Аксубай районы Иске Ибрай авылында яшәүче Мостафиннарга кичке эңгер-меңгердә генә барып җиттек. Киләсебезне алдан хәбәр иткән идек – көткәннәр. Бигрәк тә 91 яшендәге Зәйнәп апа белән 9 яшьлек Алинә көне буе тәрәзәдән күзен алмаган.
Фото, видео: Илнар Өметбаев
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты |
(Аксубай районында яшәүче Мостафиннар гаиләсе)
Аксубай районы Иске Ибрай авылында яшәүче Мостафиннарга кичке эңгер-меңгердә генә барып җиттек. Киләсебезне алдан хәбәр иткән идек – көткәннәр. Бигрәк тә 91 яшендәге Зәйнәп апа белән 9 яшьлек Алинә көне буе тәрәзәдән күзен алмаган. Кайнар бәлеш исе таралган зур йортның ишеген ачып кергәндә, әби белән оныкчык намаз укый иде. Башта тын да алмыйча аларны күзәттек. Алинә, балалыгы белән башын артка борып карады да, кунаклар килгәнен күргәч елмаеп җибәрде. Кычкырып әйтмәсә дә, «Ниһаять», – диде сыман тоелды.
Фермерлар
Өч буын бергә яшәүче гаиләләр шактый күп Иске Ибрайда.
Ә менә дүрт буын бергә гомер итүчеләр юк дисәм дә була. Шундый зур авылда бит!
Йортта иң өлкән кеше – Зәйнәп апа. Берничә айдан 92 яшь тула аңа. Гаиләнең урта буын вәкилләре – Әхәт абый белән җәмәгате Мингайшә апа да лаеклы ялда инде. Һәм яшь гаилә – Марат белән Рузилә, аларның мәктәп яшендәге улы Самат белән кызлары Алинә.
Мостафиннар – чын җир кешеләре. Күп итеп мал-туар асрыйлар. Марат әйткәнчә, мөгезле эре терлек уналты, унсигез баштан да ким булмый. Малларга ашату өчен азыкны үзләре әзерли – алты-җиде гектар пай җирләренә печән, иген чәчәләр. Тракторлары да бар, аңа чәчкеч, печәнне рулонга төрә торган барлык кирәк-яракны да сатып алганнар. Печән алып кайту, бакча сукалау кебек эшләрдә авылдашларына да булышалар.
– Ярдәм сорап килгән кешенең берсен дә кире борганыбыз юк. Кеше аптырамаса килми бит ул, – диде Марат.
Әлеге мәгълүматларны безгә ир-атлар ишегалдында чагында ук сөйләде. Хуҗалар башта ихаталарын күрсәтеп чыкты. Каралтыда зур-зур үгезләр, зур җиленле сыерлар да бар.
– Дүрт үгезне шушы көннәрдә генә озаттык, – диде хуҗалар.
Мостафиннар хуҗалыгында тагын зур булмаган пилорама да бар икән. Ун ел элек өй салганда сатып алганнар. Кирәк-яракларына кулланалар. Аллаһ ризалыгы өчен дип, мәчеткә дә такта ярдырып биргәннәр. Зиратка, ләхет такталары ясатырга да сорап килә икән халык.
– Авыл җирендә барысы да кирәк бит,- диде Әхәт абый.
Инде шулай өйгә кердек. Ахшам намазы вакыты җиткән иде. Йортның иң өлкән кешесе Зәйнәп апа – намазлыкта. Янына кечкенә Алинә дә чүгәләгән. Йорттагы тагын ике хатын-кыз – Мингайшә апа белән Рузилә безне түр якка чакырды. Әнә шулай каенана-килен булып унҗиде ел бергә яшиләр икән. Рузилә дә Иске Ибрайдан, ире Марат белән бер сыйныфта укыганнар.
Мингайшә апага инсульт булган, шуңа да авыррак сөйләшә. Безнең белән күбрәк Рузилә аралашты:
– Әни өчен барыбыз да бик борчылдык, инде болай йөргәнгә Аллага шөкер итәбез. Йортыбызга янә ямь керде, – диде ул сөенеп.
