Шул мизгелдә ул үзенең санаторийга килгәндәге хәле белән хәзерге халәте арасында зур аерма барлыгын аңлады. Биредә ул тәнен генә дәвалап калмыйча, күңеленә дә ял бирергә өйрәнә иде.
Дәвамы. Башы https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-2
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-3
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-4
Габдерәхим санаторий тормышына баш-аяк белән чумды. Баштарак ул биредә көннәрен ничек уздырырга белмичә, бүлмәдә ятып, сәгатькә карап утырырмын дип уйлаган иде. Баксаң, вакыт тиз уза, күз ачып йомганчы көн үтеп китә. Иң кызыгы – ул үзенең кайчан, ничек итеп яңа танышларына шулкадәр ияләшеп китүен дә сизми калды.
Дүртәүләп ашханәгә йөрү гадәткә керде: Габдерәхим, Наил, Людмила һәм Зөлфия.
Санаторий ашханәсендә иртәнге аш сәгать сигездә башлана иде. Зур тәрәзәләрдән төшкән иртәнге кояш нурлары ак өстәлләрне яктырта, фарфор чынаякларның, чәнечке-кашыкларның һәм тәлинкәләрнең чыңлавы бөтен залга тарала. Пешекчеләр әзерләгән ботканың хуш исе кайчак шулкадәр тәмле булып борынына килеп бәрелә ки, Габдерәхимнең ашханәгә кергәнче үк аппетиты ачылып китә. Монда башка санаторийлардагы шикелле өстәлләргә номерлар бөркетелмәгән. Кем иртәрәк килә – шул уңайлырак урынга утыра. Соңга калдыңмы – рәхим ит, буш урын эзлә! Берәүләр тәрәзә буендагы өстәлләрне ярата, икенчеләре ишеккә якынрак утыра, ә кайберәүләр, күрәсең, табибның күзенә ешрак чалыну өчен, нәкъ уртадагы өстәлләрне сайлый иде.
Наил исә бу мәсьәләне үзенчә хәл итте. Бер көнне ул иртәнге ашка башкалардан иртәрәк килде. Ашханә администраторының әле чәй дә эчеп өлгермәгән чагына туры килеп, аның янына килеп басты.
– Тыңлагыз әле, бер кечкенә генә үтенечем бар иде, – дип башлады ул гаять җитди кыяфәт белән.
– Нинди үтенеч тагын? – дип сорады администратор, аңа шикле караш ташлап.
– Без – дүртәү. Бер өстәлгә сыймый калмабыз, тик көн саен төрле урынга күчеп йөрүдән туйдык. Бер көнне тәрәзә буенда, икенче көнне ишек төбендә, өченче көнне кемнеңдер чемоданы янында утырабыз. Без бит санаторийга дәваланырга килгән кешеләр, күчмә цирк түгел!
Администратор көлеп җибәрде.
– Ярар, ярар. Аулак почмакта бер өстәл бар. Шунда утырыгыз.
– Менә монысы башка мәсьәлә! – диде Наил канәгать кыяфәттә. – Безгә тынычлык та кирәк, тәмле итеп ашап алырга да кирәк, ә иң мөһиме – бер-беребезне югалтмау кирәк.
Шулай итеп Наил дүрт кешегә аулак почмакта өстәл сөйләшеп куйды. Шуннан соң алар иртәнге һәм төшке ашны һәрвакыт диярлек бергә ашый башладылар. Тик бу өстәлнең үзенчәлеге шунда иде: ул ашханәнең иң аулак урынында булса да, иң күп игътибар җәлеп итә торган почмакка әйләнде. Моның сәбәпчесе Наил иде. Ул сөйләгәндә үз өстәлендә утыручыларны гына түгел, янәшәдәгеләрне дә көлдерә белә. Кайчак аның шаяруларын ишетеп, кашыкларын авызларына китергән килеш туктап калган кешеләр дә була.
Бер көнне ул ботка турында шундый кызыклы хикәя сөйләде ки, Людмила көлә-көлә чәен ялгыш кына Наилнең тәлинкәсенә түгеп җибәрде.
– Менә сиңа кирәк булса! – дип сикереп торды Наил. – Минем боткам чәйле булды бит! Ашханә менюсына яңа ризык өстәлде: «Наилчә әзерләнгән ботка»!
– Аны ашап караган кеше икенче тапкыр заказ бирмәячәк, – диде Зөлфия, көлүен тыя алмыйча.
– Иң мөһиме – бер тапкыр булса да истә калырлык булсын! – дип җавап бирде Наил.
Габдерәхим дә рәхәтләнеп көлде. Соңгы елларда ул үзен шулай иркен тотып, бер сәбәпсез диярлек көлгәнен хәтерләми иде. Читтән караган кешеләр аларны еш кына бер гаилә дип уйлыйлар иде. Дүртәүнең бер өстәл артына җыелып утыруы, бер-берсенә ризык тәкъдим итүләре, Наилнең Людмила белән шаяруы, ә Зөлфиянең Габдерәхимгә серле карап елмаюы – барысы да шундый фикергә нигез бирә иде.
Наил иртән үк күтәренке кәефтә була, Людмила белән сөйләшеп-көлешеп утыра, кайчак чәен дә суынганчы эчеп бетермичә, әллә нинди кызыклы хикәяләр сөйли. Людмила аның сүзләрен игътибар белән тыңлый, кайчак үзе дә каршы сүз әйтеп, Наилне аптырашта калдыра. Зөлфия исә ашыкмый гына ашый, кайчак Габдерәхимнең тәлинкәсенә күз төшереп, аның нигә шулкадәр аз ашавына аптырый.
– Син гел шулай аз ашыйсыңмы? – дип сорады ул беркөнне.
– Юк, – диде Габдерәхим. – Өйдә миннән калган ризык булмый иде.
– Ә монда нәрсә булды соң?
Габдерәхим Наилгә карап куйды. Тегесе шул минутта ниндидер яңа мәзәк сөйләргә җыенып, кулларын җәеп тора иде.
– Монда ашарга гына утырмыйбыз бит, – диде Габдерәхим елмаеп. – Сөйләшеп утырганда ризыкны онытып җибәрәсең икән.
– Алайса, Наилгә аерым порция бирергә кирәк. Ул сөйләгәндә сезгә дә, Людмилага да ашарга вакыт калыр, – диде Зөлфия.
– Ә мине ник гаеплисез? – дип каршы төште Наил. – Мин бит кешеләрне рухи яктан тукландырам!
Габдерәхим беренче көннәрдә ашханәдә үзен бераз кыенсынып тота иде. Башта ул сөйләшүләргә артык кушылмый, күбрәк тыңлап утыра, кайчак башкалар көлгәндә генә елмаеп куя. Әмма вакыт узган саен бу урынның үзенә күрә бер күңелле гадәткә әйләнүен сизде. Кеше бирегә ашар өчен генә түгел, бер-берсе белән күрешер, хәл белешер, кайчак күңел бушатыр өчен дә җыела икән.
Кемдер кичәге вакыйгаларны сөйли, кемдер бүгенге процедурадан зарлана, кемдер табиб турында киңәш бирә. Берәүләрнең авырулары турында сөйләшүе шулкадәр озакка сузыла ки, тыңлаучылар үзләре дә кайсы җирләре авырта башлаганын тикшереп куя. Икенчеләре исә, киресенчә, бер генә чирне дә искә алмыйча, гел шаярып утыра.
Бер көнне Наил ашханәгә кулында кечкенә генә кәгазь тотып килде.
– Бүгеннән башлап безнең өстәлдә тәртип булачак! – дип игълан итте ул.
– Нинди тәртип тагын? – дип сорады Людмила.
– Мин безнең төркем өчен көндәлек план төзедем. Иртәнге ашта – кәеф күтәрү, төшке ашта – тәҗрибә уртаклашу, кичке ашта – көн дәвамында булган вакыйгаларга анализ ясау.
– Ә ашау кайчан була? – дип сорады Зөлфия.
Наил кәгазенә карагандай итте.
– Ашау һәр бүлек арасында каралган. Әмма планнан тайпылырга ярамый!
– Юк, – диде Габдерәхим, бу юлы сүзгә үзе дә кушылып. – Бу синең ашарга караганда сөйләргә күбрәк яратуыңны күрсәтә.
Наил бер мизгелгә тынып калды. Аннары өстәлгә кулын сугып көлеп җибәрде.
– Менә бит! Габдерәхим дә тел ачты! Дуслар, бу – тарихи вакыйга. Бүгенге көнне календарьга билгеләп куярга кирәк!
Габдерәхим үзе дә көлде. Элек мондый шаяруларга ул, бәлки, сүзсез генә елмаеп җавап бирер иде. Ә хәзер инде үзе дә сүз таба, башкаларның уенына кушыла, хәтта кайчак беренче булып шаярта башлый.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк