«Ишетәсеңме», – ди. Ишетмәскә дә бик риза аны Әскәр, ләкин чукрак түгел бит! Беренче тапкыр бу карчык Әскәргә ун еллар чамасы элек шалтыратты. Телефонны алуга, ят тавыш: «Улым, кайчан кайтасың?» – дип аптырашта калдырды. Егет әле җиденче сыйныфны гына тәмамлап килә иде. Әбинең ялгыш шалтыратуы аңа кызык тоелды.