«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән халык мәкале бу гаиләгә аеруча нык туры килә. Әңгәмә барышында ир белән хатын сайлаган тәрбияви алымның да шушы фәлсәфәгә корылганына кат-кат инандым. Сүзем Алабуга шәһәрендә гомер итүче шәхси эшмәкәр, татар мунчалары комплексы, «Батыр» фитнес үзәге булдырган, хәйриячелек эшенә зур игътибар бирүче депутат һәм тугыз бала әтисе Нурислам әфәнде Кадыйров белән Рания ханым гаиләсе турында. Алар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесенең Яр Чаллы зона турында катнаштылар, финалга уздылар. Кадыйровлар гаиләсе сәхнәгә тулы составта чыгып баскач, залда «тугыз баласы да бер хатыннанмы» дип кызыксынучылар да табылды. Бу мәсьәләдә Нурислам әфәнденең фикере катгый: «Шәригать кануннары буенча мөселман ирләренә берничә хатын алу рөхсәт ителә. Мин, үзең яшәгән ил кануннарын да исәпкә алырга кирәк, дип саныйм. Безнең илдә рәсми рәвештә бер генә хатын алырга ярый, ә диндә барлык хатыннарыңа да тигез шартлар тудыру фарыз», – ди эшмәкәр.