Мингәйшә апа күз яшьләрен сөртте. Сабырлыгы, тыйнаклыгы йөзенә чыккан.
– Әле ярый янәшәдә балалар бар, – диде ул.
Ана кеше тормыш иптәше белән ике ул үстергән. Төпчеге Марат үзләре янында калган. Олы уллары да еракка китмәгән – гаиләсе белән күрше урамда гына яши. Мингәйшә апаның әлеге нигезгә килен булып төшүенә кырык елдан артык вакыт узган. Шул гомердән бирле каенанасы белән яши ул.
«Әллә килен, әллә кыз – аермасы юк»
Намазын укып бетереп, Зәйнәп апа түр якка чыкты. Аяклары авырта икән, авырлык белән йөри. Шуңа да әбекәйне ике ягыннан тотып, диванга утырырга ярдәм иттеләр. Әлеге санаулы секундлар Зәйнәп апага булган мөнәсәбәтне күрсәтте – өлкәннәр кулында әйтерсең бәллүр савыт! Оныклар турында сүз дә юк – әбиләре яныннан китмиләр дә.
– Алар шулай. Мин бүлмәдә кыштырдый башласам да, йөгерешеп киләләр,– дип көлеп куйды Зәйнәп апа. – Бик итагатьле балалар, күз генә тия күрмәсен.
Зәйнәп апа турында «өйнең хуҗасы» диделәр. Һәм шулай икәнлеге күренә дә – аннан узып берәү дә сөйләми.
– Әни ризалыгыннан башка эшләмибез дә, – ди әнә Әхәт абый. – Аның хәер-фатихасын алмыйча күрше авылга да чыгып китмибез.
Китү дигәннән, берәрсе юлда булса, Зәйнәп апа намазлыгыннан төшми икән – дога укып, балаларына Аллаһтан хәерле юл сорап утыра.
Зәйнәп апа күпне күргән. Үзе әйтмешли, китап язарлык. Кызның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Инде дөньялар тынычланып, башлы-күзле булгач та, бәхет аны читләп уза.
– Беренче ирем хәрби иде,- дип искә ала Зәйнәп апа. – Аңа ияреп Красноярск шәһәренә чыгып киттем. Авылда үскән бала бит, русчам да такы-токы. Тик әрсезлегем аркасында зыян күрмәдем. Кирәк җиремә барып, русча аңлата идем. Бер-бер артлы ике кыз бала таптым, Зәйтүнә 1952 елгы, Мәрьям 1953 елгы. Озак та тормады, иремне үтерделәр: гәүдәсен урманнан табып алдылар. Бергә авылга кайтырга дип җыенган идек. Болгавыр заманнар иде ул, үтерүчеләрне эзләп тә тормадылар. Әти-әнигә телеграмма суктым да, ике кечкенә баламны ияртеп Иске Ибрайга кайтып киттем...
Кызлары исәйгәч, Зәйнәп апа янә кияүгә чыга. Бу юлы үзенең авылдашы –Миннәхмәт белән никах укыталар. Бер-берсенә ияләнеп, матур тормыш корып яши башлаганда гына... икенче ире дә мәрхүм булып куя.
– Миннәхмәт механизатор иде, кырда эшләгәндә фаҗигагә очрый... – Зәйнәп апа хатирәләрен яңарта шулай. – Икенче иремне җирләгәндә, кулымда алты көнлек улым иде. Миннәхмәт белән уртак балабыз Әхәт туган гына иде. И шул көннәрне уйласам, бигрәк авыр булып куя. Ничекләр түзелгән диген. Бәхетемә, әти-әни исән иде. Алар балаларны аякка бастырырга булышты. Аллага шөкер, әти-әни озын гомерле булды. Гел бергә яшәдек, кадерләп ахирәткә озаттым. Бер көн дә догадан калдырмыйм үзләрен. Урыннары Җәннәттә булсын...
Яшьлегендә күргән авырлыклар өчен Зәйнәп апага күкләр бүгенге матур картлыгын биргәндер кебек тоелды.
– Кызлар читтә – Зәйнәп Красноярск шәһәрендә, Мәрьям Мамадышта яши, –дип дәвам итте әбекәй. – Зәйнәп быел тагын кайта алмады, Мәрьям килгәли үзе. Ерак ара булмаса да, якын да түгел. Һәркемнең үз тормышы бит. Әле ярый Әхәт авылда калган дип сөенәм. Ятар идең хәзер бер башың. Болай кызларның да күңеле тыныч – ялгызым яшәмим. Мин яшьрәк әти-әниләргә дә гел әйтәм: «Улыгызны яныгызда калдырыгыз, әби-бабайлар юкка гына шулай яшәмәгән», – дим.
– Хәзер киленнәрнең – каенана, каенаналарның килен белән яшисе килми бит, – дим.
– Бу зур хата, кызым. Яши-яши, аның килене дә үз балаңа әйләнә. Менә миңа хәзер әллә килен, әллә үз кызларым – бер аермасын да күрмим. Хәер, Мингайшәне башта ук үз кызым кебек кабул иттем. Бик ипле, сабыр ул. Исән генә булсын.
Хөрмәт нидән башлана?
Әхәт абый әтисез үссә дә, ятимлек ачысын сизмәгән. Беренчедән, гаиләдә ир-ат – дәү әтисе булган. Икенчедән, әнисе Зәйнәп апа балалары өчен утка-суга керә торган ана. 90 яшен тутырса да, әбекәйдә ниндидер бер көч, якты нур сизелә.
– Хатын-кызлардан уңдым, – дип елмайды Әхәт абый. – Әни дә бик акыллы. Хатыным Мингайшә дә тормыш итәр өчен рәхәт кеше. Инде Рузилә киленебез дә кояш кебек – йортка яктылык биреп тора. Аш-суга да бик уңган, телгә дә оста.
Рузилә Мостафина: «Ә менә Алинәнең дус кызлары, кечерәк сыйныфлар, рус телендә сөйләшеп маташа. Бер көнне ата-аналар җыелышында да шул хакта сүз булды. Интернет йогынтысы дип уйлыйм. Хәзер бит бөтен балада телефонда. Шуңа хәзер балалар үзара сөйләшә башласа, колакларны «торгызабыз» – татарча сөйлиме? Юк икән, шул секундта кисәтү ясыйбыз. Алинә аңлап ала да, авызын томалый...»
Мингайшә апа да Иске Ибрайдан. Яшьли кавышып гаилә корган алар. Мингайшә апага әле унтугыз яшь кенә булган. Ир белән хатын икесе дә колхозда эшләгән. Гадәттәгечә, балалар күбрәк әбидә, Зәйнәп апа карамагында булган.
– Мин бу нигезгә килгәндә каенанамның әтисе белән әнисе исән иде әле, – дип сүзгә кушылды Мингайшә апа. – Алар белән дә тату яшәдек. Без инде Әхәт белән күбрәк тышта, маллар янында яки эштә булдык. Аларны күбрәк каенанам карады. Әни ул телгә үткен булса да, бик кече күңелле, гадел. Шуңа да өлкәннәр белән яшәүнең авырлыгын тоймадым.
– Йортка яшь килен Рузилә килгәч, гаилә мөнәсәбәтләре ни дәрәҗәдә үзгәрде? – дим.
– Әллә тагын. Үзгәрмәде дә кебек. Рузиләне кечкенәдән беләбез бит. Очрашып йөргәннәрен белгәч тә, сөендек. Үзебезгә охшаган, диештек.
Мәктәптә укыганда Марат белән Рузилә арасында фәкать дуслык кына була. Ә менә чыгарылыш кичәсенә әзерләнгән бер мәлдә, егет белән кыз бер-берсенә башкача карый башлый.
– Чыгарылыш кичәсенә үзебез акча эшли идек ул чакта, – дип сөйләде Марат. – Имтиханнар беткәч, безне урманга – колхоз малларына яфрак азык җыярга җибәрделәр. Егетләр яшь ботакларны кисә, кызлар аны себерке итеп бәйли. Шулчак Рузиләгә күзем төште: кулы кулга йокмый! «Бигрәк уңган кыз икән», – дип уйлап куйдым. Машина арбасын яшь себерке белән тутыргач, үзебез шунда менеп утырдык та, авылга кайтырга чыктык. Юл буе сөйләшеп, җырлашып кайттык. Мин анда махсус Рузилә янына утырдым. Көлүләренә кадәр ошаттым. Унбер ел буе укып, Рузиләне белмәгәнмен икән, дидем.
Чыгарылыш кичәсендә Марат сыйныфташ кызына да игътибар күрсәтә. Рузилә дә моны аңлый, күрә. Үзенең дә күңелендә егеткә карата җылы хисләр бөреләнгән була. Әнә шулай башланган мәнәсәбәтләр, санаулы еллар эчендә чын мәхәббәткә әйләнә. Егерме өч яшьтә гаилә коралар. Ә калганы турында инде сөйләнелде...
– Туган авылымда яшәүнең тагын бер уңай ягы бар – әнием янына көн дә диярлек барып йөрим, – диде Рузилә – Аяклары авырта аның. Йортта хатын-кызга эш күп бит. Әни үзе дә: «И кызым, ярый әле авылда калгансың, синсез нишләр идем», – дип әйтә.
Чит әбиләр булмый...
Рузилә чынлап та уңган. Һәм кече күңелле дә. Ике каенана өстенә, күрше әбисенә дә «кызым» булган ул. Баксаң, берничә ел элек Мостафиннар күршедәге Нурия апаны да үзләренә алганнар. 80 яшендәге әлеге ялгыз әби элек-электән Мостафиннарның гаилә дусты саналган.
– Нурия әбиебез Зәйнәп дәү әни белән бик дус булган, – диде Рузилә. – Якын күршеләр, бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр. Нурия әби яшьлегендә бер кыз бала тапкан, тик сабый чагында вафат булган ул. Сугышта яраланып кайткан ире дә күптән вафат. Аяклары авыр йөри башлагач, без аны үзебезгә яшәргә чакырдык. Йорты иске, идәннәре салкын иде, бәдрәф тә урамда гына. Карт кешегә мондый шартларда яшәү бик авыр бит. Шуңа да безгә күченергә каршы килмәде ул.
Үткен Рузилә «Ветераннарга торак» программасы буенча Нурия әбигә үз нигезендә өй салдыруга ирешә. Әнә шул бөтен уңайлыклары булган яңа йортта ялгыз әби биш ел яшәп калган.
– Нурия әбиебез вафат инде, сиксән сигез яшенә кадәр яшәде, – диде Рузилә. – Соңгы көненә кадәр аягында йөрде. Көн саен кайнар ризык алып керә идем. Үлгәндә дә янында булдык, бәхиллеген алып калдык. Урыны оҗмахта булсын...
Түгәрәк өстәл артында балалар тәрбиясе турында да сөйләштек. Монда балаларга да эш бүленгән. Тик менә ата белән ананы тел мәсьәләсе борчый – Алинә кайчакта сыйныфташлары белән рус телендә сөйләшә икән. Юкса Иске Ибрай урта мәктәбендә татарча укыйлар.
– Самат белән андый проблема булмады, юк та. Ә менә Алинәнең дус кызлары, кечерәк сыйныфлар, рус телендә сөйләшеп маташа, – ди Рузилә. – Әле бер көнне ата-аналар җыелышында да шул хакта сүз булды. Интернет йогынтысы дип уйлыйм. Хәзер бит бөтен балада телефонда. Шуңа хәзер балалар үзара сөйләшә башласа, колакларны «торгызабыз» – татарча сөйлиме? Юк икән, шул секундта кисәтү ясыйбыз. Алинә аңлап ала да, авызын томалый...
Бу гаиләдә тәрбияләнгән балалар Ана телләрен онытмаячак, мин моңа һич кенә дә шикләнмим. Алинәнең аерым сүзләрне рус телендә әйтеп куюын башкаларга иярү генә дип уйлыйм. Әби-бабай тәрбиясендә үскән бала телен дә, гореф-гадәтләр дә онытмый ул. Зәйнәп апа кебек әби булган гаиләдә бигрәк тә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик матур тепле гаиля, ходаем килячяктядя ряхмятеннян ташламасын!
0
0