгәләнде алар. Уллары Зөлфәт тә эштән сорап бары тик берничә сәгатькә генә кайткан. Үтә тыныч һәм бик ягымлы Зөлфәт: «Минем өчен әти-әни – үрнәк. Гаиләдә мөнәсәбәтләрне аларча корырга тырышып яшим. Улыбызга да тәрбияне әти-әниләрчә бирәм. Апалар белән өчебез өч шәһәрдә яшәсәк тә, атна саен диярлек очрашып торабыз. Шушы нигез берләштерә безне. Үзенә тартып торучы төп йортыбыз бар, шөкер», – диде. Фотога төшүгә үк алар юлга җыена башлады. Олы бәлешнең яртысын күчтәнәч итеп төрде Гөлзирә апа. «Утырып ашый да алмадыгыз бит инде», – дип борчылды. Әниләр шулай инде алар! Бөтен өй эче белән аларны озата чыктылар. Озаклап саубуллаштылар. Әби оныгын сөйде, ата белән ул ирләрчә нидер сөйләшеп алды. Югыйсә бер атнадан Зөлфәт бу өй капкасын кабат ачып керәчәк. Шушылай матур итеп саубуллашу бу гаиләнең тагын бер матур гадәте дип аңладым. Якыннарыңны яныңнан азга гына җибәргәндә дә озакка аерылган кебек саубуллашасың шул ул...

«Кызлар кияүгә чыкканда ук әйттем. Хәзер киленгә әйтәм: «Иреңнән калма, ирең кайта икән, кайт, кайтмый икән, авыл дип авыз ачма. Аерым кайтып йөрисе түгел дидем. Ирең яныннан бер адым да китәсе түгел. Аеры-чөере яшәргә ярамый. Алайса тормыш бозыла ул», – ди Заһир абый. «Балаларны, оныкларны безне ничек тәрбияләгәннәр, шулай тәрбиялибез. Яңачасын алар үзләре телефоннан бик әйбәт өйрәнә. Элекке гореф-гадәтләр белән барабыз. Оныклар белән бары тик татарча гына сөйләшәбез. Башкача булдыра да алмыйбыз. Авылда тел югала икән, ул инде бетәчәк.  Әби-бабай тәрбиясе  туган телгә нигезләнгән ул. Әби-бабае булган балаларда телгә мәхәббәт тә, иман нуры да керми калмый. Ә без Сакал бабай тәрбиясен онытмыйбыз. Балаларыбыз үзләре әби-бабай булгач оныкларына Сакал бабай тәрбиясен өйрәтеп калдырырлар», – ди Гөлзирә апа. 

Буыннан-буынга килгән тәртип, гадәтләр, тәрбия генә кешене тамырлары белән тоташтырып тора. Моңа өстәп күңелләргә мәхәббәт орлыгы да салынса, тормыш ямьләнми калмый. Өйдә шөкер итеп яшәгән әби булса, «әни» дип өзгәләнеп торган улың белән киленең булса, «Исәнмесез, мин кайттым», – дип кайтып кергән онык булса, алар бер-берсенә елмаеп эндәшсәләр, ямьле һәм мәгънәле тормыш шушы түгелме?!

Видео, фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар