Логотип
Күңелеңә җыйма

Сабырлык чиге 3

   Авыр уйлардан күз алларым караңгыланып киткәндәй булды, йөрәгем чабыш аты шикелле сикерә башлады. «Әллә тагын аңымны югалтам  инде», – дигән уй башымнан яшен тизлегендә узып китте... 

 

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sabyrlyk-chige

http://syuyumbike.ru/news/proza/sabyrlyk-chige-2

 

(«Исерек ир, усал кайнана»ның дәвамы)                                           

   Авыр уйлардан күз алларым караңгыланып киткәндәй булды, йөрәгем чабыш аты шикелле сикерә башлады. «Әллә тагын аңымны югалтам  инде», дигән уй башымнан яшен тизлегендә узып китте. 
    Минем халәтемне күзәтеп торган авыл фельдшеры Саибә апа утырган җиреннән сикереп торды да, сумкасыннан кечкенә генә пыяла шешә тартып чыгарды. Тиз генә капкачын борып алды да мамык кисәгенә шешәдән сыекча агызып борыныма тигезде. Бер мизгелдә ачы спирт исе миемә килеп бәрелгән шикелле булды. Бу зәһәр ис тамак төбенә хәтле үтеп, укшыта башлады. Томалана барган аңым бер мизгелдә чынбарлыкка кайтты. Хәрәкәткә килгән сурәтләр  дә эреп югалды. «Аңлашылды...» – дип әйтеп куйды үз алдына Саибә апа. Яңагыма учын куйды. Ана баласын иркәләгән кебек, чәчләремнән сыйпады. Саибә ападан килгән җылылык миңа да күчте, тәнемдә җиңеллек, җанымда рәхәтлек тойдым. 
    Күзләремнән кабат яшь тамчылары атылып чыгып битем буйлап аска тәгәрәде. Учларымны  йодрыкка кысып, битем буйлап аккан яшьләрне сөрттем. Табиб кулыма йомшак ак тастымал тоттырды. Мин әйтерсең бер мизгелдә сабый балага әверелдем. Йөрәгемә кайнар төен булып утырган, озак еллар җыелып килгән авыр хәсрәт бер мизгелдә шартлады кебек. Тәндәге шеш шартласа, кан ага, ә минем күземнән кан урынына кайнар яшь атылды. Рәхәтләнеп еладым. Биш минутлап үксегәнмендер, аннары ничектер җиңел булып китте, тынычланып калдым. Саибә апа  мине юатмады, бары башын аска иеп янымда утырды. Мин тастымалны кулымда бөтерә-бөтерә,  булып узган хәлне яшь аралаш сөйләп бирдем. Саескан Сәриясенең килүен, нәрсәләр әйткәнен...  Авыл фельдшеры  мине тын да алмый тыңлап утырды. 
  Хәзер аңлыйм: ул вакытта Саибә апа мине дару белән түгел, күңел халәте белән дәвалаган. Эчемне бушатырга, Саескан Сәриясе калдырып киткән негатив энергиядән котылырга мөмкинлек биргән.
   Мин тынычланып калгач кына Саибә апа аналарча йомшак тавыш белән үз фикерен җиткерде. Психолог кебек йөрәгемә үтеп керердәй сүзләр тапты. Үз күзләрең белән күрмәгән, дәлиле булмаган сүзләргә кемнеңдер әйткәне буенча гына ышанырга ярамаганын аңлатты. Үз-үземне яратырга кушты. Саибә апа ул көнне янымда озак утырды. Ул киткәндә мин тынычлап калган идем. 
    Аңымны югалтып егылган көнне ирем эшеннән иртәрәк, сәгать кичке дүртләр тирәсендә кайтып керде. Ике кулында ике зур пакет. Өйгә килеп керешкә кухняга узды, пакетыннан ризыкларны чыгарып өстәлгә тезде. Гранат согы, җимешләр, виноград, мармеладка хәтле алып кайткан: «Хатын, сиңа тәмле ашарга кирәк. Мин кибеттән иң тәмлеләрен генә сатып алдым. Син үзеңне сакла инде», – дип сөйләнә-сөйләнә бушатты пакетын. Башка көннәрдә кырыс булган иремне алыштырып куйганнар диярсең! Күзләремә туры карамый, башын аска игән. Үзен гаепле эш эшләп тотылган малай итеп тота...
    Авылда «чыбыксыз телефон» яхшы эшли бит, бер урамда булган хәл икенчесенә яшен тизлегендә барып ирешә. Өебезгә Саескан Сәриясе кергәнен, аңымны югалтып егылганымны, фельдшер килгәнен  озын колаклар тиз арада иремә дә ирештергәннәр. 
   Рафисны эшеннән һәрвакыт якты йөз белән  каршы ала идем, бүген  борылып та карыйсым килмәде. Сүзне үзе башлады: «Раушания, минем бервакытта да сиңа хыянәт иткәнем юк. Минем эшем бик авыр, гаиләм ач булмасын дип тырышам, тир түгәм. Саескан Сәриясе нәрсә сөйләмәс, аның бөтен эше авыл буенча гайбәт җыеп йөрү. Ярар, очрасын гына, башын бәреп ярам әле ул хатынның. Син, хатын, давай, нервыланып, малаема зыян итә күрмә!» Чалбар кесәсеннән кәгазь акча чыгарып халат кесәмә салды: «Уңайсызланып торма, җаның теләгәнне сатып алып аша. Мин бит акчаны, Аллага шөкер,  эшләп торам», – диде.  
   Минем урында булган башка хатыннар үз сүзләрен әйтми калмас: тавыш күтәрерләр, скандал куптарырлар иде. Горурраклары озак уйлап тормыйча балаларын ияртеп аерылып та китәр иде. Ә мин дәшмәдем. Күңелемдә бушлык, битарафлык барлыкка килде. Саибә апа сөйләгәннәр башымда кабат-кабат яңгырады: «Беренче чиратта туасы балаңны уйла. Син тыныч булсаң, балаң да сау-сәламәт дөньяга килер». 
  Кояш баеп йокларга яткач, ике кулымны эчемә куеп озак борсаландым. Күземә йокы кермәде. борчуларым туасы балама да күчкән иде, ахрысы: үзен бик тынгысыз тотты, аяклары белән озак тибенеп ятты. «И Аллаhым, балам гына минем язмышымны кабатламасын, бәхетле булып тусын», – дип теләп яттым.  Янымда ирем дөньясын онытып гырлап йоклый, аның тавышыннан өй бүрәнәләре селкенә шикелле тоелды миңа. 
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sabyrlyk-chige-4http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sabyrlyk-chige-4)


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар