Укучыларыбыз Гөлнур Айзат язмаларын әллә каян танып алалар инде! Хикәяләрен, шигырьләрен яратып укыйлар... Йөрәкләргә үтәрлек сүзләрен таба белә шул ул! Менә бүген «Сөембикә» дигән шигырен җибәргән. Ошамыймы соң! Журналыбыз турында барча хатын-кызлар күңелендә йөргән хисләрне, матур сүзләрне җиткерә алган бит...
Рәхмәт сиңа, Гөлнур!
Киңәшләрең тотып кына,
Назланамын кичен, иртә.
Сөелергә, сөенергә
Өйрәтәсең, «Сөембикә».
Уй-хыяллар канат җилпи –
Офыкларга барып җитә.
Зәңгәр күкләр – хыял бакчаң
Әсир итә, «Сөембикә».
Юллар төрле, юлдашлар күк,
Алар безне кая илтә?
Гел тугры юлдашым син,
Якын дустым «Сөембикә».
Киенергә затлы итеп,
Булырга гел назлы, иркә...
Һәр туташны үз кызыңдай
Өйрәтәсең, «Сөембикә».
Син – гомерлек сердәшем ич.
Син булганда – мин бит бикә.
Гаиләләр нык булсын дип
Көрәшәсең, «Сөембикә».
Ялгызларның хәсрәтләрен
Таратасың, «Сөембикә».
Тик син шулай көчле итеп
Яратасың, «Сөембикә».
Күпме татар балалары
Тормыш итә илдән читтә.
Алар өчен Ватан-Ана
Кочагы син, «Сөембикә»!
Газиз йөрәк парәләрен
аналары сагына, көтә.
Сәлам булып балалардан
Киләсең син, «Сөембикә».
Тормышыбыз терәге – син.
Кыз бала һәм хатын, ана
Йөрәгендә гомерлеккә
«Сөембикә» уты яна.
Комментарийлар
0
0
Әфәрин !
0
0
0
0
Ир-егет булсам да сузлэренэ кушылам, Гольнур!
0
0