2022 ел илебез өчен дә, халкыбыз өчен дә шактый катлаулы, четерекле булды. Шулай да Яңа елны зур өметләр, яхшылыкка ышаныч, күңел күтәренкелеге белән каршы алырга кирәк. Төшенкелектән котылып, бәйрәм кәефен арттырасыгыз киләме? Балалар һәм өлкәннәр психологы, гештальт-терапевт Гүзәл ХИСМӘТУЛЛИНА күңелләргә бәйрәм рухы өрер өчен нишләргә икәнен сөйләде.