Логотип
Проза

Сабырлык чиге 2 

Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...

(«Исерек ир, усал кайнана»ның дәвамы) 

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sabyrlyk-chige

Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит. Ире ташлап калдырган яшь хатын авылда таралган гайбәттән куркып, берничә ай буе өеннән чыкмый ята. Ләкин без капчыкта озак ятмый, диләр. Көн артыннан көн уза, Сәриянең корсагы кабара башлый. Хатынын ташлап киткән ир усал булса да, бик дәртле булып чыккан. Бер төн эчендә Сәрияне балага уздырган да куйган! Нишләргә? Аборт ясатыр идең, никахлы иреннән көмәнле. Бала таптыртыр идең, әтиле килеш ятим үсәчәк. Авыл балалары: «Атаң кая?» – дип күз дә ачтырмаслар. 
Озак кына уйлагач, Сәриянең әти-әнисе кызларын ташлап качкан ирне кире чакырып кайтарырга карар кыла. Машина яллап күрше авылга чыгып китәләр. Ләкин барулары гына бушка булып чыга. Кияү хатыны турында ишетергә дә теләми. Алай гынамы, өйдә кунакларны яшь хатын каршы ала. Усал мишәр егете Сәрия белән уздырган зөфаф төненнән соң авылына кайтып, башка кызга тәкъдим ясый. Тегесе дә каршы килми, төенчеген кыстыра да шул ук көнне килен булып төшә. Мәчеттән мулла чакырып, тизрәк никах укыталар да ир белән хатын булып түшәккә яталар. 
Сәриянең әти-әнисе озак баш ватканнан соң баланы таптырырга кирәк дигән бер фикергә килә. Ни дисәң дә, никахлы ирдән туган бала бит. Тик менә яшьләрнең загска гына барып җитә алмавы эчләрен пошыра. Ир нефтянниклар янында эшли, акчаны көрәп ала. Тик менә загс булмагач, алиментка да биреп булмый. Элек бит ДНК уздыру дигән нәрсә юк иде. Бәхет елмайган булса, яхшы гына алимент акчасы да килеп торыр иде югыйсә! Ләкин язмыштан узып булмый, Ходай язганы –  шул дип тынычланалар. Нәкъ тугыз айдан соң тач әнисенә охшаган кап-кара күзле кыз дөньяга аваз сала. 
Мин Сәрия апаның кызы Регина белән белән бер класста укыдым. Укуы да ташка үлчим булды, «икеле» алса да шаркылдап көлә торган бик сәер кыз иде ул. Егетләрне бик яратты. Теленә, халык әйтмешли, «шайтан төкергән», әнисенә охшап бик сүз йөртүчән булып чыкты... 
Мин Регинадан читтәрәк йөрергә тырыштым. Аллаh сакласын, аның зәhәр теленә эләксәң, «мало не покажется». Регинаның яшь вакыттан ук иремә гашыйк булып йөргәнен белә идем. Аңа мәхәббәт хатлары да язгалаган, дип сөйләделәр. Ләкин Рафис Регинага борылып та карамады, мине сайлады. Хәзер башыма төрле уйлар килә. Бәлки, әнисе ул вакытта кызы өчен үч алгандыр? Ирем бит бик коры, усал булды. Җәйге төннәрнең берсендә Регина Рафисны урамда сагалап торып, печәнлектә мәхәббәт белән шөгыльләнергә тәкъдим ясаган. Ләкин Рафисның мине өзелеп яратып йөргән чагы. Ул җилбәзәк кызның тозагына капмаган, алай гынамы – авыр сүзләр әйткән, зиначы дип атаган. Кыз күз яшьләре белән өенә кайтып киткән. 
Регина гомер буе авылда кибеттә сатучы булып эшләде. Егетләрне перчатка кебек алыштырып торса да, әнисе язмышын кабатлады. Кочып-үбеп йөрүчеләр Регинаны хатын итеп алырга теләмәде. Авыл халкы бит узган хәлләрне онытмый. Беркем дә улын гайбәтче данын яулаган Сәрия кызына өйләндерәсе килмәгәндер. Аллаh сакласын, киленең йөремсәк булса, оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең. Күз кысуга итәген күтәрергә әзер торган кызлар белән төн уздырырга гына була. Өйләнәм дигәннәргә тәртипле, эшкә уңган гыйффәтле кызлар кирәк. Менә шуңадыр, Сәрия апаның кызы яшь вакытында кияүгә чыга алмады. 40 тан узгач, Үзбәкстаннан күчеп кайткан бер качакны йортка кертте. Бәхет елмайды үзенә. Гобилжон Регинадан 15 яшькә олы булса да, эшкә бик оста булып чыкты. Иң беренче итеп ишелергә торган йортны рәткә китерде, бакчаларын яңа койма белән әйләндереп алды. Ат арбасы белән тирес ташып, буш яткан бакчаны гөлбакча итте. Хәзер шунда карбыз, кавын үстереп яталар. Регина эшләпәсен кырын салып кызынып ятканда, Гобилжон китмән белән бакчада кайнашып йөри. Һич көтмәгәндә ир рәхәте татыган Регина авылдашлары каршында үзен бик тәкәббер тота. Җилкәсенә сары дерматин сумкасын аса да кәс-кәс атлап авыл урамы буенча китә. Өстендә үзбәк хатыннары кия торган шәмәхә бәрхет күлмәк, чигелгән камзул. Чәчәкле яулыгын кысып бәйләгән. Кап-кара күзле, кояшта янган битле Регинаны чын үзбәк хатыныннан аерып та булмый. Гобилжонын култыклап, очраган классташларын да күрмәмешкә салышып узып китә. Сабантуй көннәрендә ирен култыклап мәйданны ун тапкыр әйләнә дип сөйлиләр. Үзбәк хатыннары дин тота бит. Регина да, иренә ярарга тырышып, авыл мәдрәсәсенә йөри башлаган. Ире белән янәшә басып намаз укый, диләр. Коръән ашларында абыстайлар cөйләгәнен елый-елый тыңлый икән. Үлгәч, җавап тотасын белеп яшь агызадыр инде. 
Мин Регина өчен шатланам. Гобилжонын очратмаган булса, нинди киләчәк көтәр иде аны?

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар