Логотип
Шигърият

Оҗмахка юл эзләгәнне сакла, язмыш!

Тормыш дигән елга

Хәзер инде үзең бик еракта, 
Хәсрәтләрең минем йөрәктә. 
Безнең аша гомер үтеп бара, 
Барсы-барсы кала еракта. 
Тартып ала язмыш, 
Бөтереп сала
Агымнарга — гамьсез елларга. 
Тотынырга салам да юк хәтта 
Тормыш дигән кырыс елгада.

 

Телеграмма

Хәтер-йортлар белән тулы шәһәр. 
Сине көтәм әле һаман да. 
Көчең җитсә әгәр, кайт син миңа 
Билет ал да үткән заманнан.

 

* * * 

Ни уйлыйсың хәзер?
Күңелеңә
Нинди уйлар хәсрәт китергән?
Җәйме, кышмы — өч аршын җир
 безгә
Тәңребездән мирас ителгән.
Килер ул көн.
Килер соңгы тапкыр
Бабайларга килгән шикелле.
Һәм ятырбыз зират агачының
Яфрак шавын тыңлап икебез.
 


* * * 

Берчак шулай чит шәһәрдә икәү 
Поезд көтеп озак без тордык. 
Хәтерләсәң, бакча эчендәге 
Карусельгә килеп утырдык. 
Хыялландык икәү! План кордык — 
Вакыт кына җитсен үтәргә. 
Уңыш теләп калды сыман бакча 
Без кузгалып чыгып киткәндә. 
Бакча бүген салкын каршылады, 
Тагын килгән идем әйләнеп. 
Ни кызганыч — нигә бу тормышның 
Куласасы кире әйләнми!
 


* * * 

Акланулар, белмим, кемгә кирәк. 
Яратмаган кеше — яратмый. 
Мин барыбер сине сөйгән идем 
Яратмавыңа да карамый.

Хәзер инде, бер килмәсме, дигән 
Өметләрем генә — юаныч. 
Өмет белән тулы киләчәгем 
Синсез үтсә — менә кызганыч.
 


* * * 

Җүләрлек ул — өмет уты ягып 
Кабат сине искә алуым. 
Бары шуны раслый элеккечә 
Гел битараф булып калуың. 
Утка очкан күбәләктәй очам 
Нигә әле сиңа һаман да? 
Үткәннәрне нигә кузгатам соң? 
Гомер җәем эреп барганда?! 
Әгәр күрсәм күзләреңдә синең 
Чагылуын сүнәр шәфәкънең, 
Сүзләр кирәк булмас, мин аңлармын 
Кабат кайтты диеп бәхетем.
 


* * * 

Авырумы, әллә сагышмы бу — 
Ни тәнгә, ни җанга дәва юк... 
Җиңел генә хәл итеп тә булмый, 
Хәл итмичә дә бит чара юк.

Һаман сыкрап торган үз җанымнан 
Җавап көтеп күпме йөрермен? 
Ярым ялган, ярым мәхәббәт ул, 
Сөясең, дип алдый үземне.

Сукыр калдым мәллә? Саташаммы? 
Күрсәтегез, зинһар, юл башын. 
Мәгәр юлым кырыс булса булсын, 
Бары ялгыш кына булмасын.

Барып җитсәм, сезгә өн салырмын, 
Тынычланды, диеп, йөрәгем. 
Ә хәзергә үтәлер дә төсле, 
Үтәлмәс тә төсле теләгем.

 

* * * 

Яз чәчәге кабат яфрак ярды 
Корып барган көзге болында. 
Шулай соңлап кем тапшырган аны 
Салкын җилле язмыш кулына?
Үзем дә бит шушы чәчәк кебек 
Үткәннәрне барлыйм сагынып, 
Сөю уты, беләм, күптән сүнгән — 
Ник кинәттән китәм кабынып?!

 

Язгы мизгелләр

Кыйпылчыгы булып зәңгәр төннең 
Умырзая күккә үрелә, 
Тузганакның сары башлыгында 
Кояш тамчылары күренә.

Кар яуганмы әллә? Алмагачлар 
Нигә ап-ак юрган ябынган? 
Ник шауламый урман, тып-тын тора 
Тирән чоңгыллы күл ярында.

Каеннарда кошлар чыркылдаша, 
Шәмдәй баскан нарат, чыршылар. 
Бар табигать көязләнгән сыман 
Күк күкрәүле майны каршылап.

 

Сөю хисе

Булмаганны җую мөмкинмени?
Ләкин кышын карбыз булмый —
Исе килә,
Яфрак яра кайчак
Кискән агач.
Чәчәк ата көзен
Карт алмагач.
Мөмкинме югалту
Булмаганны?
Күңел сыкрый икән —
Димәк, сөю булган...
Һәм югалган...
 


* * * 

Сагыш, бары сагыш кына...
Караңгы төн. Куе болыт,
Күкнең төбе тишек — яңгыр коя.
Күзгә керми йокы. Тынгы юк,
Шулчак хәтер
Сине эзләп таба,
Кояш чыга кебек күңелдә.
Тик җылытмый нигә?
Чөнки кояш —
Боз астында, елга төбендә.


Илдус Сирматов тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар