Логотип
Шигърият

Иртәнге дога

И Раббым!
Рәхмәт, бүген дә
Кояшымны күрдем.
Сөйгәнемнең керфекләрен
Таң җиленә төрдем.

Мең разый, исән дусларым,
Тыныч җирем, күгем.
Өстемә алыр хәлдә мин
Дөньялыкның  йөген.

Әткәем укый намазын, -
Туган нигез исән.
Телем корсын ятимнәрдән,
Гарипләрдән көлсәм.

И Раббым, сулар агышын,
Кош сайравын тыңлыйм.
Зәңгәр күкләргә сокланып,
Ышаныгыз, туймыйм!

Балаларым, оныкларым
Бар да исән-мин.
Җирдәге һәммә кешегә:
- Бәхетле бул! - дим мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар