Логотип
Күңелеңә җыйма

Санаторий маҗаралары – 9

Ир шуны аңлады: мәхәббәтне югалту өчен читкә китәргә кирәкми. Кайчак кеше үз өендә, иң якын кешесенең янында яшәп тә, аннан ераклаша. Чөнки мәхәббәтне саклап калу өчен бергә яшәү генә җитми – бер-береңнең күңелендә дә урын табарга кирәк.

Ахыры. Башы:https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary?ysclid=mw0ldxfg1l825991589

                        http:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-2

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-3

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-4

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-5

                       https://syuyumbike.ru/news/belms-bel/sanatorii-maaralary-5-1792496691

                      https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-8

                       https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-9

Габдерәхим тәрәзә янына килеп урамга күз салды. Тротуар буйлап бер карт ир белән хатын җәяү атлый иде. Ир хатынының кулыннан тоткан, ә тегесе нидер сөйләп, елмаеп бара. Габдерәхим аларга сокланып карады. Кайчандыр ул да Гөлчирә белән шулай йөргән иде. Кышкы суыкта бер-берсенең кулларын ышкып җылытканнары, көзге яңгыр астында бер зонтик астына сыенганнары исенә төште.

Кайчан үзгәрде соң аларның тормышы? Кайчан бер-берсенә әйтер сүзләре бетте? Бәлки, сүзләр бетмәгәндер. Бәлки, алар бер-берсен ишетми башлаганнардыр.

– Гөлчирә, – диде ул, – синең белән сөйләшәсем килә.

– Бүгенгә җитәрлек сөйләштек бугай.

– Юк, мин чынлап әйтәм. Мин күп нәрсәне аңладым.

– Син бүген генә аңладыңмы? – Хатыны аңа баштан аяк карап алды. – Ә мин еллар буе нәрсә эшләдем икән? Сине аңларга тырыштым. Кәефең булмаса, борчымадым. Сөйләшәсең килмәсә, сораулар бирмәдем. Сиңа тынычлык кирәк дип, үземнең күңелемне дә читкә куйдым. Ә син шул тынычлык эчендә минем барлыгымны да оныттың.

Габдерәхим телефонын кесәсеннән алып, Зөлфиянең хәбәрен кабат укыды: «Сезгә бәхет телим. Гаиләгезне саклагыз». Бу сүзләрне укыгач, Зөлфияне сагынуын аңлады. Аның тавышын, елмаюын, бергә күл буенда йөргәннәрен искә төшерде. Ләкин бу сагыну белән бергә күңелендә тагын бер хис уянды. Оялу. Үз-үзеннән оялу.

Ул Зөлфиягә җавап язмакчы булды. «Рәхмәт. Мин сезне онытмам», – дип язды да, җибәрмичә туктап калды. Бу сүзләрне җибәрү нәрсәне аңлатыр соң? Тагын бер ишек ябылмый ачык калырмы? Тагын бер ялганга юл ачармы?

Ул язганнарын тиз генә бетерде дә телефонны өстәлгә куйды.

Кухнядан Гөлчирәнең тавышы ишетелде:

– Габдерәхим, чәй эчәргә кер.

Ир кухняга кергәндә, өстәлдә кайнар аш, салат һәм чәй әзер иде. Гөлчирә аның каршысына утырды. Берничә минут сүзсез генә ашадылар.

– Син бүген бик арыдың, – диде Гөлчирә. – Иртәрәк ят.

Габдерәхим кашыгын бер кырыйга куеп, хатынына карап куйды.

– Син миңа ачуланмыйсыңмыни?

– Ачуланам.

– Алайса, нигә кычкырмыйсың?

Гөлчирә аңа озак кына карап торды.

– Кычкырсам, нәрсә үзгәрер? Миңа булган игътибарың кычкырудан соң гына уянса, аның нинди кыйммәте бар? Мине кызгануыңны түгел, аңлавыңны телим мин!
Габдерәхим башын какты.

– Тырышырмын.

– Тырышырга кирәк, Габдерәхим. Ләкин сүз белән генә түгел.

Ул өстәлдәге савыт-сабаны җыеп, кран астында юарга кереште. Габдерәхим урынында утырып калды. Хатынының һәр хәрәкәтендә ниндидер арыганлык сизелә иде. Элек ул моңа игътибар да итмәгән. Хәзер исә Гөлчирәнең бөгелгән җилкәләрен, чалара башлаган чәчәләрен, кулларындагы вак җыерчыкларны күрде.
Ул кинәт хатынының да гомере узып баруын аңлады. Яшь чакларында алар бергә хыялланып утырырга яраталар иде. Яңа өй, балалар, оныклар, картлыктагы тыныч тормыш... Шуларның күбесе тормышка ашты. Тик юлда бер-берсенә әйтергә тиешле сүзләр генә югалып калды.

Габдерәхим урыныннан торды да хатыны янына килеп басты.

– Гөлчирә, әйдә савытларны үзем юам.

Хатыны кулындагы тәлинкәсен төшереп җибәрә язды.

– Нәрсә?

– Савытларны, дим. Син ял ит.

– Башың авыртмыймы?

– Юк.

– Кан басымың күтәрелмәгәнме?

– Гөлчирә, мин савыт-саба юарга гына җыенам.

Хатынының ирен читендә елмаюга охшаган бер билге шәйләнде.

– Ярар. Юсаң, ю.

Шул кичтә алар бер караватка яттылар, әмма озак вакыт йоклый алмадылар.

Гөлчирә стенага карап ятты. Габдерәхим түшәмгә текәлде. Ул хатынының йокламаганын сулышыннан сизә иде.

– Гөлчирә, син йоклыйсыңмы? – дип сорады ул.

– Юк.

– Мин сиңа бер нәрсә әйтергә телим.

– Әйт.

– Мин санаторийга киткәнче үк синең белән сөйләшергә тиеш идем. Үземне ничек хис итүемне, нәрсә җитмәвен аңлатырга кирәк иде. Ә мин дәшмәдем. Зөлфия белән сөйләшү җиңелрәк булды. Ул мине тыңлады, минем белән көлде. Мин үземне яшьрәк хис иттем. Шул хискә алданып, синең күңелеңне рәнҗеттем.

Гөлчирә аңа таба борылды.

– Ә хәзер нәрсә телисең? Мин сине кичеримме?

Габдерәхим озак уйлады.

– Белмим. Минем сине мәҗбүр итә алмыйм. Тик үз хатамны аңлаганымны белсәң иде.

Габдерәхим хатынын кочаклап аляп, үбәргә теләде, ләкин туктап калды. Хатынының якынлыкка әзерме-юкмы икәнен белми иде. Шуңа күрә кулын кире алды.
Караңгыда Гөлчирә әкрен генә сөйләде:

– Мин сине гомер буе яраттым. Хәтта бүген дә яратам. Шуңа күрә ачуым шулкадәр көчле. Әгәр син миңа бөтенләй чит кеше булсаң, мин синең арттан санаторийга бармас идем…

Габдерәхимнең күзләренә яшь тулды.

– Рәхмәт сиңа.

– Рәхмәт әйтергә ашыкма. Мин сине алып кайттым, ләкин бу барысын да оныттым дигән сүз түгел. Миңа вакыт кирәк.

– Мин көтәрмен.

Иртә белән Габдерәхим гадәттәгедән иртәрәк уянды. Гөлчирә әле йоклый иде. Ул тавыш-тынсыз гына торып кухняга керде. Чәйнекне куйды, ипи кисте. Аннары хатынының яраткан чынаягын алды. Аның чәйне нинди куелыкта яратканын хәтерләргә тырышты. Шикәрне күптәннән салмый иде, чөнки табибы шулай кушкан. Габдерәхим моны да белә иде, ләкин соңгы вакытларда хатынының гадәтләренә игътибар итмәгән иде.

Өстәл янында Габдерәхим хатынынннан күзен алмады.

– Бүген бергә йөреп кайтыйкмы? – дип сорады ул.

Гөлчирә чынаягын этеп куйды.

– Кая чакырасың?

– Күл буена.

Хатынының йөзе җитдиләнде.

– Күл буенда йөрергә күнегеп киткәнсең икән.

– Юк, – диде Габдерәхим. – Мин синең белән йөрергә телим. Элек йөргән кебек.

Гөлчирә аңа озак кына карап торды.

– Ярар. Бүген кич барырбыз. Ләкин бер шарт белән.

– Нинди?

– Юл буе телефон карап бармассың. Башка кешеләргә карап йөрмәссең. Минем белән сөйләшерсең.

– Килештек.

Кичен алар күл буена киттеләр. Кояш офыкка таба авыша, су өстендә алтынсу нурлардан сузылган юл ялтырый иде. Гөлчирә акрын атлады, Габдерәхим аның тизлегенә җайлашты. Элек ул еш кына алдан китә, хатынының артта калуын сизми дә иде. Бу юлы исә янәшә атларга тырышты.

Башта сүзләре бик аз булды. Аннары Гөлчирә яшь чакларын искә төшерә башлады. Аларның беренче очрашуларын, Габдерәхимнең аңа чәчәк бүләк итәргә акчасы булмагач, юл читеннән кыр чәчәкләре җыеп биргәнен сөйләде.

– Син шул чәчәкләрне кәгазьгә төреп биргән идең, – дип көлде ул. – Кәгазьнең бер почмагында синең математика формулалары язылган иде.

– Минем математикам яхшы иде бит, – дип елмайды Габдерәхим.

– Ә хәтерең начарлана башлаган икән. Ул кәгазьне мин әле дә саклыйм.

Ир туктап калды.

– Чынлапмы?

– Әйе. Альбомда.

Габдерәхим сак кына хатынының кулыннан тотты. Гөлчирә кулын тартып алмады, ләкин йөзендә элекке елмаюы әле күренми иде.

– Гөлчирә, мин синең белән яңадан танышырга телим, – диде ул.

– Без бит инде бер-беребезне беләбез.

– Юк икән. Мин синең нәрсә турында уйлавыңны, нәрсәгә борчылуыңны, нәрсәдән шатлануыңны сорамый башлаганмын. Мин синең яныңда яшәп тә, синнән ераклашканмын.

…Өйгә кайткач, Габдерәхим телефонны кулына алды. Зөлфиянең номерын ачты. Озак кына карап торды да, аңа кыска хәбәр язды: «Зөлфия, сезнең белән аралашу миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итте. Ләкин мин үз тормышымдагы проблемаларны башка кешенең хисләре белән бутарга тиеш түгел идем. Сезгә бәхет телим. Мин гаиләмне саклап калырга тырышачакмын. Сау булыгыз».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар