Логотип
Күңелеңә җыйма

Сабырлык чиге 4

Хәлләрем белән танышып барган укучылар мине җебегәнлектә, мескенлектә гаепләр инде. Кайсылары: «Бу Раушания мазахист. Исерек, явыз ирне ташлап китәргә теләмәгән, үзен издереп яшәгән», – дип әйтер. Бәлки, алар хаклыдыр...

(«Исерек ир, усал кайнана»ның дәвамы) 

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sabyrlyk-chige

                           http://syuyumbike.ru/news/proza/sabyrlyk-chige-2

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sabyrlyk-chige-3


Хәлләрем белән танышып барган укучылар мине җебегәнлектә, мескенлектә гаепләр инде. Кайсылары: «Бу Раушания – мазохист. Исерек, явыз ирне ташлап китәргә теләмәгән, үзен издереп яшәгән», – дип әйтер. Бәлки, алар хаклыдыр... Ни өчен мин түзеп яшәдем? Мин бу сорауга хәзер, ничә ел узгач та ачык кына җавап бирә алмыйм. Әйе, сабыр булдым, ирем каршында башымны иеп яшәдем. Андый хатыннар, кем баласы булуына, милләтенә карамастан, ил тулы иде бит. Совет чорында иреңнән аерылып китү җәмгыятьтә хупланмый иде. Хәзер генә ул демократия: ирләре кырын караса, хатыннар пыр туза, ридикюльләрен тоталар да, балаларын күтәреп чыгып та китәләр. Аннары атасыз үсүче балалар дөньяны баса. 
Бер-ике ел элек күрше авылда шундый хәл булды: Руфинә исемле хатын гомер иткән ирен, өч баласын ташлап, Чаллыга сөяркәсе янына яшәргә чыгып китте. Бу хатынның ире бик йомшак адәм булган: Руфинәнең сүзеннән чыкмаган, башын иеп яшәгән. Хатын гаиләдә ир ролен башкарган: атны да үзе җиккән, абзардагы тиресне дә чыгарган, кыш көннәрендә көрәк белән кар да көрәгән. Авыл ирләре Руфинә белән очрашканда кул биреп күрешә торган булганнар, аңа хатын-кыз итеп карамаганнар. Алай гынамы, Руфинә ир-атлар белән бергә тәмәке көйрәтә торган булган. Кигән киемнәре дә ирләрчә: аягында кирза итек, сырган чалбар, свитердан йөргән. Үзе бик дәртле булган, ел саен бала алып кайткан. Яшәгән өйләре бик иске, мунча кебек кенә: шифер түбә каралып, тузып беткән. Яңгыр яуса, өй түбәсеннән су үткән. Бу гаиләнең өченче баласы 7 нче сыйныфта укыган вакытта Руфинә кинәт үзгәреп куйган: кичләрен, киенеп-ясанып, каядыр чыгып югала башлаган. Кайвакыт берәр атна да кайтмый икән. Башка районнардан өй салырга килгән балта осталары, юл төзүчеләр белән кәеф-сафа корып йөри дигән сүзләр таралган авылда. Бу дөрес булдымы-юкмы, мин шәм тотмадым. Башта ире дә, күршеләре дә пошаманга калган: хәтта авыл участковыена дә хәбәр иткәннәр. Милиция Руфинәнең эзенә тиз төшкән: хатынны кыр уртасында торган нефтяниклар будкасында кәеф-сафа корып яткан җиреннән табып алып кайтканнар. Авыл советына чакырып нотык укыганнар, аңлатма яздырып алганнар. Башка алай йөрмәскә, тәртипле булырга вәгъдә биргән хатын. Ләкин бер азгынлык чиге йокса, үзгәрми хатын-кыз: яз айларында бөтенләй югалган Руфинә. Ире көн саен башына кепкасын батырып киеп, автобус тукталышына килеп баса: хатынының кайтуын көтә. Килеп туктаган автобустан соңгы пассажир чыгып беткәнче күзәтеп тора. Ләкин халык арасында Руфинә генә күренми... Кеше таралып беткәнче басып тора Габдулла... Аннары акрын гына атлап, башын иеп өенә таба кузгала. Үзе: «Кайтсын гына, бусагадан да кертмим, балаларны да күрсәтмим», – дип кабатлый икән. Ләкин йөрәкне тыңлатып булмый шул, Габдулланың хатынын яратуын, өзелеп көткәнен моңсу күзләре үк сөйләп торган. Авылдашлары Руфинәне Чаллы базарында күргәннәр: киенгән-ясанган, үзе бер ирне култыклап бара икән. 
