Логотип
Күңелеңә җыйма

Санаторий маҗаралары 3

– Абый, бүген сезнең беренче кичегез. Онытмагыз: санаторийда беренче көнне кем белән танышуыңа карап, калган көннәр дә шулай үтеп китә.

Дщвамы. Башы:https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary

                            https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-2

– Нинди дискотека?

– Санаторийныкы.

– Бүген үкме?

– Әлбәттә. Бүген үк.

Наил шкафтан кара костюмын чыгарды, җәеп салды, ак күлмәген алды, галстугын да әзерләп куйды.

– Сез дә киенегез.

– Минме?

– Әйе, сез.

Габдерәхим көлеп җибәрде.

– Мин юлдан яңа гына килеп төштем бит.

– Шуңа күрә дә барыгыз. Беренче кичне бүлмәдә ятып үткәрүнең мәгънәсе юк.

– Мин дискотекага күптән барганым юк.
– Бүген барырсыз.
Габдерәхим башын чайкады. Аннары чемоданын ачып, хатыны салган кара костюмын чыгарды. Костюмны кулына тотып, берникадәр карап торды. Миңзифаның: «Берәр чара булса, киеп йөрерсең», – дигән сүзләре хәтеренә төште.
– Менә сиңа чара, – дип мыгырданды ул.
Наил көлде.
– Хатыныгыз акыллы хатын икән.

– Әле сез аны күргәнегез дә юк.

– Костюмны салган бит. Димәк, белгән.

Габдерәхим костюмын киеп, көзге алдына басты. Үзен-үзе танымагандай булды. Өйдән чыгып киткәндә, ул санаторийда нәрсә эшләргә икәнен дә белми иде. Ә хәзер инде бүлмәдәше аны беренче көннән үк дискотекага алып төшәргә җыена.

Наил галстугын төзәтеп куйды.

– Әйдәгез, Габдерәхим абый.

– Ә анда күп кеше булырмы?

– Күп.

– Ирләр?

– Ирләр дә бар.

– Хатыннар?

Наил аңа күз кырые белән карап елмайды.

– Хатыннар да бар.

Габдерәхим ишек төбендә бер мәлгә туктап калды. Астан музыка тавышы ишетелә башлаган иде. Әле көчле түгел, әмма идәннәр аша сизелерлек дәрәҗәдә яңгырый. Коридорда хатын-кызларның көлешкән, сөйләшкән тавышлары ишетелеп тора.

Ул шунда, ни өчендер, Миңзифаны исенә төшерде. «Бар, ял итеп кайт», – дигән иде хатыны. Ирнең күңелендә ниндидер сүз белән аңлатып булмый торган сәер хис уянды – оят та, кызык та иде аңа. Хатыны белән ничә ел яшәп ялгызы гына мондый җирләргә барганы юк иде. 

– Ярар, – диде ул. – Күреп кайтыйк инде.

Икесе бүлмәдән чыктылар. Наил алдан атлады, Габдерәхим аның артыннан иярде. Баскычтан төшкәндә, музыка тавышы инде аермачык ишетелә башлады. Габдерәхимнең башында уйлар өере кузгалды. Беренче көнне үк дискотекага төшеп баруын ул үзе дә әле һаман аңлап җиткерә алмый иде. «Мин монда дәваланырга килгән идем бит», – дип уйлады ул. «Хәзер инде яшь чактагы кебек дискотекага төшеп барам».

Музыка залының ишеге янына килеп җиткәч, Наил туктап калды да Габдерәхимгә борылып карады.

– Абый, бер генә нәрсә әйтим.

– Әйт.

– Монда кыюрак булыгыз.

Габдерәхимнең күзләре түгәрәкләнде.

– Нәрсәгә кыюрак?

– Ничек кенә булса да, стенага сөялеп тормаска.

– Мин нишләргә тиеш соң?

Наил елмаеп куйды.

– Күрерсез.

– Син дә «күрерсең» дип кенә сөйләшәсең.

– Чөнки алдан әйтеп булмый.

Наил ишекне ачып җибәрде. Музыка тавышы коридорга ук бәреп чыкты. Зал шактый зур икән. Уртада яшьрәкләр биеп йөри, читтәрәк өстәлләр янына утырып, сөйләшә-көлешәләр. Кайберәүләр инде танышып өлгергән, кемдер кулына сок яки чәй тоткан. Ә иң кызыгы – Габдерәхим фойеда күргән хатын-кызларның күбесе монда да бар иде.

Габдерәхим ишек төбендә туктап калды.

– Рәхим итегез, – диде Наил. – Керегез.

– Керәм инде.

– Тик нигә ишек төбендә торасыз?

– Карап алам.

– Нәрсәне?

– Халыкны.

Наил башын чайкап көлде.

– Карап торсаң, кич буе шулай басып торырга мөмкин.

Габдерәхим аңа ачулы гына карады.

– Син үзең беренче көнне ничек йөрдең соң?

– Мин дә шулай йөрдем.

– Аннары?

– Аннары бер хатын килеп: «Биергә чыкмыйсызмы?» – дип сорады.

– Син нәрсә дидең?

– Чыктым.

– Үзең генә?

– Юк инде, хатын белән.

Габдерәхим елмайды.
– Синең монда ел саен килүеңнең сәбәбе шул икән ләбаса.

– Сәбәпләр күп, абый. Бу – берсе генә.

Наил аны зал эченә алып керде дә, үзе ишеккә таба юнәлде.

– Кая киттең? – дип кычкырып калды артыннан Габдерәхим.

Наил аңа гына кулын селтәде.

– Хәзер киләм!

Габдерәхим берүзе калды. Берничә хатын-кыз аның яныннан үтеп киткәндә, аңа күз төшереп алды. Габдерәхим моны сизгәч, галстугын төзәтеп куйды, аннары ни өчен шулай эшләгәнен үзе дә аңламыйча, күлмәк якасын сыпырды. Бераз басып торгач, музыка тавышыннан һәм халык арасындагы ыгы-зыгыдан арыгандай, читтәрәк торган йомшак диванга барып утырды. «Хәзер киләм» дигән кеше кайдадыр үзенә яңа танышлар тапкандыр инде, дип уйлады Габдерәхим.

Шул чакта гына ул янәшәсендә бер хатын-кызның утыруын абайлады. Зәңгәр күлмәк кигән, озын чәчләрен җилкәсенә таратып җибәргән хатын аңа карап елмайды.

– Хәерле кич. Нигә биемисез? – дип сорады ханым.

Габдерәхим башта сорауга нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, бер мәлгә тынып калды.

– Мин... яңа кеше бит әле. Кая карасам да, барысы да таныш түгел, – диде ул. Хатын елмаеп куйды.

– Таныш түгел булса, танышырга кирәк.

– Мин Габдерәхим.

– Ә мин Зөлфия.

Башта алар биеп йөргән кешеләргә карап утырдылар, анан сүз үзеннән-үзе ялганып китте. 

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар