Санаторийда ял иткән иренең шалтыратулары сирәгәйде. Элек һәр вакыйга турында хәбәр биргән Габдерәхим хәзер сөйләшкәндә трубканы тизрәк куярга ашыкты.
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary
http:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-2
http:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-3
http:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-4
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-5
Габдерәхим үзе дә сизми калды: соңгы көннәрдә аның тормышында сәер үзгәрешләр башланды. Беренче көннәрдә күзен ачуга иң беренче булып хатыны Гөлчирә исенә төшә иде. «Өйдә нишләп ята икән? Чәй эчтеме икән? Мине сагынамы икән?» дип уйлый иде. Хәзер исә, күзен ачуга, башына бер генә исем килә: Зөлфия. «Кызык, бүген нинди күлмәк кияр икән? Чәчләрен ничек итеп тарар икән? Мине күргәч, елмаермы икән?» Шушы уйлардан үзе дә сискәнеп киткән Габдерәхим юрганын башына ук тартып каплый.
– Әй, Габдерәхим, картайган көнеңдә нишләвең бу? – дип пышылдый ул юрган астында. – Син монда дәваланырга килдең, башыңны югалтырга түгел! Алтмышка җиткәнче акылың белән яшәргә өйрәнмәдеңмени? Өйдә хатының бар! Гөлчирә! Исеме дә бар, характеры да бар!
Ләкин йөрәк дигән нәрсә акылга буйсына торган булса, табиблар аңа аерым бүлек ачмас иде, мөгаен.
Зөлфия елмаеп караса, Габдерәхимнең бөтен акыллы сүзләре башыннан җил белән очып китә. Кичә генә көзгегә карап: «Син инде яшь егет түгел, үзеңне кулда тот!» – дип вәгъдә биргән кеше бүген Зөлфияне күрү өчен ашханәгә унбиш минут алдан килеп утыра. Өстәлгә җәелгән ак ашъяулыкның читен бармаклары белән сыпыргалап, ишеккә карап тора.
– Кемне көтәсең? – дип сорый бүлмәдәше Наил.
– Беркемне дә.
Бер көнне кичке аштан соң, алар паркка чыкты. Зөлфия аның йөзенә карап, кинәт сорап куйды:
– Габдерәхим, сез соңгы вакытта нигә гел уйчан йөрисез?
Габдерәхим алдан әзерләп куйган җавабын шунда ук искә төшерде.
– Дәвалану тәэсир итә, Зөлфия ханым. Организм яңара, диләр бит.
– Ә йөрәк тә яңарамы?
Габдерәхим йөткереп куйды. Аннары галстугы булмаса да, муенын рәтләгәндәй итте.
– Йөрәккә килгәндә... аны табибтан сорарга кирәк.
– Алайса, табибка әйтегез: сезнең йөрәгегез мине күргәч кенә нигә шулай тиз тибә икән?
Габдерәхимнең авызы ачылды, ләкин җавап чыкмады. Башында әллә ничә җөмлә бөтерелде, тик берсе дә теленә килмәде.
Ахыр чиктә ул иң ышанычлы сүзне сайлады:
– Бу... һавадан булырга мөмкин.
– Һавадан?
– Әйе. Монда кислород күп бит.
Зөлфия көлеп җибәрде.
– Алайса, сезнең йөрәккә кислородны мин генә җиткерәм икән!
Габдерәхимнең колак очларына кадәр кызаруын күргәч, Зөлфия тагын да ныграк көлде.
Ә Габдерәхим шул мизгелдә үз гомерендә беренче тапкыр кислородтан оялган кеше булуын аңлады.
Гашыйк ир Зөлфиягә агачлар, болытлар, күлдәге үрдәкләр, хәтта юл буендагы каргалар турында да сөйләргә әзер иде.
– Карагыз әле, Зөлфия ханым, нинди матур каен!
– Әйе, бик матур.
– Ә теге наратны күрәсезме? Наратның гомере озын була, диләр.
– Моны да беләсез икән!
– Мин, гомумән, күп беләм. Тик өйдә сөйләргә тыңлаучы гына булмады.
Бу сүзне әйтүгә Габдерәхим үзе дә бераз уңайсызланып китте. Аның Гөлчирәсе начар хатын түгел. Өйдә бөтен эшне белә, иренең даруын да вакытында бирә, авырып китсә, төннәрен йокламыйча карый. Ләкин Габдерәхим нәрсә турында гына сөйли башласа да, ул гадәттә:
– Кеше кебек сөйләш инде! Каргаңны, каеныңны куй! Иң элек кибеттән сөт алып кайттыңмы, шуны әйт! – дип сүзен бүлдерә дә куя.
Ә Зөлфия тыңлый. Көлә. Үзе дә сораулар бирә. Габдерәхим өчен моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату кыен иде. Кеше алтмышка таба атлаганда да үзен тыңлаганнарын, сүзенә колак салганнарын теләми калмый икән. Габдерәхим үз-үзен тынычландырырга тырышты: «Бу мәхәббәт түгел. Юк, нинди мәхәббәт булсын! Без бит бары тик аралашабыз. Кеше белән сөйләшүнең бер гаебе дә юк».
Тик нигәдер Зөлфиянең яңа күлмәген күрсә, кәефе күтәрелә. Ул елмайса, көне кояшлы була. Зөлфиясез санаторийның ашы да тәмсез, паркы да күңелсез, хәтта үрдәкләре дә кирәксез булып тоела.
Бер көнне Наил түзмәде.
– Габдерәхим, синең белән җитди сөйләшергә кирәк.
– Тыңлыйм.
– Син чынлап та гашыйк булдың, ахрысы.
Габдерәхим шаркылдап көлде. Көлде дә шундук җитдиләнде.
– Наил, юкны сөйләмә. Мин бит гаиләле кеше.
– Беләм. Гаиләле булуыңны мин генә түгел, синең телефондагы Гөлчирә исемле кеше дә беләдер дип өметләнәм.
Габдерәхимнең көлүе кинәт туктады.
– Гөлчирәгә ни булган?
– Берни дә булмаган. Әлегә.
Наилнең бу «әле» дигән сүзе Габдерәхимнең күңеленә энә булып кадалды.
Кичен бүлмәсенә кайткач, озак кына уйланып ятты. Аннары телефонын кулына алды. Хатыныннан хәбәр юк иде. Үзе дә шалтыратырга ашыкмады. «Өйдә эше күптер. Минем дә башны катырырга яратмый бит», – дип акланды ул. Чынлыкта исә, иртәгә Зөлфия белән күл буена барыргамы, әллә урман сукмагыннан урап кайтыргамы, шуны уйлый иде. Тормышының бөтен мәгънәсе ике маршрутка сыеп калганын ул әле аңлап бетерми иде.
Өйдә калган Гөлчирә исә иренең бу яңа «сәламәтләнүен» башкача бәяли башлады. Башта Габдерәхим көн саен диярлек шалтырата иде. «Чәй эчтем, дару эчтем, паркта йөрдем, ашта ит кисәге бар иде, ләкин тозы җитми», – дип, санаторийдагы һәр вакыйга турында хисап тотты. Кыскасы, Гөлчирә иренең санаторийдагы тормышын телефон аша да күргәндәй булып торды. Аннан иренең шалтыратулары сирәгәйде. Элек һәр вакыйга турында хәбәр биргән Габдерәхим хәзер сөйләшкәндә трубканы тизрәк куярга ашыкты.
– Гөлчирә, мин хәзер... соңрак шалтыратырмын. Һәм телефон өзелә. Гөлчирә аптырап экранга карап кала.
– Кызык, – дип сөйләнә ул. – Кислород коктейле эчәргә киткән кеше биш минут эчендә өч тапкыр «соңрак шалтыратырмын» дип әйтми. Әллә чәйне дә йөгереп эчәләрме анда?
Башта ул моны санаторий тәртибенә сылтады. Аннары телефон начар тотадыр, дип уйлады. Өченче көнне исә күршесе Фәридәгә шалтыратты.
– Фәридә, синең ише акыллы хатыннан киңәш сорыйм әле.
– Тыңлыйм, Гөлчирә.
– Санаторийда ирләрне нәрсә белән тукландыралар икән?
– Ничек инде нәрсә белән? Ашханәләре бардыр бит.
– Ашханәсен беләм. Мин башка нәрсә турында сорыйм. Минекенең тавышы үзгәргән.
– Тамагы авыртамы әллә?
– Юк. Элек телефоннан сөйләшкәндә сулышы да ишетелми иде. Хәзер әллә кая ашыга. Сөйләшеп бетермичә үк саубуллаша.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк