Логотип
Күңелеңә җыйма

Сабырлык чиге

«Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте», дәвамы

                                              
(«Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте». Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-11

– Аңыңа килдеңме, балакаем?  
 Әниләрчә йомшак басынкы тавыш мине кабаттан дөньяга кайтарды бугай. Күзләремне ачтым. Мин өйдә, үз ятагымда йомшак мендәргә башымны куеп ятканмын. Нинди тавыш соң бу?  Ә-ә... Авылыбыз  фельдшеры Саибә апа тавышы икән.  
   Янымдагы агач утыргычта ак халатлы Саибә апа утырган. Һушыма килгәнемне күргән табибә елмаеп куйды. Кулымны алып пульсымны тикшерде, учын маңгаема куйды, күзләремә төбәп карады да кабаттан эндәште:
– Балакаем, куркырлык бер әйбер дә юк бит. Бераз нервланып кына киткәнсең. 
Мендәремнән башымны күтәрергә теләп, талпынып куйдым. Ләкин гәүдәм тыңламады, хәлем юк... 
   Авыл фельдшеры ягымлы тавышы белән мине тынычландыруын дәвам итте:
 – Башыңны күтәрмә әле, сиңа ял кирәк. Йөкле хатыннарга борчылырга ярамый. Балаңны уйла. «Үлә, үлә», – дип шуның хәтле урам ярып кычкырдылар, йөрәгем атылып чыгып китә дип торам. 30 ел фельдшер булып эшләп, нинди генә хәлләр күрмәдем бит мин. Бүген үз гомеремдә беренче тапкыр курыктым, котым очты. Сумкамны алып, өегезгә  ничек килеп җиткәнемне дә хәтерләмим. Без бит сезнең өчен башыбыз белән җавап бирәбез. Куркырлык берни юк, нәрсәгәдер борчылгансың, шул гына...  Белеп тор: бөтен авыру нервыдан килә. Йөкле вакытта үзеңне сакларга кирәк. Эш беркайчан бетми ул, үлгәннән соң да өч көнлек эш кала, диләр.  Ял кирәк сиңа, ял. Ирең белән сөйләшәм әле. Чаллы ягында бик яхшы санаторий бар, алып барсын, анда көмәнлеләр өчен махсус программа эшли, бассейннары да, ризыгы да бик килешле. 
   Саибә апа сөйләгәндә  хәтеремдә  саесан Сәриясе белән очрашу яңарды. Авылның атаклы гайбәтчесе  кап-кара күзләре белән карчыгадай минем күзләремә текәлгән. Колагымда хатынның әйткән сүзләре кабаттан яңгырады сыман: «Ирең гулять итә бит синең, гулять итә!»
– Нинди санаторий турында сөйлисең син,  Саибә апа, нинди ял? – дип, сүзен бүлдем. – Миңа  ирем хыянәт итә!  Мин аны күралмыйм, күралмыйм!
Дулкынланудан маңгаема тир бәреп чыкканын тойдым,  җилкәләрем калтырый башлады.  Мин үзем балачактан сабыр холыклы булып үскән кеше. Шукланган вакытларыбызда әтинең кулына каеш алган чаклары да булды. Арт якка берничә тапкыр эләктереп алган чакларын да хетерлим. Анда да елап, үпкә саклап ятмый идек, күздән атылып чыккан күз яшен күлмәк итәге белән сөртеп ала идек тә кабат урамга  чыгып чаба идек. 
   Әби безне сабыр булу – хатын-кыз өчен иң асыл сыйфат дип үстерде.  Дәү әнием бездән аерым үз йорты белән яши иде. Без, оныклар, аның янына еш бара идек. Идәннәрен юабыз, ашарга пешерәбез. Әбием авырып китеп, үлем түшәгендә ятканда мин 9 нчы сыйныфта укый идем.  Шулай туры килде: ул җан биргәндә янында берүзем идем. Кулларымнан тотып, соңгы сүзләрен әйтте ул миңа: «Риза-бәхил булыгыз, балаларым, – диде. – Кызым тормышта нинди хәл булмас, сабырлыгыңны югалтма. Аллаhы Тәгалә сабырларны ярата». 
Хәзер үзем өлкән яшьтәге кеше: әбиемнең соңгы сүзләрен искә төшерәм дә уйланып куям. Әллә дәү әнием алдагы тормышымны алдан ук сизгән микән? Нигә сабырлык турында әйткән ул? Димәк, мине Аллаhы Тәгалә сабырлык белән сынаган. Тормышымны да баллы, шикәрле итмәгән. Ләкин сабырның ачуы яман дигәндәй, сабырлыкның да чиге була бит.  Көмәнле хатыннар болай да тиз кызып китүчән, аларның күңелләре бик  уалучан. Икенче баламны көткәндә, тиктомалдан күңелем тулып, үкси-үкси елый идем. Телевизордан яңалыкларны да карый алмыйм. Үтереш-суеш турында хәбәр ишетелсә, күзләрем дымлана, борчыла башлыйм. 
Саескан Сәриясе белән очрашу минем өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Гайбәт сүзе җиткерү өчен нинди уйлар белән көмәнле хатын яшәгән йортка аяк баскан ул? Йөрәге таш микән әллә? Бәлки, андый кешеләрне көнләшү йөртәдер? Кеше бәхете өчен көнләшү... Уйлап карасаң, үзе дә  бәхетсез хатын бит ул. Картаймыш көнендә иләктән иләккә, чиләктән чиләккә сүз ташып яши. Аллаhы Тәгалә аңа хатын-кыз бәхете бирмәгән. Яшь вакытта Сәрия апа бик чибәр булган, дип сөйлиләр. Ул үзенең матурлыгыннан бик оста файдаланган. Очрашып йөрүче егетләре күп булган. Ир-атлар чибәркәйнең артыннан йөриләр дә берничә айдан ташлап китәләр  икән. Ә Сәрия апаның кияүгә чыгасы бик килгән. Күрше авылдагы бер егет кулын сорап килгәч, кыз үзе генә түгел, әти-әнисе дә бик шатланган. Матур гына никахлары узган, кода-кодагыйлар бүләкләр бирешкән. Мәҗлестән соң яшь кияү хатынын үз авылларына алып киткән. Кәләшнең әти-әнисе яшь парны шатлык яшьләре белән озатып калган. Ләкин сөенечләре генә озакка бармаган. Икенче көнне сюрприз көткән аларны. Иртән иртүк кияү кеше  хатынын ат арбасына утыртып  яңадан килеп җиткән. Никах мәҗлесеннән калган токмачлы ашны җылытып ашаганнар, тирләп-пешеп җимешле чәй эчкәннәр. Бераз утыргач, Сәрия апаның яңа гына табадан төшкән ире кайтырга кузгалган. Аптырап калган ата-анага кияү соңгы сүзен өздереп  әйткән: «Әби, бабай. Мине каргамагыз, кызыгыз мине алдады. Кыз булмаганын яшереп кияүгә чыккан. Миңа гыйффәтен югалткан ялганчы хатын кирәкми», – дигән. Сәриянең әти-әниләре авыз ачып сүз әйтә алмый торганда, кияү җәһәт кенә арбага сикереп менеп утырган да: «Йә, хайван, киттек! Һау, һау», – дип, тузан туздырып авылына кайтып та киткән.  Артыннан кара тузан гына күтәрелеп калган.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/sabyrlyk-chige-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар