Логотип
Арабыздан беребез

Җитмеш биш мең чакрым

Сез бу язманы укыганда, ул, мөгаен, юлда булыр. Һәр баруында «бәлки инде монысы соңгысыдыр» дигән өмет белән утыз дүртенче тапкыр куркыныч сәфәргә кузгалуы бу аның.

Алда – мең чакрымга сузылган озын юлның бер башында – газиз ире һәм аның сугышчан дуслары, артта – әниләренең тизрәк әйләнеп кайтуын дүрт күз белән көтеп торган өч йөрәк парәсе. Ничәмә-ничә тапкыр бару-кайтуларын бергә кушсаң, чакрымнар исәбе дистәләгән меңнәргә тула. Ире яу кырында булганда бу сәфәренең дә соңгысы түгеллеген аңлый Мәүлия.

«Болай йөрүеңне ташла. Үзең, балаларың турында уйла. Ирең анда булу гына да җиткән бит», – диләр аңа. Үпкәләми. Бу сүзләрне ни өчен әйткәннәрен, нәрсәдән курыкканнарын яхшы белә. Тик алар күп нәрсәнең тышкы кабыгын гына күрә шул. Ә Мәүлия дөньяны инде күптәннән башкача тоя. Аны көткәннәрен, анда ярдәм кирәген, кая гына барса да Аллаһы Тәгаләнең саклап йөртүен тойганда, ул әле бу юлдан тайпылмас. Көчле булган өчен түгел, юк. Йөрәгендә чиксез ярату яшәгән өчен. Ирен, балаларын, тормышны, кешеләрне яраткан һәм яхшылыкның көченә ышанган өчен.

«29.09.2022. Тормышны «аңа кадәр» һәм «аннан соң» дип икегә бүлгән көннәр була. Безнең өчен
ул менә шушы көн, мобилизация көне. Моңа кадәр түм-түгәрәк булган бәхетебез чәлпәрәмә килгән көн. Дүрт ел узып та киткән. Мобилизациягә кадәр без гап-гади тормыш белән яшәдек. Шатлык белән тулы, җылы, үзебез корган тормыш иде ул. Ә аннары... повестка. Киткәндә ул мине кочагына алды да, күзләремә туп-туры карап: «Өч айдан кайтам, ишетәсеңме? Өч ай! Аннары өйдә булам», – диде. Күз яшьләремне сөртеп, баш кактым. Мин бу сүзләргә шулкадәр ышанган идем...» – «Помощь СВОим Татарстан» волонтерлар оешмасының җитәкчесе, өч бала әнисе Мәүлия Сәлахованың социаль челтәрдәге сәхифәсендә юллар бу.
Аның ире – Илшат Сәлахов – СВОга мобилизация белән алынган меңнәрнең берсе. Позывное – Татарин. 1234 нче полк сугышчысы дүрт ел инде алгы сызыкта.

Волонтерлар белән очрашкач, һәрвакыт бер сорау бирелми калмый: «Волонтерлыкка нәрсә китерде сезне? Бу эшегез нәрсәдән башланды?» Мәүлиянең җавабы, бәлки, күпләргә сәеррәк тоелыр: үзен депрессиядән коткарыр өчен керешә ул бу авыр да, җаваплы да, игелекле дә һәм шул ук вакытта күп нәрсәләргә күз ачтыра да торган эшкә. Йөрәк астында тагын бер бәләкәй йөрәк типкәнен ире «ленточка» артына киткәч кенә белә Мәүлия. Өченчесе! Борчылулар, йокысыз төннәр, ире өчен ут йотулар эзсез узмый – бик авырлык белән күтәрә ул кызлары Камиләне. Атналар буена хастаханәдә дәвалану, әледән-әле ашыгыч ярдәм чакырту, табибларның үзара шомланып пышылдашулары... «Минем бу авырлыкларны кичерүемне Илшат кына белмәсен. Минем өчен аның җаны бәргәләнмәсен», – андый вакытларда Мәүлиянең бөтен теләгәне әнә шул була.
Бала тапкан хатын-кызларда депрессия башлану сирәк хәл түгел. Ирен сугышка озатып, берүзе өч бала үстерүче ананы да эзләп таба ул. «Илшат 15 көн хәбәргә чыкмады. Нәрсә уйларга, кемнән ярдәм сорарга белмим. Үземне төпсез упкынга очкандай хис иттем. Тирә-ягымда бар да кара, бар да күңелсез. Ә күңелдә куркудан башка берни дә юк...» – дип искә ала ул шомлы көннәрне волонтер ханым. Менә шул караңгылыкта: «Мин хәзер сынам икән, барысы да сыначак. Аның хакына, балалар хакына, киләчәк хакына мин сынарга тиеш түгел», – дигән уй кабына. Шушы уй караңгылыкны яктырта, упкыннан чыгарга көч бирә Мәүлиягә.

Ире хезмәт иткән взводтагы егетләрнең хатыннарыннан гына торган группа төзи ул. Волонтерлыкка таба ясаган иң беренче адымы була бу аның. «Егетләргә анысы кирәк, монысы кирәк икән», – дип язышалар, хәбәрләр белән уртаклашалар. Кирәк булган ул әйберләрне үзара җыелышкан акчага алып, исемле посылкалар тутырып, гуманитар ярдәм илтүчеләргә алып барып тапшыралар. Кайбер волонтерлар инде ул арада хәрби операция зонасында булып кайтырга да өлгерә. Берара сугышчыларның үзләрен дә ялга җибәрә башлыйлар. 2023 ел бу. Камиләләренә инде яшь тулып китсә дә, Илшатны гына җибәрергә уйлаучы юк.
Мәүлия тәвәккәлли: гуманитар ярдәм илтүчеләрдән үзен дә утыртып алып баруларын үтенә. «Баруын барырсың, ләкин иреңне күрерсең дигән гарантия юк», – диләр аңа. Мәүлиягә Рәмилә исемле кыз да иярә. Аны да ирен күрү өмете ерак юлга әйдәкли.

Бу вакытта Татарстан егетләреннән торган 1234 нче полк Луганск өлкәсендә төпләнә. Әле ул чакта штаблары урнашкан җиргә кадәр керә ала гуманитар конвой. Мәүлия сорауны туп-туры командирның үзенә бирә: «Нишләп сез минем иремне ялга кайтармыйсыз? Аның бит яңа туган баласын да күргәне юк». «Әгәр аның монда яңадан әйләнеп киләчәгенә сүз бирсәң, ирең кайтыр, – диләр аңа. – Ул килмичә торып, башкаларга ял бирелмәячәк. Хәзер белешәбез, тыл зонасында булса, яныңа чыгар. Эчкә кереп китсә, чыга алмый, кайткач күрешерсез». Ул мизгелләрдә ниләр кичергәнен Мәүлия үзе генә белә. Шалтыратып: «Иреңне көт, 40 минуттан чыгачак», – диләр. Хатынын күреп, и ачулана Илшат. Ярсудан түгел, аның өчен борчылудан гына бу хисләре.

– Кайтыр юлга чыгып, чикне генә үткән идек, Илшат шалтыратты: «Матурым, сезнең арттан кайтып киләм! Өйдә күрешербез». Кемдер миңа, иреңне күрер өчен генә йөрисең, ди. Хәтта шулай булган очракта да, бу начармыни? Әмма мине белгән кеше бу сүзләрне әйтми. Әлбәттә, анда кадәр баргач, иремне дә күрә алсам, бик сөенәм. Тик мин аның өчен генә бармыйм. Андагы һәр сугыш-чы өчен җаным авырта минем. Алар барысы да үзебезнекеләр, барысы да якын. Без башта үзебезнең взводка гына булыша идек. Хәзер 1234 нче полкка һәм 10 нчы штурм бригадасына да ярдәм илтәбез. «Помощь СВОим Татарстан» оешмасында 74 активист һәм сигез волонтер без. Гөлзирә, Гөлнар, Ольга, Зөлфия, Марат абый, Алсу, Сәвия апалар һәм мин. Барыбызның да йә ире, йә улы, йә туганы СВОда. Гүзәл апа белән Марат абый Зәйнуллиннар бөтен гаиләләре белән кушылды. Уллары (позывное – Аякс. – авт.) анда. Аның хатыны Алсу да, Сәвия апасы да бездә. Апастан алар. Егетләргә булышыр өчен җан атып торалар. Ибраһимова Гөлзирәнең дә ире СВОда. Ул да ирен күрер өчен минем белән меңәр чакрым юл узарга риза. Ольганыкы да.

«Помощь СВОим Татарстан» оешмасында бүген сигез волонтер һәм 70 активист. Төркемебездә башта үзебез генә – сугышчыларның хатыннары гына идек. Тора-бара башкалар да кушыла башлады. «Сез илтеп тапшырасын беләбез», – дип, исемле посылкаларны да безгә китерәләр. Авыл-ларда егетләргә чын күңелдән булышырга омтылган актив апалар бик күп. Алар шыпырт кына нидер эшли: кем маскировка ятьмәсе үрә, кем коры аш әзерли, чәй киптерә, чәкчәк пешерә, оекбаш бәйли... Балык Бистәсе районының Биектау авылыннан «Ярдәм-Помощь Биек-тау» безнең белән. Алар анда күбәү. Рузалия апа белән Наил абый Гайфетдиновлар, Балтач авылыннан Алсу һәм Рөстәм Вафиннар бөтен авыллары белән маскировка ятьмәләре үреп китерә. Алсу апа клубта эшли, үз янына бик күп активистны туплаган. Яңа Арыштан Рәзидә апа белән Илдус абый Хафизовлар икәүләшеп коры ашлар әзерли. Инде бездән китсә дә, Фоат абый Галимуллинны да әйтеп үтәсем килә. Группаны аның белән бергә ачкан идек. Беренче тапкыр барганда да аның белән бардым. Кукмарада Гөлнар Фатыйхова дигән кызыбыз бар. Үзләренә якын авылларда җыелган гуманитар ярдәмне туплап, төреп, кемгә икәнен язып, безгә алып килә. Әнисе белән үзе дә токмачлар кисеп киптерәләр. Тагын бер активистыбыз – «Фәридә-Алсу» дуэтыннан Алсу. Аның улы да СВОда, әлерәк нык кына яраланды. Алсу шундый авыр хәлдә дә сыгылып төшмәде, шулкадәр сабыр кеше ул. Аның белән хәйрия концерты оештырып, җыелган акчага сугышчыларыбызга кирәкле әйберләр алдык.
Безнең белән Татарстанның Премьер-министр урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринатовна, аның киңәшчесе Хәбибрахманова Ләйлә Фоатовна. Ярдәмнең бит төрлесе була – аларның берсе дә артык түгел.

Дөрес әйтә ул. Кайнанасы Рания ханымның да килене ерак сәфәрдә чакта оныкларын алып калуы шулай ук зур ярдәм бит. Мәүлия белән аларның штабында очраштык. «Помощь СВОим Татарстан»ның штабы Казанның Имәнлек урамында урнашкан. Егетләргә илтәсе барлык гуманитарка шушында туплана. Без килгән көнне дә фронттагыларга тапшырасы генераторларны подвалга ташу белән мәшгуль иделәр. Мәүлиягә булышырга ире Ильяр һәм кызы Диләрә белән Зөлфия Кәбирова да килгән. Зөлфия мобилизация башланган көннән бирле волонтерлыкта. Аның да бертуган абыйсын СВОга алалар.

