Логотип
Шигърият

Әни җыры

Әни җыры

Безнең әни уңган гына түгел,
Чибәрләрнең булган чибәре,
Әти аны белеп сайлап алган,
Йөз гүзәлне читкә тибәреп.

Болыт кебек куе, кара чәче
Дулкынланып төшкән, таралып,
Зәңгәр күзләренең төпкелендә
Сөю назы торган яңарып.

Әтиемә аны бүләк итеп
Үстергәндер Байлар Сабасы,
Чистай—Саба каннарыннан туган
Чәчрәп торган мишәр баласы.

Бер генә дә түгел — унбер Тархан
Аваз салган ошбу дөньяга,
Тик тугызы гына яшәп калган,
Юлын алып милли кыйбладан.

Әниемнән күп сыйфатлар күчкән:
Хәтта челтер матур тавышы,
Гомере буе тавышында йөрткән
Туган җирен сагыну сагышын.

Сагынган ул яшел урамнарын,
Шул урамнан чапкан атларын,
Кичләр буе тынлы оркестрда
Уйнап йөргән үсмер чакларын.

Сабалардан бер әйләнер көнне
Тилмерепләр көткән чагында
Телләрендә ниләр булды микән?
Кемнәр йөрде икән аңында?

Төннәр буе дәфтәр тикшергәндә,
Уйларына кереп, чуалып,
Бәгыренә үткән сары сагыш
Шигырь булып төшкән чыланып.

Без аларны укып хәйран калдык:
Гүя булган ул яу кырында,
Эчтән янган икән гомере буе -
Моңнар шуннан икән җырында.

Саба якларыннан җилләр искәч,
Күңелләре тулып ташкайдыр,
Җыр өйрәткән булып җырлаганда,
Йөрәк әрнүләрен баскандыр.

Ул җырлары хәзер безнең моңда -
Без дәвамы аның җырының,
Ана табан асты - оҗмах, диләр,
Без чәчкәсе оҗмах кырының.

Әниемнең аяк эзе калган,
Җырлый-җырлый күз яшьләре тамган,
Әтиебез мәңге йокыга талган,
Шәфкать салган оҗмах кырының.

 

Әниемнең авыру хәбәре

Һич аяусыз кими санау еллар —
Узып булмас узган кадәре...
Таңнарымнан алып чыгып китте
Әниемнең авыру хәбәре.

Гәмерләрнең тыйгысызын үтте —
 Эштә булды узган кадәре...
Йөрәгемне телеп тозлар сипте
Әниемнең авыру хәбәре.

Савыктыру өчен әллә ниләр
Бирер идем таулар кадәре...
Чартлап суккан яшен кебек булды
Әниемнең авыру хәбәре.

Башта — давыл, җанда — өермәләр:
Ник әйтмәгән моңа кадәре?!.
Сөендерсен иде Ходаемның
Сәламәт ул дигән хәбәре.

 

Көмеш йөзек көтә тилмереп

Йөрәк-бәгырьләрем сыкрап әрни,
Арчаларга төшсә юлларым,
Көллиятем сузган сихри моңнан
Үксеп елый күңелем кыллары.

Аяк тию белән шушы җиргә,
Болыннарны күзлим иң элек,
Каенлыкта яткан көмеш йөзек
Көтә сыман безне тилмереп.

Киеп куйсам, табып, шул йөзекне,
Кайтыр төсле япь-яшь чакларым,
Мин бит аны яшьлек хатирәмдә
Хисләремә төреп сакладым.

Сукмак саен туктап, эзләп йөрим
Яшьлегемдә салган эзләрне —
Тирән калган: хәтта тузаны юк
Яшерерлек яшьле күзләрне.
 


* * *

Ничә еллар узды без
Арчадан Кеше булып чыгып киткәнгә,
Тәүге ярлар, саубуллашкан чакта,
Соң мәртәбә кочып-үпкәнгә.

Язмыш дигәннәре, һай, кырыс шул
(Без дигәнчә булып бетмәде):
Җан сөйгәнне ятлар пары итте,
Ә бәгырьдән барыбер китмәде.

Торып-торып кинәт искә төшә
Илдус абый, Сәләй Гатычлар,
Тел һәм хисап дәресләрендә без
Ясый идек хәтта ачышлар.

Без белмәгән һөнәр калмагандыр -
Өйрәттеләр, рәхмәт төшкере!
Көллияттә узган очкын еллар
Хәтердә бер рәхәт төш кебек.

Истән китмәс мәңге Арча ягы,
Яшьнәп үткән яшьлек елларым,
Шул якларга моңсу ядкәр булып,
Яңгырап торсын сагыну җырларым.

 

Йолдыз булдың гомер күгемдә

Безнең җаннар аерылгысыз, ахры -
Күңелемә бигрәк якынсың,
Син бит әле йөрәгемә утлар
Өстәп торган сүнмәс ялкынсың.

Ничә тапкыр, хәсрәтемнән шашып,
Сиңа килдем табыш-киңәшкә,
Авырсынып борып чыгармадың,
Каралмадың, мине күргәч тә.

Гомер буе киңәшләрең белән
Күтәрештең авыр йөгемне,
Җылы сүзең нур өстәде миңа,
Каплаганда болыт күгемне.

Шул көчле нур кара болытларны
Еракларга куып таратты,
Дөньясыннан туйган чакларымда
Яшәр өчен өмет уятты.

Мәңге рәхмәтлемен барысы өчен,
Ярдәмеңне тоям бүген дә,
Якты маяк булдың юлларымда,
Йолдыз булдың гомер күгемдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ҮЗЕМ ӨЧЕН ТАГЫН БЕР ШИГ"РИЯТ ОСТАСЫН ТАПТЫМ. БИК ЗУР РӘХМЭТ!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гади,тормышчан hэм шул ук вакытта тирэн тэъсир итэ торган шигырьлэр. Монсулыгы якты бит аларнын,нэкъ менэ хатын-кызларча...

      Хәзер укыйлар