Гөлүсә Батталованың «Бер йотым бәхет» китабы шигърият сөючеләр өчен чын бәйрәм ясады бу җәйдә! Шулай булмыйни! Газета-журнал битләрендә күренеп-күренеп киткән шигырьләрен болай да яратып кабул итәләр иде бит инде! Аны Марсель Галиев «фидаи рухлы кызый» дип атады. «Аның өчен вакыт чикләре юк, шигъри аргамагы үткәнне, бүгенгене, киләчәкне юргалап җилкенә. Тояк эзләрендә сүз энҗеләре балкый. Елата да, юата да, ачындыра да, очындыра да...» «Ул эчке кичерешләр сәркатибе генә түгел, ул инде шигырьләренә диагноз сыйфаты бирә белүче җитлеккән язучы». Монысы – Ренат Харис сүзләре. Татар халкының шигъри бишеге булган Казан артында – Әтнә районы Түбән Шашы авылында туган, Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетын тәмамлаган, туган ягы Күәмдә ире Алмаз белән кыз-уллар үстереп ятучы Гөлүсәбез менә шундый шагыйрә!