Габдерәхим хатынының соңгы сүзенә әллә ни әһәмият бирмәде. Миңзифа салган кара костюмның шул ук кичтә үзенә кирәк булып куясын, иң кызыгы, нәкъ менә шул костюм аркасында беренче киченең бөтенләй башкача узасын белми иде әле ул...
Санаторий маҗараларыСоңгы вакытларда Миңзифа иренә гел бер сүзне кабатлый башлады: «Сиңа ял кирәк. Заводтан арып кайтасың, аякларың авырта, грыжаң да сиздерә. Болай йөрсәң, урынга калуың бар».
Башта Габдерәхим хатынының сүзләренә көлеп кенә карый иде. Аның өчен ял дигән нәрсә эштән кайткач диванга сузылып ятып телевизор карау, якшәмбе көнне бераз озаграк йоклау иде. Ә болай бөтенләй таныш булмаган кешеләр арасына барып, атналар буе санаторийда яшәү ирнең башына да кереп карамады.
– Нәрсәсе белән арыганмын мин? – дип каршы төшә хатынына Габдерәхим. – Эшкә йөрим, өйгә кайтам. Аллага шөкер, аякларым йөреп тора. Кәерәеп китсәм, санаторийга да барырбыз, хастаханәгә дә кереп ятарбыз.
– Юк-бар сүзләр сөйләп утырма. Аякларың йөргәнгә генә кеше сәламәт буламыни? Синең йөзеңә карасаң, әйтерсең лә өч смена эшләп кайткансың.
Миңзифа белән сүз көрәштерүнең файдасы юклыгын ире яхшы белә иде. Хатыны берәр нәрсәгә чынлап тотынса, аны туктатып калу җиңел эш түгел. Сүз көрәштереп, бер-ике сүз әйтеп карарга була, әмма ахыр чиктә барыбер Миңзифа әйткәнчә булачак.
Бер кичне Миңзифа тагын санаторий турында сүз кузгатты.
– Сиңа ял кирәк. Отпуск вакыты җитеп килә, ә син ялны планлаштырмагансың.
– Ярар, – диде Габдерәхим. – Миннән туйдың бугай. Кайсы санаторийга барыйм?
– Мин путёвка алып куйдым инде.
Габдерәхимнең гаҗәпләнүдән кашлары өскә сикерде.
– Ничек инде заказ бирдең? Минем белән килештермичә?
Миңзифа өстәл өстендә яткан конвертны алды да иренә сузды.
– Менә, ал. Путёвкаң.
Габдерәхим конвертны кулына алды, әйләндереп-әйләндереп карады.
– Нәрсә бу?
– Нәрсә булсын, санаторийга путёвка.
– Санаторийга?
– Әйе, санаторийга. Унбиш көнгә. Синең исемгә акчасын түләп куйдым. Паспортың белән барып урнашасың да, дәваланасың.
Габдерәхим конвертны ачып, кәгазьне чыгарды. Анда аның исем-фамилиясе, санаторийның исеме, кайчан барып урнашырга, кайчан кайтырга кирәклеге язылган иде. Ул кәгазьгә текәлеп карап торды да, башын күтәреп, хатынына аптырашлы караш ташлады.
– Син моны кайчан алып куйдың? Нигә минем белән килештермәдең?
Иренең бу соравын көткәндәй, Миңзифа тыныч кына утыра бирде.
– Синең белән сөйләшеп торсам, әле дә «барыргамы – юкмы» дип уйлап утырыр идең. Шуңа күрә барысын да үзем эшләдем.
– Ә бәлки минем барасым килмидер? Нигә акча туздырасың?
Миңзифа кашын гына уйнатты.
– Акча дип үлеп китмә. Кассаңда җыйган акчаң, җан тәслим кылсаң, ике җеназа уздырырлык.
Габдерәхим хатынына карап авызын ачып торды да кулындагы кәгазьгә төбәлде. Миңзифаның холкын яхшы белә. Хатыны усал аның. Үз сүзендә тора белә. Берәр эшкә керешкән икән, ахырына хәтле башкара, уеннан кайтмый.
– Анда барып нишлим соң? – диде Габдерәхим.
– Нишлисең? Ял итәсең.
– Ничек итеп?
– Кеше кебек. Барасың, урнашасың, табибка күренәсең, ашыйсың, йөрисең, йоклыйсың. Кеше төсле яшәп кайтасың.
– Унбиш көн бит ул.
– Әйе, унбиш көн. Календарьны саный беләсең бит.
– Күп түгелме?
Миңзифа чәй кашыгын өстәлгә куйды да иренә туры карады.
– Габдерәхим, тыңла әле. Синең белән күптән сөйләшәм мин бу турыда. «Вакыт юк», «эш бар», «акча әрәм», «өйдә дә ял итеп була» – барысын да ишеттем инде. Өйдәге ялны да беләбез. Эштән кайтасың да ашыйсың, телевизор карыйсың, аннары йокларга ятасың. Шуны ял дип йөрисең. Габдерәхим каршы сүз әйтергә җыенган иде, Миңзифа аңа күтәрелеп карады.
– Юк, тыңлап бетер. Мин сөйләп бетермәдем әле.
Ир тынып калды.
– Синең соңгы вакытта кәефең дә юк, йокың да рәтле түгел, гел сукранасың. Ә табибка барырга вакыт тапмыйсың. Менә хәзер барысы да әзер. Путёвкасы алынган, акчасы түләнгән, көне билгеләнгән. Хәзер санаторийга карта гына ясатасы кала.
Габдерәхим хатынына карап торды да, ирен читеннән елмаеп куйды.
– Син инде минем өчен бөтенесен хәл иткәнсең икән.
– Әлбәттә. Син үзеңә-үзең хәл итә торган булсаң, әле биш елдан да бармас идең. Минсез генә рәхәтләнеп ял итеп кайт. Инде бергә йоклый да алмыйбыз. Синең гырылдаганыңны тыңлап, үзем йокысызлыктан интегәм. Ир белән хатынга аерым яшәп карарга кушалар илле биштән соң. Бераз сагынышыйк, бәлки, мәхәббәт хисләре кабынып китәр, яшь чаклардагы кебек.
Габдерәхим дәшмәде. Миңзифаның сүзендә хаклык бар иде. Чыннан да ул үзенә ялны сирәк таба торган кеше. Эш, өй мәшәкате, бакча, кышлык хәстәре – берсе бетсә, икенчесе башлана. Еллар шулай сизелми генә үтеп китә.
– Ярар инде, – диде ул ахыр чиктә. – Барам.
– Менә, молодец!
Санаторийга дигән картаны бер көн эчендә ясатып алдылар. Поликлиника табибы Василий Иванович Габдерәхимнең шәхси карточкасын актарды да, актарды да кирәкле авыруларын язып, печать сугып, кулларына тоттырды.
– Электросон, массаж, грязелечение обязательно кирәк. Иң мөһиме – тәмле ашагыз, бассейнда йөзегез. Бар авырулар да нервыдан, – диде ул.
Санаторийга бару көне алдыннан Миңзифа иренең әйберләрен үзе җыйды. Өч күлмәк, ике чалбар, эчке кием, спорт костюмы, өч пар носки, кырыну әйберләре – барысын да барлап, берәм-берәм урнаштырды. Габдерәхим, хатынының чемодан тутырганын карап торды да, мыгырданып куйды:
– Мин санаторийга сәламәтлекне ныгытырга барам, мәҗлескә түгел.
– Белмим. Әмма синең кулыңда берәр яхшы кием булсын. Ир кеше бөтенләй сәләмә йөрергә тиеш түгел.
– Мин сәләмә йөрмим.
– Беләм. Шуңа салам. Анда кызлар да була. Матур бул!
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк