Логотип
Күңелеңә җыйма

Көтү

Берничә айдан авылга кыйммәтле машина килеп туктады. Аннан чәчләренә чал кунган ир кеше төште. Бу Илнар иде. Ул капканы ачты. Үлән астында калган сукмактан атлап ишеккә таба килде. Өйнең тәрәзәләре тоныкланган.

Җәйге яңгыр тамчылары акрын гына тәрәзә пыялаларына сарыла. Авыл өстенә кичке эңгер төшә. Ә Зөһрә карчык һәр кич саен капка төбенә чыгып баса. Юлга карый. Юл исә күптән таныш аның белән: язларын тузан күтәрә, көзләрен пычракка бата, кышларын ак юрган ябына. Әмма ана йөрәге өчен ул юлның бер генә мәгънәсе бар – улын кайтаручы юл.

Улы Илнарны армиягә озаткан көнне ул озак кына болытларга карап торган иде.

Көз ахыры иде ул. Агачлардагы соңгы яфраклар җил белән өзелеп төшә, әйтерсең лә табигать үзе дә аерылышу сагышын кичерә. 

– Исән-сау әйләнеп кайт, балам, – диде ул, калтыранган тавыш белән.

Илнар көлде генә:

– Борчылма, әни, ике ел сизелми дә үтәр. 

Автобус кузгалып китте, тәрәзә артында улының йөзе кечерәя барды һәм ахыр чиктә күз күременнән үк югалды.

Ана кеше өчен вакыт бөтенләй башкача ага икән. Ул көннәрне сәгать белән түгел, хәбәр белән үлчи. Хат килсә – күңел яңара, хәбәр булмаса – төннәр озыная.

Илнар киткәннән соң өй кинәт бушап калгандай булды. Элек, иртән торуга, улының аяк тавышлары ишетелә иде, кичләрен ишек шапылдап ябыла, радиодан яшьләр җыры агыла иде. Хәзер өйдә сәгать текелдәве генә ишетелә.

Зөһрә улының бүлмәсенә еш керде. Караватын җыештырды, өстәлендәге китапларга тузан кундырмады. Әйтерсең улы хәзер ишекне ачып керер дә:

– Әни, ашарга бармы? – дип сорар төсле иде. Тик ишек ачылмады.

Кыш җитте. Тәрәзәләргә бизәкләр кунды. Авылны буран каплады. Озын кышкы кичләрдә Зөһрә карчык мич каршында оекбаш бәйләде. Һәр элмәккә догасын кушты:

– Раббым, баламны сакла…

Кайчак почта ташучы күренсә, ул капкага кадәр ашыгып чыкты.

– Хат юкмы, кызым?
– Бар, Зөһрә апа, улыңнан килгән.

Хат алган көннәр аның өчен бәйрәм иде. Ул аларны бер генә укымады – ун, йөз тапкыр укыды. Кайчак төннәрен дә мендәр астыннан алып карый иде. Хаттагы таныш хәрефләрдән улының тавышын ишеткәндәй була: «Әни, борчылма. Минем барысы да яхшы. Тиздән кайтырмын.» 

Яз килде. Кар сулары юл буйлап акты, түбәләрдән тамчылар тамды, кошлар кайтты. Табигать яңарды. Ә ана йөрәге улын көтте.

Сабан туйлары узды, печән өсте җитте, аннары кабат көзләр килде. Икенче кыш та артта калды. Ике ел үтеп тә китте. Бу ике ел календарьдагы егерме дүрт ай гына түгел: бу – меңләгән дога, йокысыз төннәр, өзелеп сагынулар, юлга текәлгән күзләр, хәбәр көткән көннәр иде. Ана йөрәге өчен вакытның үз үлчәве була икән. Кайчак бер көн – елга тиң, ә кайчак еллар да бер мизгел булып үтә.

Көннәрнең берендә авылга хәбәр таралды:

– Солдатлар кайта икән!

Ана кеше төне буе йоклый алмады. Иртә белән таң беленгәнче үк уянды – өен җыештырды, бәлеш салды, улы яраткан чәкчәк пешерде. Өстәлгә иң матур сөлгесен җәйде. Аның күңелендә бер генә уй иде: «Балам кайта… Исән генә кайтсын…»
Әни өчен вакытның үз үлчәве була икән. Кайчак бер көн – елга тиң, ә кайчак еллар да бер мизгел булып үтә. Ике ел күз ачып йомганчы узып китте.

Авылга солдат киемендәге Илнар кайтып төшкән көнне өйнең тәрәзәләре дә яктырак күренде кебек. Зөһрә, улының иңнәренә кагылып, куллары белән аның чынлап та кайтканын тикшерде. Ана йөрәге ышанырга ашыкмый икән ул: сагыну озын булса, бәхеткә дә шикләнеп карыйсың.

Берничә ай сизелми дә узып китте. Илнарның авылда төпләнеп каласы килмәде. Беркөнне ул әнисенә:

– Әни, Мәскәүгә чыгып карыйм әле. Эш бар, акча бар, мөмкинлекләр күп, – диде. Зөһрә каршы килмәде.
– Бәхетеңне эзлә, балам. Тик туган йортка алып кайта торган юлны онытма.

Ул вакытта ул бу сүзләрнең үзенә васыять булып кайтачагын белмәгән иде әле.

Башта Илнар еш кайтты. Яңа киемнәр алып кайтты, күчтәнәчләр белән сөендерә иде. Аның белән өйгә шәһәр исе ияреп керә иде. 

Ел артынын ел узды, Зөһрә күңелендәге сагышын кешегә сиздермәде, авылдашларына улын гел мактады. Илнарның эше алга китүен, акчаны күп алып эшләвен, әнисенә берсеннән-берсе затлы бүләкләр алып кайтуы белән мактанды... Авылдашлары баш кагып торса да, бердәнбер улын читкә озатып ялгыз яшәп яткан Зөһрә апаны кызгандылар. 

Бервакытны ул әнисенә яңа телефон алып бирде.

– Әни, видео аша сөйләшербез, – диде. Аны телефон белән кулланырга өйрәтте.

Тик анага экрандагы сурәт түгел, ишек шыгырдап ачылган тавыш кирәк иде.

Аннары кайтулар да сирәгәйде.

– Эш күп, әни.
– Вакыт юк, әни.
– Киләсе айда кайтырмын, әни…

Киләсе айлар елларга әйләнде.

Телефон шалтырый, тавыш килә, әмма тавыш җылысы белән кеше җылысы бер түгел икән. 

Авылда кешеләр дә алышынды. Кайберләре бакыйлыкка күчте, кайберләре шәһәрләргә таралышты. Ә Зөһрә карчык һаман шул ук тәрәзә янында басып калды.
Кышлар килде, китте. Язлар карларны эретте. Ә ана йөрәгендәге көтү генә эреп бетмәде.

Бер кичне ул сандыкны ачты. Анда Илнарның балачак читеге, мәктәп дәфтәре, армиядән язган хатлары саклана иде. Саргайган хатларның берсендә болай дип язылган: «Әни, мин кайтырмын. Син көт кенә.»

Зөһрә карчык хатны күкрәгенә кысты. Кеше үсә икән ул... Канат чыгара икән... Еракларга оча икән... Әмма кайчак очарга өйрәнгәндә тамырлары турында оныта икән…

Ә агачның тамыры корыса, яфраклары яшел булса да, гомере озын булмый икән…

Беркөн авылга хәбәр килеп иреште: Илнар Мәскәүдә зур эштә икән, фатир алган, тормышын җайлаган.

– Улың уңган синең, – дип, кешеләр сокланып сөйләде.
Зөһрә карчык елмайды гына. Ана өчен баласының дәрәҗәсе дә, байлыгы да иң мөһиме түгел. Ана өчен иң зур байлык – ишек ачылып:
– Әни, мин кайттым, – дип эндәшүе.

Еллар үтте. Капка төбендәге сукмакны үлән басты, чөнки кеше басмаган юлны табигать тиз оныттыра. Әмма ана йөрәге генә онытырга ирек бирми.
Көзнең бер салкын кичендә Зөһрә тәрәзә янына килеп утырды. Күктә ялгыз йолдыз җемелдәвенә карап:

– Балакай, кайтыр юлың өзелмәсен, – дип, акрын гына пышылдады.

Шул төнне авыл өстенә тынлык иңде. Ә иртән авылдашлары Зөһрә карчыкның мәңгелек йокыга талуын белде.

Тәрәзә төбендә саргайган хат ята. «Әни, мин кайтырмын...»

Берничә айдан авылга кыйммәтле машина килеп туктады. Аннан чәчләренә чал кунган ир кеше төште. Бу Илнар иде. Ул капканы ачты. Үлән астында калган сукмактан атлап ишеккә таба килде. Өйнең тәрәзәләре тоныкланган.

Өйсез калган кеше генә нигез кадерен аңлый икән.

Илнар бусагага тезләнде. Әмма вакыт дигән нәрсә беркайчан да кире борылмый ул. Ишекләр мәңгегә бикле була. Кайбер кешеләрне дә соңарып сагынганны аңлыйсың шул.

Аналарның көтүе – җир йөзендәге иң сабыр, иң изге көтә белүдер ул.

Шуңа күрә кеше никадәр ерак китсә дә, аны көткән йөрәкләрне онытмаска тиеш. Чөнки бу дөньяда һәр юлның ахырында безне каршы алучы кеше булмаска мөмкин.

Ә ана йөрәге – бер генә. Аның кадерен исән чакта белеп калырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар