Җырым бар...
Бу гөлләрне сиңа бүләк итәм,
Искә төшсен җәйге болыннар...
Һәр кешенең нәни йөрәгендә
Олы мәхәббәткә урын бар...
Күңелемдә сиңа багышланган,
Сиңа гына дигән җырым бар...
Айсылуга
– Синең исемеңнең баш хәрефе
Эйфель башнясына охшаган...
– Ышанам...
– Синең исемеңнең баш хәрефен
Әйтеп Америка ачканнар...
– Ачкан бар...
– Андромеда синең өчен яна,
Күктәге Ай балкый тик сиңа.
Зур дәрьяның дәрьялары булган
Горур, шаулы Атлантик сиңа...
– Ник миңа?..
– Алмагачлар: «Син!» –
дип чәчәк ата,
Аккошлар да сине эзлиләр.
Ак күңелле батыр ак егетләр
«Аһ!» димичә бер дә түзмиләр...
– Күзлиләр?!
– Дөньядагы бөтен кыйтгалар да*
Синең исем белән башлана.
Кай тарафка уем юнәлсә дә,
Синең исем күзгә ташлана...
– Ташлама...
Сагыну җыры
Утлы сөю хисләремне
Көмеш җептәй сапладым.
Ак болытка хатлар яздым,
Акты-китте хатларым.
Кояш нурларына төреп,
Сиңа сәлам җибәрдем.
Ул офыкка батты-китте,
Йөзгә төнге җил бәрде.
Ай нурына каләм манып,
Сиңа шигырь юлладым.
Аем гына качты-китте,
Таң атарга – бер адым.
...Җил артыннан хат юлладым,
Очты-китте хатларым...
Иң-иң кайнар хисләремне
Күрешүгә сакладым...
Әйдә, мин көтүче булам...
Әйдә, мин көтүче булам,
Китәбез тауга карап.
Елмаеп көн каршыларсың,
Җилдә чәчеңне тарап.
Иртә таңнан мин көтүдә,
Син учакта калырсың.
Тирмәбезнең тирәләрен
Үз кулыңа алырсың.
Кич җиткәндә мин кайтырмын
Хуш исле учагыңа.
Ә син килеп сарылырсың
Кайнар киң кочагыма.
Мин сине сөеп туялмам,
Назлармын, иркәләрмен...
Эх, синең көдрә чәчләрең,
Чәчтәге тәңкәләрең...
...Күпме янсаң, тартышсаң да,
Булмый тормышка ярап...
Әйдә, мин көтүче булам,
Китәбез тауга карап...
Туй көнендә
Син минем бәхетем – мәңгелек,
Син ышан: сөюем мәңге нык.
Мин чабам яныңа... юк, очам –
Күзләрең бәхетле һәм уйчан.
Ыргылам һаваданмы? Судан?..
Бу җиргә син миңа дип туган.
Син мәңге минеке, минеке!
Без икәү күкнеке? Җирнеке?..
Барыбер анысы, бәхетем...
Мин сине сөюдән аһ иттем.
Мәхәббәт йөрәгем түрендә,
Син һәм мин ак бәхет үрендә.
Хыяллар сафтан саф, ак кына,
Елмаеп, шатланыр чак кына.
Сөенеч яшьләре күзеңдә,
Ак бәхет син бүген үзең дә!..
* * *
Ләйсән яңгыр тамчылары
Тәрәзләрне үбәләрме?
Яңгыратып түбәләрне
Яңгыр ява, яңгыр коя.
Җылы имән куышында
Без икебез корган оя...
Улым
Улым уйный. Мөлдерәпләр карыйм.
Әйтә алмый торам сүземне.
Улымда мин күргән кебек булам
Балачакны, нәни үземне.
Бишектәге бишкә төрләнә, ди,
Һәр көн саен ачам яңалык. –
Бүген миңа улым күзе белән
Дәү әнием көлеп карады.
Үзгәрешләр булып кына тора,
Бик тә якын җаннар арасы. –
Күңелемне сискәндереп куйды
Әниемнең уйчан карашы.
Дәү әтием сынап карый кебек,
Әтиемме миңа күз ача...
Улым йөзе белән балкып алды
Нәселдәге туган-тумача.
Улым булып әби, бабасы да,
Әнисе дә миңа күз сала.
Буыннарны, нәселләрне бәйли,
Якынайта икән ул бала.
Күңелемнең гөле – бала, диләр,
Күзнең нуры, бәгырь җимеше.
Ике җанны киләчәккә илткән
Йөз аклыгы, йөрәк тибеше!
Мин сине сагындым
Мин сине сагындым
Шулкадәр.
Бик озын һәм ерак
Юл кадәр.
Мин сине сагындым,
Белсәңче.
Бу төндә төшемә
Керсәңче.
Мин сине сагындым.
Син дәме?
Бар уең, күңелең
Миндәме?
Мин сине сагындым...
Мин тоям –
Син калган тарафка
Ак айдан
Нур коям...
* * *
Көн үтә, көн бара, көн чаба –
Вакытны тыярга чама юк.
Һәр мизгел, һәр минут, һәр сәгать
Мәхәббәт утында янаек.
Бер тамчы гомергә сыйсын ул
Бәхете, сөюе, шатлыгы.
Күңелгә керсен дә урнашсын
Дөньяның сафлыгы, аклыгы.
Кадерлем, матурым, җимешем,
Сөюне тыярга чама юк.
Кулларны кулларга куйыйк та,
Бәхетнең без үзен табаек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Шәп!
0
0
0
0
Бик матур кунелгэ бик якын ' тормышчан язылган шигырлэо.
0
0