Руфинә авылга ярты еллап вакыт узгач кына кайтып төшкән. Аны танып та булмый: ирдәүкә хатыннан көяз ханымга әйләнгән дә куйган! Кепкасын салып аткан, чәчен кистереп, сарыга буяткан, үкчәле туфли киеп җибәргән, чалбарын да күлмәккә алыштырган. Ирененә кып-кызыл помада серткән. Кулында зур сумка: балаларына күчтәнәчләр, киемнәр алып кайткан. Руфинәнең кайтуын ишеткән авыл халкы хәбәр ишетергә теләп кибет янына җыелган. Бөтенесен бер сорау борчый икән: нәрсә булган? Баксаң, Руфинә Назыйм исемле КамАЗ машинасында эшләүче аерылган ир белән яшәп ята икән. Күчтәнәчләр төяп, балаларының хәлен белергә генә кайткан! Үзе хәзерге тормышыннан бик канәгать: Назыймы акчаны көрәп ала, ди. Руфинәсенең күзенә генә карап тора икән, зарплатасын алуга Руфинәнең кулына тоттыра. Хатын рәхәткә тиенгән: балаларын да, җебегән ирен дә оныткан. Бер-ике ай яңа ир куенында яткач, балаларын сагына башлаган. Базарга барып киемнәр, күчтәнәчләр җыйган да авылга кунакка кайтырга булган. Берни булмагандай, капканы ачып кергән, Габдулла белән «Сәлам» дип кенә исәнләшкән. Ире хатынын күргәч авызын ачып сүз әйтә алмаган, чаршау артына кереп поскан. Сумкасыннан чыккан күчтәнәчләрне күргәч, балалары да әниләрен тиз гафу иткән. Хатын мунча яккан, балаларына ашарга пешергән дә икенче көнне иртәнге автобуска утырып Чаллысына чыгып киткән. Шулай итеп, Руфинә аена ике тапкыр балалары янына кунакка кайтып йөри, ирен бар дип тә белми. Менә нинди хәлләр очрый тормышта!
Минем белән булган хәлләргә килгәндә, авылда үзгәрешләр булып алды: Саескан Сәрия шушы вакыйгадан соң авылдан китеп югалды. Икенче көнне иртәнге алтыда бу хатынны тукталышта чемодан тотып автобус көтеп торганын күргәннәр. «Чирмешәнгә киттем. Туганым авырый, карашырга барам», – дигән ул кызыксынган авылдашларга. Үз гомерендә басу капкасын да атлап чыкмаган Сәрия апаның Чирмешәнгә үк китеп баруын ишетү миңа сәер тоелды. Мин иремнән шикләндем. Рафиснең ачуыннан куркып, авылда куерган гайбәтләр тынганчы дип качканлыгын аңладым... Ярый, Сәрия апа исән-сау килеш китеп барган. Кызу канлы иремнең кулына эләксә, киселгән телен кулына тотып каласы иде бит. Юкка гына халыкта «гайбәтнең ахыры хәерле булмый», дип әйтмиләр...
Сәер хәлләр моның белән генә бетмәде әле. Шул ук автобуска Чаллыдын аерылып кайткан «йөремсәк» кушаматлы Рәйсә дә авыр зур сумкасын күтәреп кереп утырган, диделәр. «Кая барасың?» – дип сораучыларга ул Чаллыга китүен әйткән: «Шуның хәтле яхшы эш таптым, акчасы да күп, общагасы да булачак», – дип мактанган. 
Юкка гына иремнең сугыш чукмары димәгәннәрдер авылда. Шикләнүләрем урынсыз булмаган. Рафис пыр туздырган хатыннарны. Ирем ул көнне эштән кайтышлый Саескан Сәриясе торган йортка килеп кергән. Хатын күз яшьләрен агызы-агыза сериал карап, кухняда бәрәңге кабыгы әрчеп утырган булган. «Ишекне Рафис тибеп кенә ачты, ишек уртага ярыла дип торам. Куркуымнан кычкырып җибәрдем, кулымнан бәрәңгем төшеп китеп идәнгә тәгәрәде. Рафис чәчләремне урап тотты да, кулымнан пычагымны тартып алды. Мин катып калдым: «Рафис, бәгырькәем, җанымны алырга килдеңне? Ходай хакы өчен үтермә, җанымны алма, дип кычкырып еладым», – дип сөйләгән ул кайнанама. Ирем Саескан Сәриясенә авылдан югалырга 24 сәгать вакыт биргән. «Күземә күренсәң, телеңне кисәм», – дип янаган. 
Саескан Сәриясе Чирмешән якларында ике айдан артык торып кайтты. Шул вакыйгадан соң гайбәт сөйләп йөрүен ташлады ул. Кешеләр белән очрашкач та артык сүзгә кереп тормый, тизрәк китү ягын карый икән. Бу хәлнең ахыры хәерле булды, үзе өчен бик зур сабак алган гайбәтче хатын. 
(Дәвамы бар.)


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышта нинди хэллэр очрамый! Рэхмэт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фагилэ, яхшы язасын, рэхмэт яусын!

      Хәзер укыйлар