– Алар әле «Казан ЭКСПО»да булганда ук кирәкле әйберләрен җыеп китерә идек инде. Кемдер ун пар оекбаш сорый, кемгәдер дымланган салфеткалар кирәк. Унны сораса, егерме пар итеп тыгасың, егермене сорый икән, утыз итәргә тырышасың... Алар һәр әйберне үзара бүлешә анда. Мин башта Кукмара районының волонтерлар төркемендә булдым. Аннары үзем дә төркем ачып, акчаны аерым җыя башладым. Егетләр сораган әйберләрне үзебезнең гаражда туплап, тартмаларга тутыра идек тә, гуманитар йөк илтүчеләргә алып барып җиткерә идек. Мин тутырам, Диләрә скотч белән ябыштыра, ә ирем Ильяр машинага төйи. Мәүлия: «Сине үз сафыбызда күрергә телим», – дигәч, шушы төркемгә күчтем, – ди Зөлфия.

Үзе артыннан ире белән кызын да ияртә ул. Диләрә әле сигезенче класста гына укый. Яшьтәшләре дәресләрдән соң телефонда уйнаганда, Диләрә солдатлар өчен махсус беләзекләр үрә. «Браслет выживания» дип аталган беләзек, сүткәч, бишәр метрлы бауга әверелә. 150 килога кадәр чыдата торган бу бау сугыш кырында нәрсәгә дә ярый. «Беләзекләр үрү идеясен интернетта күрдем. Үземнең дә өйрәнәсем килде. Әти шунда ук кирәкле тактаны ясап бирде. Беренчесен бик озак үргән идем, хәзер инде бер беләзекне үрергә 10 минут та җитә», – ди волонтерлыкка яшь кандидат. Классташларына да бу хакта сөйләвен, әле мастер-класс күрсәтеп, аларны да беләзек үрергә өйрәтергә теләвен дә әйтте Диләрә.

Волонтерлар көче белән фронтка иң кирәкле җиһазлар илтеп  тапшырыла.
Айга бер тапкыр ике экипаж – шыплап төялгән ГАЗель белән Мәүлиянең машинасы шушы штабтан гуманитар сәфәргә кузгала. Рульдә бер-берсен алыштыраалыштыра, ялга да тукталмыйча бара алар. Һәр минут кадерле. Анда егетләр көтсә, өйдә балалары зарыга.
– Запросларны егетләрнең үзләреннән генә алам, – дип аңлата Мәүлия. – Хатыныннан да, әти-әнисеннән дә түгел, бары тик сугышчының үзеннән. Сораган әйберсен үз кулына илтеп тапшырабыз аннары. Егетләргә дроннар кирәк, техника, генераторлар... Ә алар кыйммәт. «Ник соң безнең группага гына шундый кыйммәтле запрослар бирәсез?» – дим аларга. «Чөнки синең ул запросны ябасыңны беләбез», – диләр.
Балачагымда могҗизага ышанмый идем. Ә хәзер менә ышанам. Егетләрнең машиналарын шартлатканнар иде, машина сорадылар. Ай буе акча җыйсак та, без ул запросны яба алмадык. Иртәгә юлга кузгалырга кирәк, ә машина юк... Шул көнне Валентина исемле бер ханым яза: «Күздә тоткан машинаң бармы?» – дип сорый. Карап куйган машина булса, хәзер үк барып, сатып алырга куша. Андый машина бар да, акча җитеп бетми. «Мин акчаң бармы дип сорамадым бит, күздә тоткан машина турында сорадым. Ә акчаны үзем бирәм», – дигәч, утырып еладым. Валентина Кондратьева – безнең спонсорыбыз. Позывное – Атаманша. Казачество-дан ул. «Акча бүген бар, иртәгә юк. Теләсә кемгә акча чыгарып салырга риза түгел мин, ә сиңа бирәм», – ди. Ул безнең группаны бик озак карап барган булган. Рамил Гафиуллин – бизнесмен, ул безгә дүрт ел булыша инде. Рөстәм Юсупов – оешмабызга менә шушы штабны бирде, бөтен чыгымнарын түләп бара, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Михаил Григорьев, Наталья Храбрыхка да рәхмәтебез зур. Михаил үзе дә сугышта булган кеше, андагы хәлне аңлый.

Могҗизага тиң хәлләр безгә гел очрый. Берсендә безнекеләр янына бөтенләй башка яктан кердек. Марат абый да, мин дә алга таба кая барасын белмибез. Юл уртасында туктадык та, картаны карамакчы булабыз. Интернет та, элемтә дә юк... Тирә-якта үле тынлык. Без монда ялгыз. Чарасызлыктан инде йөрәк сызлый башлаган иде, кинәт яныбызда бер машина туктады. Яшь кенә егет күзләремә шулкадәр төбәп карый, әйтерсең лә мине күптәннән белә. Күзләре нурлы, бераз моңсу да. Үзе елмая. «Күр, сиңа карап елмая», – дип пышылдый Гөлназ. «Сезгә әнә теге якка барасы. Анда инде үзегезгә кирәкле кешеләрне күрерсез», – дип юл күрсәтте дә, борылып, килгән юлыннан кире китеп тә барды. Югыйсә бөтенләй башка якка таба бара иде бит. Без ул күрсәткән юлдан киттек һәм тиздән чынлап та егетләрне күреп алдык. Үзебезнекеләр, исәннәр! Машинадан төшеп, бу хәлләрне сөйләгәч, Сәвия апа шыпырт кына әйтеп куйды: «Бәлки, ул сине белгән сугышчы егетнең җаны булгандыр...» Мин моны ничек аңлатырга да белмим, ләкин шулчак тәнем өшеп киткәндәй булды. Кем генә булса да, Аллаһы Тәгалә аны безгә ярдәм итәр өчен җибәргән. Ул юлны кичкәндә мизгел саен Бөек Кодрәт Иясенең безне саклаганын тойдым. Могҗиза түгелмени бу?

Әле менә бу утыз өченче тапкыр баруыбызда да безне фәрештәләр генә саклады. Каршыбызда обгонга чыккан машина килеп бәрелде безгә. Артка таккан прицеп аркасында гына юлдан чыгып очмый калдык. Ләкин бәрелгән машина белән алга таба юлны дәвам итеп булмады, бераз гына баруга сцеплениесе янып чыкты. Инде барып җитәргә йөз генә чакрым калгач бит! Буксирдагы Ниваны төшереп, мин шуңа күчеп утырдым. Уйлап торырга вакыт юк, тиешле сәгатькә, билгеләнгән ноктага барып җитәргә кирәк. Ватылган машина белән Сәвия апаны таныш булмаган бер авылда калдырырга туры килде. Сәвия апа чын герой ул безнең. Миңа шулкадәр ярдәме зур аның. Хаҗга баргач та безнең өчен догалар кылган. Геройлар сугыш кырында гына түгел. Геройларның әнә шундыйлары да була.

Бу юлы гуманитар ярдәмне алыр өчен иремне чыгарганнар. Аның белән бергә чыккан сугышчылар әйткән бер җөмлә җанымның астын-өскә китерде: «Зато ирең белән күрешә алдың...» – диләр. Бу сүзләрдә нинди генә хисләр юк – шатлык та, сагыну да, сызлану да... Бу сүзләрне һәр көн үлемнең күзенә караган, «иртәгә» дигән сүз алар өчен гарантия түгел, ә бары өмет кенә булган кешеләр әйтә. Якын кешеңне күрү, кочагыңа алу, исән икәнен белү алар өчен дөньядагы иң зур бәхет хәзер…

Беләсезме, безнең һәркайсыбыз нәрсә турында хыяллана? Бер гамьсез кызчык буласы иде. Бу авыр тартмаларны ташыйсы булмасын, ир-атлар гына күтәрә алырдай йөкне ташырга туры килмәсен иде. Ир канаты астында гына яраткан иркә хатын булып яшисе иде. Тик... әлегә бу мөмкин түгел. Язмыш менә безне сайлаган. Бирешергә мең сәбәп булганда да караңгы тоннельнең башында яктылык кабына. Ольга, Гөлзирә, Алсу, Гүзәлләр һәм башка меңләгән волонтерлар кабыза аны.

Фотолар: Юлия Калинина һәм шәхси архивтан.
 

Теги: волонтерлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар